поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
28.05.2010 Җәмгыять

АНАЛАРНЫҢ ДА БУЛА ТӨРЛЕСЕ

Ни булды соң бу дөньяларга? Бу аналарга ни булды соң? Сәрхүш хатыннарның яңа туган нарасыйларын ташлап, эчеп йөрүләре, ирләрнең исерек баш машинага утырып китеп, авария ясаулары һәм нәтиҗәдә ничәмә баланы ятим итүләре турында ишетәм дә, йөрәгем кысып-кысып куя. Ирексездән сугыш еллары искә килеп төшә. Әниләребезнең алай кыланганнарын күргәнебез булмады безнең. Киресенчә, ирләре биш-алты бала белән калдырып сугышка киткәч, ачлык-ялангачлыктан балаларын саклап, авызларыннан өзеп бирә, яхшыга дип саклаган күлмәкләреннән кием тегеп кидерә иде бит алар.

Ә хәзер менә кайберәүләренең оныклары ятим үсәләр, чөнки аларның әниләре тайгак юлны сайлап, балаларын ташлап киткән. Ул сабыйларның күбесе балалар йортларында үсәргә мәҗбүр. Тик аннан чыккан бала киләчәктә кем буласын Аллаһы Тәгалә үзе генә белә шул. Ә менә хөкүмәтебез андыйларны асрамага биреп, гаиләдә тәрбияләү өчен акча тота башлагач, хәл яхшыга үзгәрә кебек. Бу бик тә дөрес сәясәт. Гаиләдә тәрбия алган балалар эш белеп, туганнар арасында гына була торган мөнәсәбәтләрне сеңдереп үсәләр.

 

Менә безнең Камышлы районындагы Иске Ярмәк муниципаль поселениесендә дә асрамага алынган балалар саны көннән-көн ишәя барып, 67 гә җитте инде. Әле бит берне-икене генә түгел, өчне-дүртне алып карыйлар. Мәсәлән, Яңа Ярмәк авылы кешеләре Эдуард һәм Рузалия Зәйдуллиннарда – дүрт, Чулпанда яшәүче Саҗит һәм Сәрия Минебаевларда – дүрт, Искеярмәклеләр Ринат һәм Рәмзия Мөхгалимовларда – дүрт, Филат һәм Алия Сираҗевларда – өч, Фәһим һәм Минсылу Шәфиковларда өч бала тәрбияләнә...

 

2004 елның җәендә мин туып-үскән авылдан бер укучым шалтыратты. Укучы дип инде, хәзер ул үзе дә дүрт онык әбисе икән. Шул оныкларының әнисен, шешә белән дус булганы өчен, ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр һәм балаларын приютка алып киткәннәр. Әби кеше, үзе исән чакта, оныкларын приютта калдырмый, билгеле. Тик исәнлеге начар булу сәбәпле балаларның кечерәкләрен аңа бирмәгәннәр, 14 яшьлек олы оныгы Алинаны гына алып кала алган. Ничәмә еллар буе шушы балалар өчен янып йөргән йөрәге бүген булмаса иртәгә туктыйсын аңлап, ул балаларны урнаштырып калдыру юлын эзли башлый. Әби район социаль бүлегенә мөрәҗәгать итә, һәм аңа өч бертуганны алып карарга Иске Ярмәк авылы кешеләре риза икәнлеген хәбәр итәләр. Шуннан соң ул миңа шалтыратып, Шәфиковларның ниндирәк кеше икәнлекләрен сорашырга тотынды.

 

Үзләренең өч балаларын тәртипле итеп үстереп, укытып чыгарган кешеләр турында ни әйтеп була соң? “Менә дигән гаилә, синең оныкларны асрамага алсалар, алар бик бәхетле булып үсәрләр”, – дип, әбинең күңеленә өмет салдым мин. Шуннан озак та үтмәде, күп нужа күргән өч бала - Эльмир, Эльмира һәм Рузилне әбиләре Иске Ярмәккә кадәр озата килде. Өйнең бусагасын атлап керү белән холыклы, ачык йөзле, йомшак сүзле хуҗабикә Минсылуны, елмаеп кына торучы тормыш иптәше Фәһимне күреп алгач, оныкларын ышанычлы кулга тапшыруына сөенде карчык. Шул көннән соң озак та тормый бакый дөньяга күчте ул...

 

Шәфиковларның әле унынчы классны гына тәмамлап килүче кызлары Юлия балалар килгән көнне чыр-чу белән тулган өйгә килеп керү белән: “Әй, өебез ямьләнеп китте бит!” – дип әйткән булган. Һәм шул ямь әлеге көнгәчә саклана биредә.

 

Мин дә үземне бу балаларның хәлен белеп торырга хокуклы дип саныйм, чөнки аларның биредә яши башлауларына мин дә сәбәпче булдым бит. Шулай беркөнне тагын үзләренә сугылдым. Беренче булып мәктәптән дүртенче класста укучы Рузил кайтып керде. Ашап эчкәч, дәресләрен хәзерләргә утырды. Мин көндәлегенә күз салдым. "Өчле-дүртле" билгеләре арасында бишлеләре дә күренгәли. Рузил бер дә кайгырмыйча: “Чирек тәмамланганчы төзәтәм мин өчлеләрне!”, – диде дә, чаңгыларын эләктереп, Юкәле тауга таба юнәлде. Ә Фәһим Рузилнең аңа бозаулар карарга ярдәм итүе, җәен каз бәбкәләрен көтәргә яратуы, милиционер булырга хыяллануы турында да сөйләп утырган арада Эльмира мәктәптән кайтып җитте. Ул да тиз-тиз генә өй эшләрен эшләде дә яңадан мәктәпкә репетициягә торып йөгерде. Ә Эльмирны күрергә насыйп булмады миңа. Ул бит инде Самарада машина төзүчеләр техникумының икенче курсында укып йөри. Малай тулай торакта яши, шунда ук Шәфиковларның олы уллары Илдар да гаиләсе белән тора. Алар Эльмирга күз-колак. Авылга да бергә кайталар, бергә китәләр, ашаулары да бергә уза шунда. Менә шулай яшәп яталар Шәфиковлар гаиләсе.

 

Безнең авылда бала алып тәрбияләү традициясенең сере бар. Сугыш вакытында Орел җирләреннән балалар йортын Самара өлкәсенә күчерергә ниятләгәч, җитәкчеләр Иске Ярмәк авылын сайлап алганнар. 1943 елның августында авыл халкы җыелып, ятим балаларны иске мәдрәсә бинасына кабул иткән. Шул көннән башлап татар авылының тормышы кинәт үзгәрә. Колхозчы хезмәтенә тәрбияче, повар, нянечка, медсестра кебек профессияләр дә килеп кушыла. Рус балалары татар тәрбиячеләре белән бергәләп сугыш елларын кичерәләр. Аннан соң да әле егерме ел чамасы шул балалар йорты безнең авылда эшләп, алтмышынчы еллар башында гына күчеп китте. Ни хикмәт, анда тәрбияләнгән балалар эзсез югалмады. Күп еллар авыл Советына алардан рәхмәт хатлары килеп торды, кайберәүләре авылыбызны сагынып килеп тә чыккаладылар...

 

Шул елларда ярмәклеләрдә уянган ярдәмләшү хисе әле дә тишеп чыккалый. Мәсәлән, 70нче еллар азагында Самараның икенче санлы балалар йортыннан җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйләп җибәрүне үтенеп хат килеп төшкән иде. Мин ул вакытта мәктәп директоры булып эшли идем әле. Колхоз рәисе Эдуард Ганиев (мәрхүм инде) хатны миңа биргәч, без укытучылар белән киңәшләштек тә, хәбәрне ата-аналарга җиткерергә булдык. Җыелышта елап алучылар да, сугыш елларын искә төшереп утыручылар да булды. Шулай итеп ата-аналар өйдә, укучылар хезмәт дәресләрендә отрядлар арасында ярыша-ярыша оекбашлар бәйләргә керештеләр. Ә кышкы каникул вакытында Кыш бабай булып киенгән хезмәт укытучысы Флюра Галиәхмәтова белән мин икенче балалар йорты капкасын шакыдык...

 

Үз күзебез белән күреп кайткан ятим балаларны болай гына ташлый алмадык без. Флера ханым хезмәт укытучысы булып эшләгән чорда Кыш бабай булып ел саен Самараның икенче балалар йорты капкасын да, Камышлының махсус мәктәбе ишеген дә шакып, күчтәнәчләр китереп торды...

 

Менә шулай Иске Ярмәк авылы өлкәдәге башка авыллар арасында бала җанлы булуы белән танылды. Бар да яхшы кебек. Тик менә бер сорау гына борчый барыбызны да: ул балаларның ата-аналары исән бит. Балаларын килеп күрәселәре генә дә килми микәнни?

 

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

 

 

Ирле-хатынлы Минсылу (сулда) һәм Фәһим (уңда) ШӘФИКОВЛАР, Фәһимнең әнисе Мәсгүдә апа һәм аларның асрауга алган балалары Рузил, Эльмир, Эльмира (гаилә альбомыннан).


Сәхия ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»