поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
03.06.2010 Мәгариф

БДИ АХЫРЗАМАН ТҮГЕЛ

Мәктәпләрдә урак өсте... Барысының да телендә – бердәм дәүләт имтиханнары. Яхшы билгеләренә генә тапшырып, исән-сау гына калсалар ярар иде! БДИлар белән шуның кадәр куркытып бетерделәр, хәтта укытучыларның бу хакта сөйләүләреннән үк кайбер ата-аналарның кан басымы күтәрелә башлый. Болай да дулкынланган укучыларга милиция күзәтүе астында, видеокамералар урнаштырылган бүлмәдә имтихан бирүе җиңел түгел, өстәвенә әти-әнинең кисәтүләре, укытучыларның куркытулары...

Алла сакласын, әнә Воронеж өлкәсендәге Яңа Повровка авылында 18 яшьлек бер егет, рус теленнән имтихан биреп кайткач, нәтиҗәләр начар булыр, дип уйлап, көчле дулкынланудан түзмәгән, асылынып үлгән, дип сөйлиләр. Узган ел да БДИдан куркып сәламәтлекләре какшаган укучылар турында шактый яздылар. Югыйсә БДИ  алынган белемне тикшерү, тормышта чираттагы  бер сынау гына бит инде. БДИны үзебез шулай күпертеп, куркыныч әйбер кебек күрсәтеп, дулкынлану уятмыйбызмы икән?! Имтиханнарга ничек әзерләнергә, ата-аналарга бу вакытта үзләрен ничек тотарга, имтиханнарны бирә алмаган очракта нишләргә? Бу хакта «Гаилә» гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәге психологы Лалә Бәһрамшина белән фикерләштек.

 

Бирә алмасаң, Сочига барырсың

 

«Иң беренче чиратта, БДИның бала өчен нәрсәгә кирәк икәнен, файдасын ачыкларга, аннары аны үзенә аңлатырга кирәк. БДИ укучы өчен яңа мөмкинлекләр ача, булачак һөнәрне үзләштерергә ярдәм итә. Ул – белемне тикшерү ысулы. БДИ югары уку йортларына укырга кергәндә үз-үзеңне тәкъдим итү кебек. Әлбәттә, бер-ике көндә генә имтиханга әзерләнеп «яхшы» билгесен алып булмый. Шуңа да бу сынауга ел буе әзерләнергә кирәк. Гадәттә, мәктәптә имтиханнарга әзерләнгәндә алданрак та шундыйрак тестлар биреп карыйлар, контроль эшләр эшлиләр. Болар барысы да БДИны күзалларга ярдәм итә», – ди Лалә ханым.

 

БДИның уңай яклары да юк түгел кебек. Әйтик, «блат» буенча медаль алучылар саны кимеде. Яшел Үзән районының бер авылында мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган берәү югары уку йортына укырга кергәндә Бөек Ватан сугышының ничәнче елда башланганын әйтеп бирә алмагач, районның мәгариф бүлегеннән килеп мәктәпкә тикшерү үткәргәннәр. Баксаң, әти-әнисе укытучы булып эшләгән алтын медаль иясенең белеме чынлыкта чамалы гына икән шул. Шуннан бирле бу мәктәптә, бәласеннән башаяк дипме, яхшы укыганына да, олимпиадаларда җиңгәненә дә медаль юк. ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов әйтүенчә, быел республикада 27 меңгә якын укучы БДИ тапшырачак. 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 849 укучы гына алтын медальгә бара.

 

«Ике»ле алсаң кара аны!

 

«Танышымның баласы имтихан бирә. Әти-әнисе, баласын тынычландырып: «Кайгырма, кызым, бирә алмасаң, диңгез буена Сочига ял итәргә барырсың», – ди. Бу сүзләрдән мин гаҗәпкә калдым. Гадәттә, киресенчә, яхшы эшләсәң, «конфет вәгъдә итәләр» бит. Ә бу тынычландыру алымының берсе», – ди психолог Лалә Бәһрамшина. Әлбәттә, бу вакытта вәгъдәләрне баланың мөмкинлекләрен күздә тотып бирергә кирәк. Әйтик, болай да начар укучы бала өчен имтиханын тапшырмый гына ял итеп кайту күпкә отышлырак бит. Шулай да Лалә ханым: «Укучыларның берсе дә начар булырга омтылмый. Аларның һәрберсе үсәргә, камилләшергә тели. Укучылар моны яшьтәшләре арасында ким булып күренмәс өчен, үзләренә нәрсәдер дәлилләү максатыннан эшли», – ди. Еш кына кайбер ата-аналар имтиханны начар тапшырган баласын орыша. Янәсе, әйттем мин сиңа, укы, дидем, трай тибеп йөрдең, әнә күрше Ләйсәнне кара, «бишле»гә биргән, ә син! Аз гына тырыша алмадыңмыни?! Психолог әйтүенчә,  бу болай да күңеле төшкән баланы ярсыта гына. Кәефен тагын да төшерә. Ул үз-үзенә бикләнергә, көтелмәгән адымнар ясарга мөмкин. Аннары баланы икенче берәү белән  чагыштыру кире нәтиҗә генә бирә. Бала ул кешене күралмый башларга мөмкин. Бөтен бала да бертөсле түгел ләбаса. «Баланы укымаган өчен дә гаепләп булмый, бәлки ул вакытта башка өлкәне үзләштерәдер, аның башка яктан уңышларын күрә белергә, мактарга кирәк. Мәктәп яшендә үсмернең үз проблемалары шактый була: мәхәббәт, яшьтәшләре белән уртак тел табарга омтылу, күчеш чоры... Кыскасы, ата-ана, барысын да исәпкә алып, баланы аңлый белергә, һәрчак бала яклы икәнен сиздерергә тиеш», – ди Лалә ханым.

 

Нәрсә ашарга?

 

Психолог кайбер ризыклар имтихан биргәндә ярдәм итәргә мөмкин дип саный. Әйтик, кишер  хәтерне яхшырта, кәбестә куркуны киметә, чикләвек чыгыш ясаганда үз-үзеңә ышаныч өсти, инжир  иҗади фикер йөртергә булыша. Ә менә шоколадны артык күп ашасаң, депрессиягә дә китерергә мөмкин икән. Имтихан вакытында иң мөһиме – күп итеп газсыз, гади су эчәргә кирәк.

 

Һәр мәктәптә диярлек психологлар эшли. Алар имтихан алдыннан укучылар белән әңгәмәләр үткәрсә, укучыларга, бәлки, җиңелрәк булыр иде. Кызганыч, укучыларның күбесе мәктәп психологларына ышанмый шул, аларга мөрәҗәгать итмәскә тырыша.

 

 Имтиханны тапшыра алмасаң нишләргә?

 

Имтиханнан «икеле» алу дөнья бетте дигән сүз түгел, БДИларны кабат тапшырырга да була ләбаса. Балл җитмичә, үзең теләгән урынга укырга керә алмасаң да, куркыныч юк, башка һөнәрне үзләштерергә, бәхетеңне киләсе елларда сынап карарга була. БДИ  ул гадәти булмаган әйбер түгел, ә 3 сәгатькә сузылган озын контроль эш, белемнәрне тикшерү ысулы гына. Аннары аны бирсәң, бирмәсәң дә, әти-әниең өчен син барыбер иң кадерле, яхшы кеше булып калачаксың. Үзеңне тынычсыз хис иткәндә психологларга мөрәҗәгать итү дә файда бирә.  Кыскасы, имтиханнарны тапшырып булмады дип кенә үз эчеңә бикләнергә, авызны салындырып утырырга ярамый, БДИ ахырзаман түгел ләбаса. Дүшәмбе көнне математика фәненнән имтиханнар тапшырганда уңышлар сезгә.

 

Психолог Лалә БӘҺРАМШИНАдан ата-аналарга киңәшләр:

 

– балагызны беркайчан да башкалар белән чагыштырмагыз;

 

– имтихан алдыннан кисәтмәгез, бу баланы куркытачак кына, ә болай да дулкынланган укучыга куркыту ирекле фикер йөртергә комачаулый;

 

– баланың сәламәтлеген кайгыртыгыз;

 

– баланы ничек бар – шулай кабул итегез;

 

– баланы башкалар алдында мактану өчен генә «бишле»гә укытырга тырышмагыз.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»