поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.09.2019 Авыл

Булмый инде булмагач, Сабаларда тумагач

Җәй – сәяхәтләр чоры. Без дә гаиләбез белән май-июнь айларында ук планлаштырылган сәяхәткә август башларында гына чыгып китәргә мөмкин булды. Исәбебез, Буа якларын, Зөя буйларын, урманнарын, кырларын әйләнеп, туганнар, дуслар, танышлар белән күрешеп, аралашып кайту.

Юлга чыгып китәр алдыннан гына «Безнең гәҗит»нең 2нче августта чыккан 31нче санын китереп җиткерделәр. «БГ» журналисты Айгөл Закированың шушы санда басылган «Сабадагы «15 сантиметрлы үлән» законы: халык өченме, халыкка каршымы?» дигән мәкаләсе миндә зур кызыксыну уятты. Бигрәк туры килде бит, әй. Мин Буа төбәгенә кайтам, унлап авылда булам. Чагыштырып карар өчен менә дигән җай чыкты. Һәм мин бу форсаттан файдаланып калырга булдым. Билгеле инде, Сабадагы кебек, кулыма линейка тотып, үләннәрне үлчәп йөрмәдем йөрүен. Ләкин авыл урамнарына бер күз төшереп алуың да җитә, монда бик зур проблемалар барын аңлыйсың. Дөресен генә әйткәндә, урамнарны чүп үләннәр басуы, куаклар, бигрәк тә өрәңге, тал агачларының урман кебек, буш җирләрне баса баруы зур афәткә әйләнеп килә. Бу афәтне әби-бабайларга штраф сугып кына җиңеп булмасы көн кебек ачык.
 
Авыл урамнары бушап калган, терлек-туар юк, көтү чыкмый. Рәттән унар йорт буш тора. Монда кемгә үлән чаптырасы да, кемгә штраф саласы? Без булган, күреп чыккан һәр авылда да шушы күренеш. Мәктәпләр ябыла, укырга балалар юк. Буа районының 1916нчы елны – патша заманында, сугыш вакытында ачылып, йөз ел буена эшләгән атаклы Кильдураз урта мәктәбен дә тугыз еллыкка калдырырга җыеналар икән. Түрәләрнең җавап кыска – акча юк. Ник булмасын?! Акча бар. Африкадан килеп, 20 миллион долларга уйнаучы бер спортчыны гына киметергә кирәк. Татарстанның 60 төбәгенә 20 миллион сум акча бүленер иде. Бу акча районның чүп үләннәрен чаптырып, куакларын кистереп чистартырга җитәр иде. Теләсәң, «резервтагы» акчаларны бик ансат табып булыр иде.
 
Ләкин минем төп әйтер сүзем башка әле. Сүз башында телгә алган мәкаләдәге Саба районының башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймовның Айгөл Закировага биргән интервьюсын укыгач, миндә бер-ике сорау туды. Мин үземчә, аның сүзләреннән мантыйк эзләп маташтым, – анда бернинди мантыйк юк, аның бер әйткән сүзе икенчесенә каршы килә. Дәлилләр кирәкме – рәхим итегез!
 
Равил әфәнде әйтүенчә, Сабадагы бу гамәлләр барысы да халык өчен, матурлык, гүзәллек өчен эшләнә. Дөрес, матурлык та кирәк, тәртип тә кирәк анысы. Ләкин бу эшләрнең күбесе күз буяр өчен, «глава» каршында исәп-хисап тотар өчен генә эшләнә кебек. Буш йортлар каршысын, муниципаль җирлекләрен кем чабарга, ә инвалид әби-бабайлар нишләргә тиеш?
 
Равил Гасыймов: «Штраф салып, халыкны тәрбиялибез», – ди. Ләкин алдан кисәтүләрсез. Кануннар рөхсәт итә икән. Кызык. Игълан юк, белдерү эленмәгән, ә штраф салына. Шул ук вакытта әйтеп куя: «Булды шундый очраклар да, ялгыз карчыкның өе каршысында үлән үскән, нишләргә? «Егетләр, монда бернинди дә искәрмә була алмый. Әбигә протокол төзегез, акчасын үзем түлим», – дим». Ай-һай, әфәндем, кем үз кесәсеннән 2 мең сум штраф акчасы чыгарып бирер икән?! Бу – беренчедән. Икенчедән, әби бит «тәрбияләнми» калды, штраф түләмәгәч. Өченчедән, Саба районында әбиләр бит йөзләгән. Алар белән нишләргә? Дүртенчедән, үз кесәңнән чыгарып түләгән ул 2 меңгә шул үләнне чаптырып атып булмый иде микәнни? Үлән бит барыбер чабылмыйча калды. Бишенчедән, ул протокол нәрсә өчен төзелде? Глава алдында хисап бирер өченме? Кайда монда мантыйк? Менә шулай, җәмәгать! Вак-төяк түрәләр – главаны, главалар – губернаторларны, ә тегеләре Путинны алдап утыралар. Күптән түгел булып узган «веерное отключение» аркасында Себердә, Тын океанга кадәрге 4 регион утсыз калды. Шул исәптән «Восточный» космодромы да. Бернинди атом бомбасы да кирәкми икән ләбаса. Путинның кат-кат сорау бирүенә карамастан, бер генә җирле җитәкче дә төгәл җавап бирә алмады.
 
Ә монда 20 сантиметрлы линейка белән үлән үлчәп йөриләр. Шул кара линейка белән берәүләрнең маңгаена берәрне чиерттереп аласы иде бит, ярамый. Террорчылар рәтенә бастырып куярга мөмкиннәр, Аллам сакласын! Бу хәтле дә үз халкын яратмаган, дошман күргән түрәләр тагын кайда бар икән? Юктыр. Ишеткәнем дә, укыганым да юк. Сез башта шул ялгыз яшәүче әби-бабайларга кешечә яшәргә шартлар тудырыгыз. 7-8 мең сум акчасыннан утка, газга, суга түләгәч, калган 3-4 меңенә үлән чаптырсынмы, штраф түләсенме? Штраф түләсәләр дә, алар үзләре чаба алмый бит, яллап чаптырырга кирәк. Гомер буе эшләп, күбесе гарип калып, шушы җирдә җан асраган өчен, бугазларыннан буып, үлемтеккә дип җыйган соңгы акчасын тартып аласыз.
 
Хәзер хакимият штатында яңа бүлекләр ачыла башлаган. Шул бүлектәге үгез кебек таза ир-атлар шәһәр урамнарында вак-төяк сатучы әбиләрне куып таратып, штраф сугып йөриләр. Менә кемнәргә тоттырырга кирәк ул чалгыларны. Авылларга кадәр барасы да юк, монда шәһәр урамнарында да үләннең кеше биеклеге булып үсеп утырган урыннары бар. Сабадан Альбина исемле инспектор ханымны, кулына 20 сантиметрлы линейка тоттырып, Казан урамнарына эш сәфәренә җибәреп алу бик урынлы булыр иде дә бит. Тәҗрибә уртаклашырга дигән сылтау белән. Бюджетка күпме штраф акчасы керер иде.
 
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
 
Казан – Буа, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.09.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»