|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.06.2010 Бәйрәм
«ТАТАР-ИНФОРМ»ДА ЮБИЛЕЙ!6 июнь көнне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына 20 яшь тула. «Татар-информ» – Татарстанның сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни тормышы хакында мәгълүмат бирүче ышанычлы һәм абруйлы чыганакларның берсе. Республика күләмендәге агентлыкларның беренчесе һәм әлеге көнгә бердәнбере. Агентлыкның тарихы 1990 елның 6 июнендә КПССның өлкә комитеты бюросы карары нигезендә, ТАССР дәүләт нәшрият комитеты һәм «Пойнт» совет-фин уртак ширкәте тарафыннан үз хисабына яшәүче «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырылу белән башлана.
Асылда бөтен дөнья татарлары хакында һәм татарлар өчен тиз арада төгәл мәгълүмат җиткерүче үзәк буларак оешкан агентлык бүген, бер яктан, читтә яшәүче милләттәшләребезне Татарстан белән бәйләүче нәтиҗәле чара, икенче яктан, Татарстан Республикасының куәтле мәгълүмат чыганагы.
«Татар-информ» мәгълүматларын республиканың һәм Россиянең йөзләгән әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары, Татарстан Президенты Аппараты, республика Хакимияте һәм Дәүләт Советы, министрлыклар, эшлекле даирәләр һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре файдалана. Агентлыкның үз хәбәрчеләре, төрледән-төрле мәгълүмат чаралары һәм татар милли-мәдәни оешмалары белән элемтәләре читтәге милләттәшләребезнең тормышы һәм республиканың көндәлек яңалыклары турындагы хәбәрләрне тиз арада җиткерү мөмкинлеген тудыра. Бүгенге көндә «Татар-информ» сайтында көн саен Татарстан шәһәрләре, Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе, Урал, Себер, БДБ һәм Балтия илләрендә эшли торган хезмәткәрләрдән алынган 50дән артык хәбәр, күренекле сәясәтчеләр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең агымдагы вакыйгаларга карашлары, татарстанлыларның көнүзәк мәсьәләләргә кагылышлы уй-фикерләре урын ала.
«Татар-информ» агентлыгын юбилей белән чын күңелдән котлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|