|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2019 Криминал
Татарстанда киселгән кеше башы табылган: фаҗига нечкәлекләре билгеле (ФОТО, ВИДЕО)Агентлык карамагында Чаллыда бүлгәләнгән ир-ат мәете җәсәден табу урыныннан эксклюзив кадрлар барлыкка килде. Видеоны «Татар-информ»ның үз хәбәрчесе төшергән. «Җәсәднең өске өлешен җинаятьче скотч белән уратып алып зур шакмаклы сумкага салган. Сумка сулыкка керергә кыен булган җирдә чирәмгә уралган булган, шуңа тиз генә табылмаган», - дип сөйләде агентлык хәбәрчесе.
Аның мәгълүматлары буенча, водолазлар әлегә мәрхүмнең аякларын таба алмаган. Мәетнең калган өлешен алар су төбеннән чыгарып, полицейскийларга тапшырган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, 2 октябрьдә көндез Чаллыда Боровецкий күпере астындагы инеш ярында көч кулланудан үлгән кеше тәненең фрагментлары табылган.
Полицейскийлар ачыклаганча, 27 сентябрьдән 28е төнендә Яңа шәһәрнең бер йортында явызларча үтерү булган. Ике ир-ат арасында бәхәс чыккан. Нәтиҗәдә, 53 яшьлек фатир хуҗасы иптәшен суйган. Шуннан соң мәетен бүлгәләп, сумкаларга салып, аны өйдән алып чыгып, инешкә илтеп ташлаган. Җинаятьчене тоткарлаганнар, ул гаебен таныган.
Хәзерге вакытта тикшерүче-криминалистлар сулыктан мәетнең башка тән фрагментларын эзли.
--- |
Иң күп укылган
|