поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
02.10.2019 Матбугат

Алмаз Хәмзин "Ватаным Татарстан", "Сөембикә", “Татарстан яшьләре”, район газета-журналлары турында төртмәле ШИГЫРЬ язган

Юмор һәм нәфис сүз остасы, бүгенге көндә пенсионер булса да, үзе әйтмешли, "редакциядә каләм кыштырдатып йөрүче" Алмаз Хәмзин татар матбугаты турында төртмәле шигырь язган. "Журналистлар да дәшмәгәч, гади халыкка нишләргә кала?" ди ул.

Маладис, безнең хөкүмәт – 
Зур уңышка иреште:
Миллион тиражлы “Чаян”
Хәзер өч меңгә төште.

Йөз меңле “Казан утлары”
Инде дүрт меңгә калган.
Китап елында әдипләр
Романга ун мең алган.

“Сөембикә” журналы да
Тиражга мантый алмый.
Бай хатыннар укый белми,
“Әбиләр носки ямый”.

“Ватаным Татарстан”да -
Соңга калган хәбәрләр.
Язып кара дөресен менә -
Арт ягыңа тибәрләр...

“Татарстан яшьләре” дә
Яшәралмый картайды
Яшьләр укымагач, саны
Унике меңгә калды.

“Акчарлак” гәҗите хәзер
Һәркемнең өстәлендә.
Җылынып йоклыйлар хәтта,
Ябынып өсләренә.

“Ирек мәйданы”нда – ирек,
Яз, басалар, ни кирәк!
Дөреслек юк беркайда да,
Монда бар – сирәк-мирәк.

“Безнең Гәҗит” Илфатныкы – 
Танылган журналист ул.
Экраннан “типтеләр” үзен 
- Гәҗитеңдә саграк бул!

“Мәдәни җомга” гәҗитен
Тынычлыкта тотмыйлар.
Кемгәдер шунда кушып
Котылырга уйлыйлар.

Район гәҗитләренең
Правалары аз инде...
Кем ит сата, түрә мактый,
Шул гәҗит яхшы инде.

Менә шундый безнең хәлләр,
Бер дә алга бармыйбыз.
Хөкүмәттән юк инде, юк,
Алладан алалмыйбыз.
 
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, әлеге шигырь бу атнада Татмедиага караган "Мәдәни җомга" газетасында басылып чыкты.
 
– Никадәр михнәтле тормыш белән яшәсә дә, үз максатына ирешердәй халык без.  Эчке тәрбиясе югары, иманлы, денле, укымышлы да ул. Авыл апа-абыйларының газета алдырмауларыннан оялып утырганнарын еш күрәбез бит. Үзебезне кимсеткәнне без шактый күргән инде. Кимсетәләр дип елап утырып булмый. Әлегесе  заманда милләткә укырга, гыйлемен, иманын ныгытырга берәү дә комачау итми, - дип уртаклаша Алмаз Хәмзин. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.10.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»