|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2019 Сәясәт
"Иртәнге 7дә аякларың белән алга алып чыгып ташлаячаклар" - Илсур Метшин "Эхо Москвы"га авыр чаклары турында ИНТЕРВЬЮ бирде"Эхо Москвы" радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов Казан мэры Илсур Метшин белән әңгәмә корды. Әлеге сөйләшү сәясәт һәм соңгы 15 елда башкалада күзәтелгән үзгәрешләр турында да, киләчәккә планнар хакында да булды. "Матбугат.ру" ачыклаганча, Казан ратушасы җитәкчесе бу интервьюда хәтеренә уелып калган иң авыр вакытларны да искә ала. Венедиктовның "15 елга якын вакыт эчендә шәһәр буенча нинди иң авыр карар кабул итәргә туры килде?" дигән сорауга җавап итеп Илсур Рәис улы болай ди: ― Яшьрәк чакта Казанда «Газель» һәм «Пазик»ларны бетерергә булдык. Алар "казаки-разбойники" кебек, күп кенә шәһәрләрдә әле дә шулай кала. Ягъни, шоферлар медицина тикшерүе үтмичә юлга чыга, араларында хәтта наркологиядә исәптә торучылар һ.б. бар. Без шәһәр автотранспортын югары комфортлы автобусларга алыштыру, совет системасына әйләнеп кайту турында карар кабул иттек. Тик ул чакта бу "Газель" 6 ай эчендә, ә "Пазик" 9 ай эчендә кэш каплый иде. Ягъни бу 6 миллиард сумга якын кэш дигән сүз.
Мин ул чакта яшь идем, ниндидер каршылык булырга мөмкин дип уйламадым һәм без үз карарыбызны әйттек. Февраль ае иде һәм миңа "саескан койрыгы" аша хәбәр иттеләр: иртәнге 5тә 16 юл кисешүендә «ПАЗик», «Газель»ләр куярга, чыбыкларны өзәргә, ачкычларны ташлап китәргә һәм кыш уртасында хәрәкәтне туктатырга тиешләр иде.
Әле эшли генә башлаган вакытым, миңа: "Карар кыл, югыйсә сине иртәнге 7дә аякларың белән алга алып чыгып, тарих чүплегенә ташлаячаклар», - диделәр. Һәм менә төн эчендә карар кабул ителде. Исәпсез грейдерлар... Танк училищесына мөрәҗәгать иттек... Без үзебезнең хаклы булуыбызны белә идек.
Нәтиҗәдә, 2007 елда без Россиядә беренче тапкыр ул вакытта тагын 1200 югары комфортлы автобус сатып алдык, Түбән идәнлеләр-анда инвалидлар керә ала. Үтә күренмәле торглар ясадык, анда һәркем һәркемгә бертигез дәрәҗәдә катнашу мөмкинлеге бирелде", - дип искә алды Илсур Метшин.
--- |
Иң күп укылган
|