поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.10.2019 Матбугат

Алексей Венедиктов – «Матбугат.ру» хәбәрчесенә: «Күпер җимерелгән икән, кемгәдер кайгы, кемгәдер шатлык» (ФОТО)

Бу көннәрдә Казанда “Эхо Москвы” радиосы баш мөхәррире Алексей Венедиктов кунак булып йөри. 2-3 көнлек сәфәре вакытында ул Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга өлгерде, Казан мэры Илсур Метшин белән интервью эшләде. Бүген исә көннең икенче яртысында Алексей Алексеич Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев белән очрашырга тиеш иде.

Казанга килүенең сәбәбен ул үзенең телеграм-каналында бер сүз белән аңлатты: “Сагындым”. “Эхо” башлыгы Татарстан башкаласында югары даирә җитәкчеләр белән генә түгел, ә бер үк һөнәри мәйданда эшләүче хезмәткәрләр белән очрашырга да җай тапты. Казан федераль университетында журналистика белгечлегенә өйрәнүче студентлар һәм республика матбугаты хәбәрчеләре белән 2 сәгатьлек очрашуда шакмак күлмәкле аксакал күпсанлы сорауларга җавап бирде.
 
 
“Матбугат.ру” хәбәрчесе Алексей Алексеевичка яхшы һәм начар хәбәрләр турында сорау бирде. Ни өчен начар хәбәрләр игътибарны күбрәк җәлеп итә? “Начар һәм яхшы хәбәр ул шартлы билгеләмә, - диде Венедиктов, - әйтик, күпер җимерелгән икән, шул күпердән йөрүчеләргә кайгы, ә шул күперне төзәтергә дип акча өмет итүчеләргә шатлык”. 
 
 
Татарлар турында да сүз булды очрашуда. Белгәнегезчә, “Эхо Москвы”да бөтен Россиягә “Говорим по-татарски” дигән радиотапшыру чыгып килә. Венедиктов әйтүенчә, аны башлап йөргәндә өстәгеләр арасында аңа “ты работаешь на сепаратистов” дип әйтүчеләр дә булган. “Эхо” башлыгы мондый позициягә үзе дә шакката. Очрашуда Алексей Венедиктов үз тәҗрибәсе белән дә уртаклашты, профессиональ этика һәм журналистикадагы замана проблемалары турында сөйләде. Бу сөйләшү студентлар арасында ажиотаж тудырды: килгән кунаклар залга сыешсын өчен, кайберәүләр хәтта идәндә утырырга да каршы килмәде.
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 10.10.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»