|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2019 Язмыш
Бүген төнлә миңа тагын шул төш керде...Мин йоклый торган бүлмәгә чегән хатыны керде дә, кулындагы тартманы өстемә ыргытты. Аннан кап-кара үрмәкүчләр өстемә коелды. Мин аларны сыпырып төшерергә телим, ә алар ашыга-ашыга өстемә үрмәлиләр. Шабыр тиргә батып уянып киттем. булуыбызны белер өчен, янәсе, арабызга ятлар кереп, безне аермасмы. Ул вакытта миңа бу кыз айга меник дигән булса, анда да менгән булыр идем.
Күрәзәче — сербия чегәне иде. Бик чибәр хатын. Колагында, бармакларында бик кыйммәтле ташлы алка, йөзекләр. Затлы фатирда торганы әллә каян күренеп тора. Алгы бүлмәдә бер стена әкәмәт маскалардан гына тора иде. Кайберләре шундый куркыныч иде аларның. Болар күрәзәлек итү өчен кирәк булганмы? әллә бу чегән хатыны маскалар коллекциясе җыйдымы?
Күрәзә итү өчен көйләнгән бүлмәсенә йөргән кызым белән икебезне бергә кертмәде ул. Аерым-аерым кабул итте.
Ул бүлмәдә зур бер өстәл тора иде. Аның өстендә тәгәрәп китмәслек итеп эшләнгән шар һәм урысларның дини китабы ята. Ул миңа шул китап өстенә төшерелгән тәре өстенә кулымны куеп торырга кушты. Уң кул кирәк диде.
Әле дә гаҗәпләнәм, ничек инде мин, мөселман малае, шул китап өстенә кулымны куя алдым икән?
Ул минем ВУЗда нинди һөнәр буенча укуымны бик дөрес әйтте. Аннан тормышымдагы берничә фактны да, хәтта аны үземнән башка беркем белмәсә дә, бик дөрес итеп әйтеп бирде.
Аннан алдагы тормышыма күчте. Миңа күпме гомер бирелгән, каты авырулар мине урап узармы, нинди эштә эшләячәгемне әйтте. Хәтта кайда гомер итәчәгемне дә әйтте. һәм миңа ияреп килгән кыз белән тормышымны бәйләргә кирәк түгеллеген әйтте. Соңыннан ничә бала тәрбияләп үстерәсемне әйтте әле.
Яшьлек... Кая инде мондый күрәзәләргә ышану. Без бит болай гына, уйнап кына багучыга барган идек.
Бу йорттан чыккач йөргән кызым да, мин дә бер-беребезгә ләм-мим бер сүз әйтмәдек. Казан урамнары буйлап җитәкләшеп йөрдек тә, икенче көнне ЗАГСка барып гариза язып кайттык.
Теге чегән хатыны юраганча, ВУЗны тәмамлагач, мин гаиләм белән Казаннан китеп, бүтән шәһәргә барып урнаштым. Ул вакытта кечкенә улым бар иде инде. Беренче елларны без бик әйбәт яшәдек. Хатыным бала белән өйдә утыра. Мин эшемне бетерүгә өйгә ашкынам. Акчаны әйбәт алам. Бер ел дигәндә фатирлы да булдык. Аңа кадәр тулай торакта яшәсәк тә, без бәхетле идек. Балага ике яшь тулуга, мин риза булмасам да, хатыным эшкә чыгарга булды. Улыбыз инде кашык тотып ашый белә. Ясле-бакчага урнаштыру әлләни проблема булмады. Хатыным, һөнәре буенча укытучы булса да, мәктәптә эшлисе килмәде. Конфет-торт сата торган кибеткә эшкә керде. Бер көн эшли, бер көн ял итә. Эшләгән көнне без аны күрмибез дә. Ул кайтканда без инде йоклап киткән булабыз. Улым белән бик якын дуслар булып киттек. Кечкенә булса да шахмат уйнарга өйрәнде. Хатынымның да яңа дуслары барлыкка килде. Барысы да сатучылар. өйгә дә килеп йөриләр. Шәраб эчәләр, сырадан да йөз чөермиләр. Хатыным аларны озата чыга, көлешәләр. әллә кемнәрне тикшерәләр. Миңа бу бер дә ошамый. Алар барында мин юньләп ашый да алмыйм, хәтта телевизор карап утырырга да уңайсыз. Мин моннан котылуның бердәнбер юлы туган якка кайтып китү дип уйладым. Сиксән яшьлек әни авылда берүзе гомер итеп ята. Күптән чакыра. «үлсәм, бу хуҗалыкны бер ел эчендә талап бетерәчәкләр. Кайт, улым. Мәктәптә сиңа эш бар», — ди. Хатыным бу турыда ишетергә дә теләмәде. «Мин каенана белән яшәмим», — дип кенә җикеренде. Минем сабыр канатлары сынган иде инде. Юл сумкасын гына алдым да, авылыма юл тоттым.
Бер елдан хатыным аерылышырга гариза бирде. «Алимент таләп итмим, — диде ул. — Әмма фатирны хатыныма бирәм, — дигән документка кул куясың».
Миңа барыбер иде. Улымны бик жәлләсәм дә, хатыным теләгәнчә эшләдем. Бала җәй айларында берничә ел кайтып, берәр атна торып киткәләде. Аннан без аны сирәк күрә башладык. әнисе шулай теләдеме? Бу вакытта инде үги әти барлыкка килгән иде.
Мәктәпне тәмамлыйсы елны улым велосипедтан башы белән асфальтка килеп төшкән. Аңын җуеп озак яткан. Вакытында ярдәм күрсәтелмәгәнгә, башына кан сауган. Табиблар аның гомерен саклап калсалар да, калган гомерен ул дарулар ярдәмендә генә яшәячәк.
Теге чегән хатыны төшемә кергән саен мин улым турында күңелсез хәбәрләр алам.
Кирәк булды микән безгә багучыга барырга? әллә юрап китердек микән бу бәхетсезлекләрне? Багучыга барма, башыңа бәла алма дигән гыйбрәтле җөмлә юктан гына телдән-телгә күчмәгәндер шул.
И.Г. Казан.
--- |
Иң күп укылган
|