поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
30.05.2010 Җәмгыять

ЯШЬ ХАТЫН БУЛУ МИХНӘТЕ

Безнең йортта таҗиклар яши. Гаиләләре ишле: ике хатын, дүрт бала. Барысы бергә ике бүлмәле фатирда гомер итәләр. Гаилә башлыгы Йохсын гел эштә. Хатыннары шулай ук базарда сату итә. Өйдә кала торган уртанчы кыз кечерәкләрен бакчага илтә, алып кайта, ашарга пешерә. Гаиләнең беркайчан да талашканын да, бер-берсенә каты бәрелгәнен дә күргәнем юк. Баштарак, мондый тәртип каян килә икән боларга, дип уйлап йөри идем. Ләкин биш-алты ел бер йортта яшәү барлык сорауларыма да ачыклык кертте.

Гаилә башлыгы – илле яшьләрдән өлкәнрәк усал кыяфәтле ир. Көн туган саен йорт ишегалдына транзит номерлы җимерек машина алып кайтып утырта. Ул да түгел, бер-ике атнадан әлеге машина төзекләндерелеп, такси тамгасы белән шәһәр юлларыннан җилдерә дә башлый. Йохсынның өлкән хатыны үзе белән бер яшьләр тирәсендә. Аның иреннән дүрт баласы бар. Яшь хатын исә – 26 яшьлек Казан кызы. Аның бер баласы бар.

 

Йорттагылар баштарак яшь хатынга карата зур кызыксыну белдерә иде. Йохсынга кияүгә чыкканда аңа нибары 19 яшь булган. Якыннанрак аралаша башлагач, Гүзәл боларны миңа үзе сөйләде. “Яшьлек юләрлеге белән гашыйк булдым. Андый чакта күз – сукыр, колак чукрак була икән ул. Хәзерге акылым булса, мин бу уемнан йөз тапкыр кире кайткан булыр идем”, – дип сөйли яшь хатын.

 

– Нигә аерылып китмисең, синең бит атаң-анаң исәндер? – дип сорыйм Гүзәлдән.

 

– Бик китәр идем дә, хәзер менә мөмкинлек юк. Беренчедән, әти-әни Йохсынга икенче хатынлыкка барганлыгымны белгәч, миннән баш тартты. Дөрес, кире кайтсам, алар мине гафу итәр иде, бәлки. Икенчедән, мин аерылып китә калсам, Йохсын миңа кызымны беркайчан да бирмәячәк. Алар бит бик усал һәм үчле кешеләр. Бергә яши башлаганга җиде ел гомер үтте. Ләкин шул вакыт эчендә мин икеләтә картайдым.

 

Чыннан да, Гүзәл үз яшенә карата бик олы күренә. Моңа аның гел карадан киенеп, чәчен гел карага буяп йөрүе дә тәэсир итә бугай. Ләкин ире аңа ике юлның берсен сайларга кушкан: “Йә син безнең милләт киеменнән йөриячәксең, йә гел карадан гына киенәчәксең”, – дигән ул аңа.

 

Баштарак, танышып, очрашып йөргән мәлләрдә, әлбәттә инде, барысы да әкияттәгечә булган. Төскә-биткә чибәр Йохсын юл чатында кул күтәреп, машина туктатырга ниятләп торган кыз баланы кирәк җиренә алып барып куя. Соңрак акча урынына телефон номерын сорый. Ярлы гаиләдә үскән Гүзәл исә шәп иномаркалы Йохсынга шундук күз сала. Кинолардагыча, өлкән, тормышта үз урынын тапкан бай ир-атка кияүгә чыгу, бернигә дә зар-интизар булмыйча гына яшәү теләге көчле була анда. Йохсын кызга кыйммәтле бүләкләр ясый, рестораннарга йөртә. Кыскасы, барысы да кинодагыча килеп чыга. Әгәр икенче хатыным булырга риза булсаң, үзеңә аерым фатир да сатып алачакмын, дип вәгъдә бирә.

 

Гүзәлнең ата-анасы кат-кат кисәтә, кызны кире уйларга үгетлиләр. Ләкин күзе-башы тонган Гүзәл иргә ризалыгын бирә һәм, туганнары белән талашып булса да, яңа тормыш башларга хыяллана. Йохсын чыннан да бер бүлмәле фатир сатып ала. Яшь хатын баласын тапканчы башта шунда яши. Ләкин кызы Камилә туганнан соң аңа кинәт кенә хыялый болытлардан реаль җирлеккә төшәргә туры килә. Ике гаиләне тәэмин итү миңа авырга төшә дип, Йохсын Гүзәлне өлкән хатыны һәм балалары белән бергә яши торган ике бүлмәле фатирына күчәргә мәҗбүр итә. Менә монда яшь хатын чып-чын кайнап торган тормышка килеп эләгә.

 

Өлкән хатын каенана ролендә монда. Гүзәл, авыз ачып, бу өйдә бернигә дә хокук белдерә алмый. Аннан соң бер минут тик тора белмәгән балалар артыннан күз-колак булу да Гүзәл җилкәсенә йөкләнә. Ир белән йоклауны чиратка куялар. Зал ягында яшәүче Йохсын хатыннарны үзе теләгән чакта чакыртып ала икән. Өйдәге калган барлык кешеләр дә йокы бүлмәсендә көн күрә.

 

Таҗикларның үз гореф-гадәтләре. “Алар ислам динен тотсалар да, дин кануннары безнекенә охшамаган”, – ди Гүзәл. Мисал өчен, өлкән хатын, тубыктан итәк киеп, башына яулык ябып йөрсә дә, намазны пәнҗешәмбе көннәрендә генә укый икән. Йохсын намаз укымый. Тәмәкесен дә тарта, аракысын да эчә. Ләкин бер елда да уразасын калдырмый икән. Өйдә тавыш күтәреп сүз әйтергә җөрьәт итүчене Йохсынның каты йодрыгы көтә. “Күршеләр белән мөлаем сөйләшегез, өйдәгене тышка чыгармагыз”, – дип кисәтеп кенә тора икән. Гаиләдәге ике олы кызның берсе дә мәктәптә укымаган. 16 яшенә җитүләре белән аларның һәркайсын бер язмыш көтә: базарда сату итәчәкләр һәм аталары сайлаган кешегә кияүгә чыгачаклар. (Узган ел олы кызны шул рәвешле кияүгә бирделәр. Кияү кеше Йохсынның үз милләтенә охшап тора. Алар хәзер Гүзәлгә дип алынган фатирда көн күрә.)

 

– Бүгенгесе аңлашыла әле, – ди Гүзәл. – Тик менә тора-бара нәрсәләр булыр, шунысы куркыта. Сизеп торам: Йохсын Казанга гомерлеккә килмәгән. Ул үзенең туган ягында ике катлы йорт төзетте. Акчаның да һәр тиене исәптә: җыя ул аны. Биредә әле мин үз җиремдә, үз халкым белән яшәсәм, анда китәргә туры килсә, йөрәк әрнүләремне ничек басармын, – дип кайгыра яшь хатын.

 

Алда үзен ни көтәсен беркем дә фаразлый алмый. Юкса язмыш дигәннәре бөтенләй дә уйдырма гына булыр иде. Шулай да ул язмышны Аллаһы Тәгалә язамы, әллә соң эш-гамәлләре белән адәм баласы үзе төзиме?..


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 109-110 | 29.05.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»