|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2019 Мәдәният
Кариев театры “Йомрыбаш” спектакле премьерасына дәшә10 октябрь 18:30 сәгатьтә Кариев театрында “Йомрыбаш” спектакль премьерасы булачак. Ул I "TAMGA" режиссерлар лабораториясе кысаларында сайланып алынган, француз язучысы Мари-Од-Мюрайның “Умник” повесте буенча куела. Инсценировка авторы һәм режиссеры Россиянең атказанган артисты Екатерина Корабельник (Мәскәү).
Екатерина Корабельник - актер һәм режиссер. Аның "Суббота каждый день!" спектакле "Арлекин" 2013 милли театраль премиясе лауреаты. Екатерина “Сумерки” сагасында Элис Калленны тавышландыруы белән дә билгеле. Театраль һәм кинопроектлардан кала, ул төрле шоуларны куючы буларак та танылган: 2015 елда «Фестиваль света» кысаларында «Ледовое шоу Татьяны Навки»ның режиссеры буларак чыгыш ясый.
Режиссер Екатерина Корабельник: «Мин - катгый формадагы режиссер, бу спектакль катлаулы һәм минем холыкка туры килми торган. Аутист малай турындагы тарих беркадәр «Человек дождя» фильмы тематикасына охшаш. Әмма экран тасмасыннан аермалы буларак, «Йомрыбаш» — ихлас телдә сөйләнгән яшьләр хипстер тарихы».
“Йомрыбаш” чыгарылыш сыйныфында укый торган 17 яшьлек Клебер һәм аның акылга зәгыйфьләр интернатында гомерен уздыручы абыйсы Йомрыбашның дүрт егет бүлешкән фатирга урнашулары белән башланып китә. Барысы өчен дә яңа тормыш башлана.
Спектакль үзенчәлеккә ия булган балалар белән аралашу проблемасына багышланган. Сюжет нигезендә – аларның кызыклы һәм бер үк вакытта җитди
тарихы. «Без инвалид балалар турында дәшмәскә тырышабыз, без аларны фатирларда яшерәбез, әлеге мөнәсәбәтне хуплыйбыз. Ләкин аның турында сөйләргә кирәк», - дип шәрехләде спектакльне театр тәнкыйтьчесе, ГИТИС чит ил театр тарихы кафедрасы укытучысы Владислав Куприн.⠀
Пьесаны татар теленә Резеда Гобәева тәрҗемә итте. Рәссам –– Геннадий Скоморохов. Хореограф – Алмаз Низамов.
Премьера көннәре:
· 10 октябрь 18:30 сәг.
· 11 октябрь 15:00 сәг.
· 17 октябрь 15:00 сәг.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|