поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
06.10.2019 Язмыш

"Тезләнеп сораган бу кешене гафу иттем. Кеше хакы тота ул"

Газета укыйсыңмы, телевизор карыйсыңмы — һәрберсендә күңелне өшетә торган тискәре күренешләр турында күп язалар, күп күрсәтәләр. Шулар арасында кеше малына кызыгып, кеше хакына керүчеләр хакында да гыйбрәтләр бар. Берәүләренең акчасын бурычка алып бирми йөдәтсәләр, икенчеләренең яши торган өен үк тартып алалар. Бигрәк тә картлык сәбәпле хәтере чуала башлаган өлкәннәрне алдаларга ярата андыйлар...

Бервакыт үзебез дә шул капкынга эләктек. Бер якташыбыз: “Йомы­шым бар, кайчанрак өйдә буласыз?” — дип чылтыратты. Бу хатынның безгә ире белән килгәне бар иде инде. Гаиләсе бар, ире дә бик әйбәт кешегә охшаган. үзе белән якыннан аралашмасак та, туганнарын бик яхшы бе­ләбез. Килде бу хатын, чәйләр эчкәч, бик кыенсынып кына йомышын да әйтте. Фатирын зурракка алыштыра икән. “15 мең акча җитеп бетми”, — ди. 1999 ел бу, берничә ай элек кенә өй төзергә шактый зур суммада кредит алган идек. “әллә шуны ишетеп килгәнме, бигрәк зур сумма сорый бит, нишлибез?” — дип иремә карыйм. “Белгән кеше бит, бирик, — диде ирем. — Сораган кешегә бурычка акча биреп тору саваплы гамәл бит”. Акчаны алып урамга чыгуга бер уч кар алып авызына капты бу. Бурычка акча алганына бик борчыла ахрысы дип уйлап куйганымны хәтерлим. “2-3 атнадан акчаны кайтарам”, — диде, телефон номерын да калдырды.
 
Әйткән вакыт үтүгә чылтырата башладык, тик трубканы гына алучы булмады. 1-2 ай үтеп тә бернинди хәбәр булмагач, бу хатынны туганнары аша эзли башладык. Шулай итеп, кулыбыз белән биргәнне аягыбыз белән эзләп йөрергә калды. үзебезнең дә дәүләттән 15 ел буе түләү шарты белән алган әҗәт бит ул. Инде өметне өздек дигәндә, кызларының әҗәтен әти-әнисе кайтардылар. Баксаң, ул хатынның малае йортларын саткан да, зуррак өй алырга ниятләп, акчасын да, зур суммада алган кредитын да ниндидер фирмага күчергән. Нәтиҗәдә: фирма да юк, акча да юк, торырга өй дә юк. әле, өстәвенә, муеннан бурычлы булып калганнар.
 
Олы яшьтәге таныш апаның да башыннан үткәннәре бик гыйбрәтле. Менә ниләр сөйләде ул. “Банкта эшли идем. Ялгышлык белән бер клиентка акчаны артык биргәнмен. Банкта булган мәгьлүмат аша бу кешене эзләп таптык. Кызганычка, летчик булып эшләүче бу абый (югыйсә, мохтаҗ кеше дә булмаган) акчаны кайтармады, минем гаебем юк диде. Банктагы хезмәткәрләр белән бергә җыелып бу акчаны түләдек. Бик көчле тетрәнү кичердем, чөнки ул вакытта бу суммага бер сыер алып була иде. Ярты еллап вакыт үткәч, култык таякларында, аксаклап килеп керде ул абый. Авариягә очрап инвалид калган икән. Сыер алырлык теге акчаны да китергән. “Авариягә очравым шушы хәрам акчалар аркасында гына булды, зинһар, кичерегез”, — ди. Үзенең күзләреннән мөлдерәп яшь ага. Алларыма тезләнеп кичерү сораган бу кешене гафу иттем. Кеше хакы тота ул. Тик менә минем түгелгән күз яшьләрен генә кире кайтарып булмый бит”. “Күз яше җиргә тамса да кипми” дип халык белми әйтмидер, күрәсең.
 
Кайчагында кешедән әҗәткә аласың да, бирергә онытасың. Димәк, өстеңдә кеше хакы тора. Тулай торакта яшәгәндә үземә дә әҗәтемне исемә төшергәннәре булды. Шулай кухняда күрше хатыннары белән җыелышып кичке аш пешереп ятканда әйтеп куйдым: “Беләсегез килсә, бер абыстай болай дигән иде: “Кеше бурычын кайтармаса, аңа рәнҗеп, үпкәләп йөрисе түгел, исенә төшерергә кирәк. Кеше оныткан булырга мөмкин. әҗәтен кайтармый, начар кеше икән дип уйлап йөрсәң, акча бирмәгән кеше түгел, син гөнаһлы буласың”. Шулвакыт Тәнзилә исемле бер күршем әйтеп куйды: “Алай булгач, мин дә исеңә төшерим инде: ярты ел элек миннән 5 сум акча алып торган идең”. Акчаны кайтаруын кайтардым, тик оятымнан нишләргә дә белмәдем. Оятлы булмас өчен, бурычларны язып барырга, вакытында кайтарып бирергә кирәк шул. 5 сум да булдымы искә алып торырлык әҗәт диюче­ләргә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) вафатына бер көн кала әйткән сүзләрен искә төшерер идем. “Әй, ке­ше­­ләр! — дигән Ул. — Ара­гызда берәрегезгә зарар иткән булсам, әйтсен, аны түлим. Арагыздан бе­рәрегезгә суккан булсам, ул килеп миңа суксын. Берә­ре­гезгә буры­чым булса, хәбәр итсен, түлим”. Шул чакта арадан берәү әйткән: “әй, Алла­һының илчесе, бер ярлыга сәдака итеп бирер өчен, яныгызда акчагыз булмагач, миннән 3 дирһәм акча алып торган идегез”. Пәйгамбәребез (с.г.в) бу хәлне исенә төшереп, бурычын түләгән һәм, әлеге кешегә зур рәхмәтләр әйтеп, болай дигән: “Ахирәттә Аллаһы Тәгалә алдында оялу — дөньяда кешеләр алдында оялудан яхшырактыр”.
 
Хәдисләрдән аңлашылганча, Аллаһы Тәгалә гафу итмәгән гөнаһларның берсе — кеше хакына тию. Кеше хакын, һичшиксез, иясенә, вафат булса, варисларына тү­ләргә кирәк. җеназа намазын башлар алдыннан имам мәрхүмне озата ки­лүчеләрдән: “Яхшы кеше идеме, бурычлары юк идеме? Бурычлары булса, кем түли?” — дип юктан гына сорамый. Бу сүзләре белән дин әһеле, бу фани дөньяда калганнарны — мәрхүмне озата килүче­ләрне дә тагын бер кат кисәтә: Аллаһы Тәгалә каршына кеше хакы бе­лән бармагыз ди. Ерак сә­фәргә чыкканда, хаҗ кылырга барганда да мөселманнар башкалардан риза­-бәхиллек сорыйлар. Моның максаты — кеше хакыннан арыну, коты­лудыр.
 
Ниятем — белгәннә­рем­не башкаларга да җиткерү иде. Йөзебез ак, тормышыбыз бәрәкәтле булсын өчен кеше өлешенә кермичә, хәләл көч белән тапкан малыбызның рәхәтен күреп яшәргә язсын.
 
Гүзәлия СәЙФУЛЛИНА. Казан. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.10.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»