поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
31.05.2010 Җәмгыять

ГАУРАНГА – УҢЫШ КИТЕРҮЧЕ "ВИЗИТКА" ЯКИ ВИЗИТКА КИТЕРҮЧЕ УҢЫШ!

Ул шәрыкъ әкиятләрендәге лампадан чыгучы Джинн кебек, Казанның теләсә кайсы почмагында килеп чыга, коточкыч җитез. Визитка тоттырып китәр ул. Кыяфәте дә әкияти геройга туры килеп тора. Гауранга атлы шул затны чабып барган җиреннән туктатып сөйләштердек.

- Гауранга, тере кешеме сез, әллә берәр әкияти героймы?
 
- Әлбәттә, кеше! Әхмәтов Ирек Әхмәт улы булам, миңа 52 яшь. Йолдызнамә буенча Чаян, Әтәч елында туганмын. Шуңа күрә кыланырга, үземне күрсәтергә яратам да инде.
 
- Визиткалар ясау, аларны тарату белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез?
 
- Полиграфия һәм реклама белән - гомер буе. 80 елларда ул чакта бик популяр булган стена календарьлары эшләдек. Бездәге “Тасма” оешмасы илдә иң яхшы фотопленка чыгара иде. Ул чорда ак, шома кәгазьгә коточкыч кытлык булды. Шулай да аны юнәтеп, календарьлар ясап, бик зур табыш ала торганнар иде. Чөнки үзгәртеп кору чоры бит, халык яңалыкка сусаган. Календарьны чыгару 30 тиенгә төшә, 90 тиенгә саталар. Мин ул заманда Борис Гребенщиков, Любовь Полищук, “ДДТ” төркеменә һ.б. рус йолдызларына календарь ясап бирдем. Рок-музыкантларның түләр акчасы булмаса да, популярлыклары бар – ике якка да файдалы булсын өчен ул календарьларга магнит ленталары турында мәгълүмат, ягъни реклама куя идек. Мәскәүдәге матурлык бәйгеләрен оештыручылар да гел мөрәҗәгать итте. Конкурсанткаларның фотоларыннан календарьлар ясарга заказлар күп булды. “Мисс-фото СССР”, “Мисс-реклама СССР” халыкара фотоконкурслар оешмасының әгъзасы идем. Казандагы “Лик” мода театры белән тыгыз элемтәдә булдык. 2003-2008 елларда “Fly-cards” реклама компаниясенең коммерция директоры булып эшләдем.
 
- Ә кайчан Гаурангага әйләндегез? Начар сүз түгелме бу? Нәрсәне аңлата?
 
- Күптәннән Гауранга инде мин, бу минем икенче исемем. Санскрит телендә “уңыш китерүче” дигән мәгънәгә ия.
 
- Гадәттә, халык рекламаны бик яратып бетерми. Сезгә “йөри инде шунда бәйләнеп” дип карамыйлармы?
 
- Реклама – куәтле нәрсә. Бигрәк тә телевидениедә, интернетта нәтиҗәле ул. Кризис булганга, күпләр рекламага акча таба алмый. Буклетлар кыйммәткә төшә. Ә визиткалар арзан да, уңайлы да. Таратучы да үзе белән авыр йөк ташып йөрми, кабул итүченең дә күп урынын биләми. Кыскалыкта – осталык. Аларга тискәре караучылар сирәк. Бар, ләкин сирәк. Гадәттә, минем визиткаларны көтеп торалар, җыялар. Бер атна килми торсам, килеп керүгә яңалары бармы дип үзләре сорый. Чөнки аларны сюжетлы итеп ясыйбыз, кызыклы комикслар килеп чыга. Кызык-мызыклар уйлап табарга минем фантазиям бар, заказ бирүче дә үзенең теләкләрен әйтә. Аннары дизайнер белән бергә утырып эшлибез.
 
- Бер көн эчендә кайларда булырга өлгерәсез?
 
- Иртә белән типографиягә киләм, заказлар бирәм, аның үтәлешен күзәтәм,әзер продукцияне алам. Моңа 30-40 минут вакыт китә. Аннары сәфәргә кузгалам. “Тандем”, “Парк Хаус”, “Кольцо” сәүдә үзәкләрендә, төрле редакцияләрдә, күргәзмәләрдә, мәдәни чараларда булам. Кыскасы, мин кермәгән урын юк диярлек. Визиткаларны каядыр куеп китмим, кешеләрнең кулларына тоттырам. Шул исәптән директорларга, аларның ярдәмчеләренә дә. Шулай итеп, бер уңайдан заказлар да җыям. Ломбардлар, матурлык салоннары, рестораннар, такси оешмалары белән хезмәттәшлек итәм. 
 
- Ә нинди транспорт белән йөрисез?
 
- Мин холкым буенча бер урында озак вакыт утырып тора ала торган кеше түгел. Бик хәрәкәтчән, җәяү йөрергә яратам. Әлбәттә, ераграк аралар булса, җәмәгать транспортында йөрим, юл уңаеннан илтеп куючылар да очрап тора. Җәяү йөрү миңа бик рәхәт.
 
- Күп визиткада үз сурәтегез дә бар...
 
- Әйе, андыйларны узган елның августыннан бирле ясатам. Визиткадагы фотода мин бар икән – тиражның яртысын үзем бушка таратып бирәм. Бу минем шундый үзенчәлекле тәкъдимем.Заказ бирүче дә канәгать.
 
- Визитканы бар кешегә дә таратасызмы, әллә потенциаль клиентларга гынамы?
 
- Нәрсә рекламалауга карап инде. Кыйммәтле техника, яхталар сатуга бәйле икән, әлбәттә, премиум класс вәкилләренә бирәм. Ә менә такси визиткаларын һәркемгә, чөнки шәһәребездә яшәүчеләрнең 99 процентына кирәк булырга мөмкин. Кондиционерлар тәкъдим итә торганнарын урта һәм югары керемле кешеләргә таратам.
 
- Казанда сезнең кебекләр бармы тагын?
 
- Юк дип беләм. PR-агентлыклар шактый, ә минем шикелле “ялгыз вездеход”лар юк.
 
- Моның белән акча эшләп буламы соң?
 
- Минем өчен беренче урында акча эшләү түгел. Иң мөһиме – аралашу, бер урында таптанып тормау.
 
- Сирәк кеше тотыныр мондый эшкә. Визиткаларыгыз шаулап чәчәк атсын, уңыш китерсен!

Рәйсә БОРҺАНИЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 31.05.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»