поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
29.09.2019 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова: "Әни, туйдым инде, дип елый идем"

Социаль челтәрләргә берегеп беттек инде, җәмәгать! Йокыдан уянуга, беренче эш итеп, кулга телефон алабыз. Дөнья яңалыклары, кем ничәдә торган, кемнең кызы нишләгән, кем күпме акча эшләгән – барысы да шунда. Татар йолдызларының да социаль челтәрләрен актарып чыктык. Хәйран кызык мәгълүмат бар икән.

Ләйсән МӘХМҮТОВА: «Безне ашатырлар микән, дип кайгыра бөтен артистлар. Ничәшәр сәгать автобуста, самолетта, поездда килеп, тиешле урынга барып җиткәч, ашатмаска да мөмкиннәр. Киресенчә, юлдан талган, алҗыган артистларны экскурсиягә алып чыгып китәләр. «Кунакханәдә әлегә урыннар юк. Барыгыз, шәһәрне карагыз» дип иртәнге сәгать 4тә урамга чыгарып җибәргән очраклар да күп булды. Тыштан гына матур шул «әртисләр» тормышы. Сәхнәдә ялтыр-йолтыр килеп торган күлмәкләр мәңгелек бәйрәмгә охшаган. Ә шул сәхнәгә менәр өчен күпме көч кирәк. Ашадыңмы, йокладыңмы дип сораучылар булмаска да мөмкин. Акчаны көрәп аласыз, үзегезгә аласыз дигәннәре дә бар. Ә бит артист – юл кешесе. Артистлар – халык күңелен күтәрүче дәрвишләр».

Ландыш НИГЪМӘТҖАНОВА: «Кияүгә чыгарга кирәк, – диде бер таныш кыз.
 
– Ләкин ул кеше бик әйбәт булырга тиеш, бай, чиста, пөхтә, юмарт булырга тиеш. Яратырга, хөрмәт итәргә, мин нәрсә әйтсәм, шуны эшләргә тиеш. Ул көнләшмәсен дә, мине дә алдамасын… Һәм башкалар.
 
– Ә син? Ашарга да пешерә белмисең бугай?
 
– Әй, өйрәнермен әле.
 
Без үскәндә безне эш рәтен белмәсәң, кияүгә алмыйлар сине, дия торганнар иде. Ә мин хәзер кызыма шулай дим. Әлегә аптырап карый, ләкин инде тырыша башлады. Тырышыгыз, кызлар».

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА: «Бәләкәй чакта әни миңа әкият сөйли иде. «Яшәгән ди, булган ди әби белән бабай. Сарайларының башын сумала белән япкан булганнар икән. Шунда саескан килеп кунган. Ул башын алса, койрыгы ябыша икән, койрыгын алса – башы, башын алса – койрыгы. Башы… Койрыгы…». Әни, туйдым инде бу саесканнан, дип елый идем. Әни, мәрхүмкәем, үзе йоклый, үзе дәвамын сөйли: «Тагын ул әби белән бабайның келәтләре булган. Келәтләре булган ди таштан. Сөйлимме яңа баштан?» Сөйлә дияргә курка идем, чөнки тагын теге саесканны сөйли башлый.
 
ИРКӘ: «13-14 еллар элек әкрен генә Академик Парин урамы тукталышына атлаганда, таякка таянган, әз генә бөкресе калыккан бер карчыкны күреп алдым. Әз генә куркып, сискәнеп куйсам да, аңа сиздермәс өчен күзенә карап елмайган караш ташладым. Әби туп-туры миңа тирән салкынрак караш белән туктап карап тора башлады. Сискәндем. Атлавымны дәвам иттем. Тик шулчак карчык нык итеп кулымнан тотып алды. Каян белгәндер татар кызы булуымны, татарча берничә җөмлә тезде: «Син гөл, тик энәле, кактус син». Матуррак гөл белән чагыштырып булмый микән, дип шаяртырга авызымны ача башлаган идем, әби тагын усал итеп карап куйды. «Кактус ул эссе чүлдә әллә күпме сусыз да яши ала, матурлыкка кызыкма, бала, әле чәчәк атачаксың алдагы елда», диде дә, кулымны җибәрде. Белмим, ни өчен туктаткандыр мине, шул сүзләрне әйтер өчен микән? Андый әйберләргә мин ышанмыйм. Тик шулай да истәлек булып күңелдә сакланып калган.

Рамил ШӘРӘПОВ: «Ялларда гаиләмне авылга кайтарып куйган идем. Казанга китәргә җыенып ятам. Берзаман кызым Линара бакчага кереп китте дә, тавык күтәреп килгән. «Әти, анда Казандагы өйдә күкәй бетте. Мә алып кайтып куй әле, сала торсын», ди. Көлдерде. Хатын-кызлар кечкенәдән шундый гаилә җанлы булып үсәләр ахры ул, әйеме?
 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.09.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»