поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
04.10.2019 Хәйрия

"Яман чир белән көрәшүе бер кечкенә генә бетчәдән башланды"

Казанда яшәүче 14 яшьлек Камилә Гыйбадуллинага ярдәм кирәклеге хакында моннан дүрт ел элек язып чыктык. Ул чакта бу язмага битараф калмаучылар арасында татар эстрадасы җырчылары да бар иде. Нәкъ менә алар безгә хәйрия концерты оештырырга тәкъдим итте.

Камиләгә ярдәм итү йөзеннән үткәрелгән чарада 30дан артык артист катнашты, зал шыгрым тулды. Билетлар сатылып бетсә дә, басып кына карыйк әле дип килүчеләр булды. Бу чарада газета укучыларыбыз янә бердәм икәнлекләрен күрсәтте. Кайберәүләр ел буе җыеп барган акчаларын да Камиләнең якыннарына тапшырдылар. Концерттан 250 мең сум акча җыелган иде. Шул чакта җырчы Зөлфия Шакированың сәхнәдән әйткән сүзләре истә калган. “Камиләнең туенда булырга насыйп булсын. Җәвит абыең алып барыр, мин җырлармын”, – дигән иде.  Кияүгә чыгарга җыенмаса да, Камилә әкренләп савыга башлады.
 
Вакыт узса да, без элемтәне өзмәдек. Камилә операцияләр кичереп, химия курслары алып кайткач, хәлен белешеп язган идек. Ул чакта кыз дөньяга башкача каравын, яман чирнең аны үзгәртүен сөйләде. “Без дөрес тукланмыйбыз икән. Хәзер мин ит ашамыйм, күбрәк яшелчәләрне сайлыйм. Ярмаларга өстенлек бирәм. Камыр ризыкларын  бөтенләй кулланмыйм”, – дигән иде ул.
 
Хәзер инде Камилә Мәскәүдә укый. Узган ел бер югары йортының бюджет бүлегенә укырга кергән.
 
– Балам авыргач,  мин дә үзгәрдем, – дип сөйли әнисе Ильмира. – Безгә зур сынаулар аша узарга туры килде. Гаиләбез таркалды. Әмма Камиләнең көчле булуы, үзен түгел, безне кайгыртуы яшәргә көч бирде. Беләсезме, мин кызымны, салкын тидереп авырса да, температурасы булмагач, укырга җибәрә идем. Юкса өйдә генә калдырасы калган. Тикшеренә башлагач, табиблар, иммунитеты төшкән, диде.  Яман чир белән көрәшүе  бер кечкенә генә бетчәдән башланды. Күкрәк тирәсендә килеп чыккан шешне алдырмыйча булмады. Онкология сүзен ишеткәч, бик курыккан идек, әмма баламның үҗәтлеге булышты.  Ул бик тиз үсте, яман чир аның үсмер чагын урлады. Камилә беркайчан да  үләм димәде, әле дә яшим дип яши.
 
Кызны Мәскәү табиблары гел күзәтеп тора. Әле менә бу көннәрдә дә чираттагы тикшеренүе икән. Яман чир чигенсә дә, химия терапияләре үзен сиздертә, ди Камилә. Кайчак хәле китә, хәтере начарлана.
 
–  Камилә авырганнан соң мин аның теләгенә каршы килмәскә булдым. Гомернең бер генә бирелгәнен аңладым. Нигә әле, болай эшләмә, тегеләй ит, дип торыйм. Мәскәүгә китәм дигәч тә, риза булдым. Димәк, аңа шулай яхшырак. Үзем дә анда күченмәкче идем, тик әтием авырып китте. Әлегә аны тәрбиялим, – ди Ильмира. – Безнең кайгыбызга битараф булмаган һәркемгә рәхмәт җиткерәм. Бер белмәгән кешеләрнең безне кайгыртуы яшәр өчен көч бирде. Ялгыз түгеллегебезне аңладык. Хәзер үзебез дә кулдан килгәнчә авыруларга ярдәм итәргә тырышабыз. Тормышның кадерен авырулар кичермичә, авырлык күрмичә белергә язсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.10.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»