поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
21.10.2019 Җәмгыять

“Соңга калырбыз дип куркам”

Биектау районының Коркачык станциясендә яшәүче Камилә Хәйруллинаның әнисе шулай борчыла. Чит ил табиблары сораган сумманы ике ай эчендә җыеп бетереп, операциягә килмәсәләр, сабыйга ярдәм итүе авыр булачак.

Камилә – Алия белән Ирек гаиләсендә көтеп алынган бала. Тик туганда ук умырткаларының имгәнүе ачыклана. Аңа шунда ук операция ясыйлар. Ул вакытта бар да әйбәт тәмамланса да, биш елдан авыру тагын үзен сиздерә.  Умырткалыклары эчкә таба кәкрәя, баланың арка миендә бүсер барлыгы беленә. Әнә шул аякларга да зыян биреп, йөрүен дә начарлата икән, башка органнарга да зыян салырга мөмкин.
 
–  Узган ел Республика балалар клиник хастаханәсендә ике операция ясадылар. Әмма ул нәтиҗә бирмәде. Соңгысында аяклары  авырта башлады. Табаннары сызлый, хәтта бәвелен дә тота алмаска әйләнде. Сколиоз вакытында шулай була икән. Безгә хәзер тагын да катлаулырак операция ясатырга кирәк. Әгәр аны ясатмасаң, кызым йөри алмый башларга мөмкин, – дип сөйли Алия. – Гәүдәсе үсә барган саен, авыруы көчәя генә. Шуңа тизрәк бу  сызланулардан котыласы иде.
 
Авырса да, кызчык укуын ташламый. Гел “бишле”  билгеләренә генә укый икән. Районда узган барлык бәйгеләрдә катнаша. Матур итеп җырлый да. Авыруы да булмаса!..
 
– Чит ил клиникасындагы бер профессор белән сөйләштек. Ул Камиләнең терелүенә ышана. Бер операция бөтен тормышын хәл итәчәк дип ышандыра. Шуларның файдасын күргән баланың әнисе белән дә сөйләштем. Арбада утырган балалары йөреп киткән, – ди Алия.
 
Табиблар сораган сумма зур – 3 миллион сум, аны декабрь аена җыеп бетерергә кирәк. Өстәмә чыгымнар өчен тагын 500 мең сум кирәк булачак. “Бер хәйрия фонды операциягә дигән акчаны җыярга ярдәм итәчәк. Тик калган сумма да күп бит әле. Баламны бик тә терелтәсем килә. Шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдым. Безгә хәзер бик тә сезнең ярдәм кирәк. Ирем үзе генә эшләгәч, акчаны җиткерә алмыйбыз. Булышсагыз иде”, – ди Алия.

Камиләгә ярдәм итү өчен исәп-хисап счетлары
 
Сәмига Сафиуллина исемендәге Саклык банкы картасы:
 
 2202 2001 2988 4159
 
Ак барс банкындагы Сафиуллина Алия Ринат кызы исемендәге счет:
БИК: 049205805
ИНН: 1653001805
КПП: 165601001
Счет номеры: 40817810845904633196

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.10.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»