поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
28.05.2010 Милләт

БОЛГАРДА ЯШЬЛӘР ҖЫЕНЫ

Элекке Президентыбызны искә алсалар, Болгар җире күз алдына килеп баса. Яңарган, матурайган, төзекләндерелгән сурәттә. Болгарда булачак “игенчеләр авылы”, төгәлрәге, икмәк музее да томан артында гына шәйләнгән кебек.

Димәк, безне кул тимәгән тарих көтә. 19 июньдә анда елдагыча зур җыен булачак. Алданрак исә яшьләр барып кайтырга ниятли. Анысы да инде егерме ел элек салынган традиция буенча. 29 май төнендә, 30 май көнне Болгарда татар-мөселман яшьләре җыены булачак. Борынгы мәчет, мәдрәсә, казыят (суд) хәрәбәләре, музей белән дә танышырга, мәгънәле итеп ял итәргә мөмкин булачак. Мөселман яшьләре еш кына яңа танышлар таба алмауга, гаилә төзү мөмкинлекләре чикләнгән булуга зарлана. Әлеге җыен дуслар, танышлар табу, туйганчы аралашу өчен дә бер мөмкинлек ләбаса.

 

Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Болгарга җыенучы яшьләргә рус мөселманнарыннан кисәтүләр ява. “Руслан Абу Ибраһим” исемле рустелле “остаз” бу нисбәттән хәтта утызга якын мини-вәгазьне интернетка урнаштырган. Ул “брат”ларын ата-бабаларга кирәгеннән артык табынудан, археологик казынулардан, каберләрдә дога кылудан, ирләр белән хатыннарны бергә сәфәр чыгудан тыйган. Соңгысы менә начар булмас иде. Тик яшьләргә ике аерым автобусны кем бирсен?

 

Җыенны оештыручы – “Шәрык” клубы. Шулай ук Буа, Бөгелмә, Саба, Балтач, Яр Чаллы, Уфа, Мәскәү яшьләре дә җыенга теләктәшлек белдергән. Димәк, 29ы көнне кем җәяүләп, кем атта, кем машинада халык шул якка агылачак. Атта дигәч, көлемсерәп куйгансыздыр, ләкин бу сүздә дә хаклык бар. Шул атта утырып барырга калмагаек.

 

Болгарга сәфәр чыгарга җыенган яшьләр башта метеор белән барырга хыялланган. Тик моның өчен бер тәүлекле сәфәргә сәгатенә унбер мең сум чыгарып салырга кирәк икән. Шул ук вакытта 29 майда Казаннан бер олау язучы, үзен зыялы санаучы халык автобус белән Самарада сабан туенда кәеф-сафа корып, ял итеп ятачак. “Шәрык” та инвалид яшьләр һәм студентларны Болгарга алып бару өчен бушлай яки арзанга автобус сораган. Президент аппаратына да, хәтта Болгарны торгызучы “Яңарыш” фондына да хат юллаган алар. Нәтиҗәме? Туристлык фирмаларыннан автобус арендаларга тәкъдим ителгән. Салым акчасына исә Болгарга башкалар юл тотар. Әйтик, 19 июньдә “картлар” җыенына Казаннан бушлай автобуслар кузгалачак. Аларга мохтаҗлар яки фәкыйрьләр утырачагына шикләнәм. Кемнәр сәяхәт итеп кайтыр икән? Елдагыча бушка йөрергә күнеккән әрсезләр, ыбыр-чыбыр түрәләрнең әшнәсе, әлбәттә.

 

Шушы язмамны әзерләп утырганда гына телефоныма Самат исемле инвалид егет шалтыратып, Болгарга барасы килүен хәбәр итте. “Өлкәннәр янында нишләп йөрим, сез, яшьләр белән ял итеп кайтасым килә. 19 июньдә халык күп булачак, арырмын дип куркам”, – диде ул.


Илдинә ЯДКӘРОВА
Безнең гәҗит
№ |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»