|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2019 Мәдәният
Киноклубның чираттагы утырышы фәлсәфи драмага багышлана24 октябрьдә 18: 00 сәгатьтә «Фестивальное» кафесында (Достоевский ур., 30, 2 нче кат) гадәттәгечә Киноклубның җыелышы була. Бу юлы фикер алышу өчен кинематограф жанры буларак фәлсәфи драма сайланды. Чара кысаларында катнашучыларга Андрей Беловның "Фейерверк" фильмы тәкъдим ителәчәк. Кинолентаның төп герое Иван үзенең яңа фатирына фильм өчен сценарий язарга дип килә. Әмма яңа урында хәл ителмәслек проблемалар туа. Ул сценарийны язып бетерә алачакмы? Герой бу сорауга җавап эзли...
Фильмның иҗат төркеме – режиссер, сценарист Андрей Белов, оператор Марсель Сафиуллин, баш рольне башкаручы Айрат Бейсенбаев катнашында бирелгән темага дискуссия узачак.
16+
--- |
Иң күп укылган
|