поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.09.2019 Язмыш

"Хатыным телевизор карап утыр­ганда теге дөньяга китеп барды"

Адәм баласы дөньяга үз ихтыярыннан башка гына туа. Дөньяга килимме, юкмы дип беркемнән дә сорап булмый да бит инде. Ир бе­лән­ хатын киңәшеп алалар да, бала алып кайтырга карар кылалар. Кайбер очракларда ана кеше мәсьәләне үзе генә хәл итә: йә аның ире булмый, йә башка сәбәпләр барлыкка килә.

Бу дөньяда берәү дә мәңгелек түгел. һәркемнең гомере чикле. Еш кына һич тә уйламаганда ул бакыйлыкка күчә. Моны бик күпләр хәтта үзләре дә сизми кала. Мин монда төрле фаҗигале очракларны күз алдында тотмыйм. Кичке аштан соң китап укып утырып үлгән кешене беләм мин. Үз хатыным да телевизор карап утыр­ганда теге дөньяга китеп барды. Хәтта безнең белән саубуллаша да алмады мәрхүмә. Урыны җәннәттә булсын!
 
Адәм баласы үз ихтыярыннан башка туа гына түгел, үлә дә.
 
Дөрес кайберәүләр бу дөньядан үз те­ләк­ләре белән китә, ягъни яшәүдән туеп, үз-үзенә кул сала. Моның өчен һәркемнең үз сәбәбе була билгеле. Мондый очрак­ларда кеше гадәттә үлеме өчен башкаларны гаепләмәүләрен сорап язу калдыра.
 
Журналист Локман Закирның үлем турында фикерләре үзенчәлекле. Һәм, миңа калса, бераз сәеррәк тә. «Кеше хокукы күзлегеннән караганда, вафаты алдыннан кешедән, син үләргә разыймы, дип кызыксынып алу бер дә начар булмас иде, — дип яза ул «үләсеңне онытма» дигән мәкаләсендә — Ме­нә шундый хокуксызлык миллионнарча еллар дәвам итеп килгән. һәм чагыштырмача әле күптән түгел, аллалар янә дә диннәргә, борынгы ышанулар барлыкка килгәч кенә әлеге гөнаһны бер гаепсез Аллага аудара, аңа яга башлаганнар. Гомер Алла рәхмәте белән бирелгән, Алла рәхмәте белән алынган, диләр бит. Алайса әйдәгез, шундый сорау куйыйк әле: ни өчен Алла адәмнәргә чак-чак кына охшаган «даун»­нарны, ягъни рухи гарипләрне бирә дә, ни өчен ул бичараларны киредән үз хозурына алу урынына аларга мәгънәсез һәм газаплы озын гомерләр бүләк итә. Югыйсә, ул мескеннәр Аллага үзләренең җаннарын бик бирерләр иде. Тик аның ул бәхетсез җаннарны ни өчендер аласы килми, ә киресенчә, шаулап-гөрләп яшәргә тиешле сәламәт яшьләрне ала. Кеше тарафыннан кеше­ләргә охшатып тудырыл­ган ул мәхлукларга якыннан гына түгел, ә телевизор экраны аша каравы да коточкыч бит, чөнки шундый мадәтсез, ярдәмчесез алар, хәтта үзләренә үзләре кул салырлык көчкә дә ия түгеләр. Законлы фәнни эвтаназия, ягъни ирекле рәвештә дөньядан китү, ниһаять, баягы Алла хатасын төзәтер генә, моның өчен әлеге бәхетсез бәндәләр фәнгә генә түгел, гуманлы карар кабул иткән парламентка да рәхмәт кенә әйтерләр иде».
 
Мин дин белгече түгел. Шуңа күрә күпчелек мәсьә­­ләләр буенча миңа Локман әфәнде белән бәхәскә керүе авыр. Мин әтисез-әнисез, укытучы абыем тәрбиясендә үстем. Ул дин тотмады. Чөнки ул чакта коммунистлар партиясе укытучының һәр адымын тикшереп торды. Мин үзем университетны тәмамлагач, юллама бе­лән, партия өлкә комитеты органы булган «Совет Татарстаны» (бүгенге «Ватаным Татарстан») газетасына эшкә җибәрелдем. Партия органында эшлә­гәч, тиз генә партиягә керергә туры килде.
 
Тарихта калган кайбер язмаларга караганда, элек кендек әбиләре дөньяга төзәлеп булмаслык гарип килгәнлегенә тәмам инанганнан соң гарипләрне авыртусыз-нисез җан-тәслим иткәннәр. Билгеле моның өчен Алладан ярлыкавын да сорарга онытмаганнар. Кендек әби­лә­ре­нең әлеге «эвтаназиясе» бик төгәл үтәлгән, бала табучы, кагыйдә буларак, бу «этлек»не сизми дә калган. Сизсә дә, рәхмәт кенә әйтер иде, чөнки кендек әбиләре күп вакытта ялгышмаганнар. Шунысы гаҗәп, кешеләр чынлыкта Алла хатасын төзәтсәләр дә, аңардан курыкканнар.
 
Бу курку хисе совет халкының Сталин алдында куркып яшәвен искә төшерә. Сталинның 1941 елдагы төзәтеп булмаслык диярлек хатасын совет сугышчылары фронт­ларда нәкъ камикадзе кебек үлем кочагына ташланып төзәтәләр, йөзләрчә матросовчылар сугыш өчен бик нәтиҗәле приказ үтәп, дошман амбразураларын күкрәкләре бе­лән капладылар. Амбразураны шинель белән дә капларга була бит югыйсә. Япь-яшь егетләрнең гомерләре сакланып калыр иде бит.
 
Кешене Алла яраткан диләр. Димәк, Сталинны да ул тудырган булып чыга. Инсаниятнең бу ышануында бик кызыклы каршылык ята кебек: кеше әүвәле биниһая сокланырлык иясен барлыкка китерә, шуннан соң бу иянең ихтыярына буйсынып, аның һәммә теләген үти, хәтта аның өчен гомерен дә корбан итә. Күрәсең, геннар аша күчкән күпьеллык курку тойгысы миңа да йогынты ясагандыр. Мин гомерем буе Алладан да, Сталиннан да куркып яшәдем.
 
Локман Закир язмасындагы тагын бер өзеккә игътибар итик: «әле Алла да булмаган бик ерак заманнарда кешеләр башка тереклек ияләре кебек үк табигать кауннары буенча яшәгәннәр. Көчле, тирә-юньнең бернинди шелтә-мазарына карамастан, көчсез хисабына туенган: иренчәк кабиләләр мамонт яки буйвол артыннан тәүлекләр буена йөгереп йөрмәс өчен зә­гыйфь кабиләләрне үтереп ашаганнар. Бу вәхшилек биниһая таралгач, акыллы бәндәләр бик кодрәтле һәм бөтенесен дә күрә торган Алланы, шулай ук аның «үтермә», «урлама» дигән һәм башка фәрманнарын уйлап чыгарганнар. Шуннан соң кешеләр ачыктан-ачык һәм сәбәпсез-нисез бер-берсен һәлак итүдән туктаганнар. Бу мәсьәләдә Алла һәм дин бик зур роль уйнап килгән. әмма каннибалчылык бервакытта да җир йөзеннән тулысынча юкка чыкмаган, ул хәтта хәзер безнең көннәрдә дә күренгәли бит».
 
Кеше миенең үсүе нә­ти­җәсендә дөньяда торган саен даһилар кү­бәя барган һәм XIX гасырда ук инде Русиядә Ленин, Сталин, Молотов, Горький, Маяковский кебек бик күп алласызлар туган. Гадәттә Алла беркемгә дә җәза бирмәгәнлектән, фәкать җәза бирәм дип өркетеп кенә торганлыктан күпчелек кешеләр аңардан бик куркып та тормаган. Ленин пролетариат диктатурасын тудырды. Диктатура, Алла хө­ке­меннән аермалы буларак, кешеләрне куркыту гына түгел, хәтта хөкем итеп һәм тикшереп тә тормыйча, рәхимсез рәвештә атарга, юк итәргә кереште. Пролетариат диктатурасына нигезләнгән Совет хакимияте кичекмәстән Алланы да, динне дә, кендек әбилә­рен дә, абыстайларны да тыйды. «Эвтаназия» сүзен хәтта Зур Совет Энциклопедиясеннән дә тапмассың. Ул медицина терминнарының энциклопедия сүзлегендә дә юк. Димәк, Совет медицинасының эвтаназиягә карата игътибары бик чамалы. Хәзер дә аны юк дияргә мөмкин. Ул медицина институтын тәмамлаучыларның һәрберсе биргән табиб анты (Гиппократ анты) белән дә һич тә сыешмый. Гиппократ анты кайчандыр динле кеше­ләр тарафыннан иҗат ителгән булса кирәк. Анда «үтермә» кануны барыбер исәпкә алынган. Югыйсә, төптәнрәк уйлаганда, яшәргә өмете булмаган авыруның шәхси үтенече буенча табибның аны теге дөньяга озату хокукын калдырганда да начар булмас иде.
 
Шунысы гаҗәп, бер-бер­сен күрәлмәгән фашистлар, коммунистлар үткән гасырның кырыгынчы елларында эватаназияне инкарь итүдә уртак фикергә килделәр, Европаны бүлешү мәнфәгатеннән чыгып уртак тел таптылар. Әгәр эвтаназияне законлаштыру мәсьәләсе буенча үзенә күрә бер референдум уздырыла калса, мөгаен, аның төп дошманнары да шул ук фашистлар һәм коммунистлар булыр иде. Чөнки алар даими рәвештә кемгә дә булса каршы сугыш игълан итә. Нәтиҗәдә корбаннар да бихисап җыела. Әйтерсең лә, кеше үз ихтыяры белән түгел, ә хакимият ихтыяры белән үләргә тиеш. Рухи гарипләр дә аларга бары тик тәҗрибәләр үткәрү өчен генә кирәк кебек.
 
Бездә үз теләгең белән үлүне закон тыя. Мондый гамәл гуманлык йөзеннән чыгып эшләнә янәсе. Ләкин бөтен хокукка ия кеше үз теләге белән үлү хокуына да ия булырга тиештер ләбаса. Минемчә, бу фикерне Бөтендөнья кеше хокуклары декларациясендә законлаштырганда да начар булмас иде. Дөньяның кем тарафыннан тудырылуы турында бүгенгә кадәр бернинди фәнни нигезләмә юк. Дөньяның чиксезлеге турында да бернинди фәнни сүз әйтә алмыйбыз.
 
Үз-үзенә кул салучылар да тормышта аз түгел. Алар танылган, күренекле кешеләр арасында да бар. Гадәттә замандашлары аларны нык тәнкыйтьлиләр. Мәсәлән, Сергей Есенин үзенә-үзе кул сал­ганнан соң, Владимир Маяковский да аңа каты гына сүзләр әйтә. Әмма киләчәк буыннарга «яшәве дә рәхәт, тормыш та рәхәт» дигән гыйбарәне язып калдырган «тормыш яратучы» Маяковский берничә елдан соң үзе дә атылып үлә. Мондый очракларны үзең аңлау да, башкаларга аңлату да җиңел түгел
 
Кеше элмәккә башын тыккан яки йөрәгенә пистолет көпшәсен төбәгән икән, аны бу гамәленнән туктату бәлки кирәкмидер дә. Чөнки кеше мондый гамәлне минут, секунд эчендә генә хәл итми.Бу адымына барганчы озаклап уйланып йөри. Әгәр аны туктатып калсаң да, берәр көннән соң ул бу адымын барыбер кабатлаячак. Хәер, кеше үзенең тормышына үзе хуҗа булырга тиеш, моңа аның хокукы бар.
 
Бу дөньяга берәү дә мәңгелеккә килмәгән. әмма кешегә гомер бары бер генә тапкыр бирелә. Бакыйлыкка күчкәч фани дөньяга кабат кире кайтып булмый инде. Моны һәркем һәрдаим исендә тотып яшәсә, үз-үзенә кул салучылар да кимрәк булыр иде.
 
 

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 26.09.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»