|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2019 Фаҗига
Бәрәңге базында үлгәннәрБыел бәрәңге күпләп чери. Чиләбе өлкәсенең Магнитка поселогында 3 өлкән кеше һәм бер үсмер черегән бәрәңге парыннан агуланып якты дөнья белән хушлашкан. Чакыру буенча килгән МЧС хезмәткәрләре шәхси йорт базында мәрхүмнәрнең үле гәүдәсенә тап булган. Фәнни- тикшеренү институтының токсикология бүлеге хезмәткәрләре мондый агуланулар белән беренче тапкыр очрашуларын әйтә.
– Бездә баз тибындагы зур булмаган ябык биналарда буяу эшләре башкарганда агуланып кома хәлендә калган пациентлар бар. Ә менә черек бәрәңге парыннан агуланучыларны күргән юк иде әле. Минем бәрәңге черегәндә үлемечле газ бүленеп чыгуы турында ишеткәнем юк. Ләкин теория буенча караганда, бәләкәй бинада, әгәр ул җилләтелмәсә, һава йөреп тормаса, мондый хәлнең булуы бик мөмкин. Бу агуланудан бигрәк, кислород җитмәү сәбәпле гипоксия хәләтенә дучар булу,- ди институтның токсикология бүлеге җитәкчесе Алексей Лодягин.
Шуңа күрә саграк булыгыз, җәмәгать.
Автор : Гаянова Гүзәл
Чыганак: Доктор Питер
Фото: imag.one
--- |
Иң күп укылган
|