|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2019 Мәдәният
Казанда Төрекмәнстан Мәдәнияте көннәрен ябу тантанасы уза10 октябрьдә 18: 00 сәгатьтә Казанның "Мир" кинотеатрында Татарстанда Төрекмәнстан Мәдәнияте көннәрен ябу тантанасы була. Чарага Огуз хан исемендәге «Төркмәнфильм» берләшмәсе җитештергән М.Оразовның «Сейис» («Конюх») тарихи драмасы йомгак ясаячак. Бу фильм атлар үрчетү һәм тәрбияләү традицияләре, төркмән халкының горурлыгы турында. Баш герой Ораз ага гаиләсендә оныгы үсеп килә, ул балага ахалтекалылар турында үз белгәннәренн тапшырырга омтыла. Сюжет картның күңел шатлыгы һәм яшьлек турындагы җылы хатирәләре белән үрелеп бара.
Татарстанда Төрекмәнстан Мәдәнияте көннәре 6-11 октябрь көннәрендә уза. Халыклар дуслыгы йортында декоратив-гамәли һәм сынлы сәнгать күргәзмәсе эшли. Чара кысаларында Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы сәхнәсендә һәм Алабуга шәһәренең Мәдәният сараенда концертлар да каралган.
--- |
Иң күп укылган
|