|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2019 Фаҗига
Казандагы фаҗига нәтиҗәләре: бала һәлак, ике кеше реанимациядәКичә Казанда «Мерседес» машинасының 22 яшьлек шоферы бәрдергән ир-ат һәм хатын-кыз 7нче шәһәр клиник хастаханәсе реанимациясендә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Агентлык хәбәр иткәнчә, ир белән хатын дүрт яшьлек оныклары белән бергә Гаврилов урамындагы «зебра» юл кичүеннән чыккан. «Мерседес» шоферы, соңрак полицейскийларга сөйләгәнчә, җәяүле өч кешене күрмәгән. Бала алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм машинасында вафат булды.
«50 яшьлек хатын-кыз сынулар белән реанимациядә ята. Ул аңында. 55 яшьлек ир-ат шулай ук аңында. Аның башы җәрәхәтләнгән, ул да реанимациядә», - диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
--- |
Иң күп укылган
|