поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.09.2019 Авыл

Чувашиянең үрнәк татар авылларына сәяхәт: Урмай, Тукай, Озын Куак, Шыгырдан (ФОТО)

18 сентябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты татар газета-журналларының баш мөхәррирләре өчен Чувашия якларындагы татар авылларына кызыклы пресс-тур оештырды. Сәяхәтне конгрессның матбугат белән эшләү бүлеге башлыгы Гөлназ Шәйхи җитәкләде. “Татар-информ”, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Ялкын” һәм “Сабантуй”, “Сөмебикә” журналы, “Дөнья” студиясе җитәкчеләре арасында “Матбугат.ру” вәкиле дә бар иде. Безнең репортаж:

01. Казан журналистлары төялгән микроавтобусны Урмай авылы башында бәйрәмчә җыр-бию белән каршы алдылар.
 
02. Каләм ияләре тәкъдим ителгән тәмле ипидән авыз итте.
 
03. Каршы алучылар хәтта Илназ Фазуллинны биетә алды. Илназ әфәнде “Ялкын” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире.
 
04. Журналистларны Урмай авылы башында каршы алсалар да, экскурсиянең беренче авылы – Тукай. Ә Урмайга без әле кире әйләнеп кайтырбыз, ике авыл арасы 2-3 чакрым гына.
 
05. Тукай авылында Мәхәллә йорты бар. Авыл халкы аны 5 ел элек үз көче белән төзегән. Монда мәдрәсә эшли, авылның әбиләре дә шушында очраша, дини мәҗлесләр үткәрү мөмкинлеге бар.
 
06. Җирле үзидарә, мәктәп, мәчет, мәхәллә - нинди генә оешма булмасын, аның җитәкчеләре монда үзара килешеп, бердәм булып эшли. Әлеге очрашу вакытында да күренде бу.
 
07. Авыл халкының бердәм булуының төрле мисаллары китерелде. Әйтик, моннан берничә ел элек авылда берьюлы 3 йорт янган. Авыл халкы өмә ясап бер ай дигәндә бу хуҗалыкларның һәркайсын яңадан эшләп чыккан.
 
08. Ак әбиләр. Фотога аларның биштән бере генә сыйгандыр. Очрашуга бик күп әбиләр җыелган иде. Мәхәлләдәгеләр әйтүенчә, әлеге әбиләр бу йортның җаны. Балалар да күп авылда. 2 садик эшли. 318 бала мәктәптә укый.
 
09. Мәхәллә йортының хуҗасы Наил хәзрәт кызыклы күп әйбер сөйләде. Әйтик, моннан берничә еллар элек әлеге авылның җирләрен башка кешеләр алырга ниятләгән. Бу безнең бабайлар җире дип авыл халкы аларны саклап кала алган. Күмәк җыелып киңәшләшкәннән соң юридик яктан әлеге җирләрне мәчет (мәхәллә) исеменә яздыртканнар.
 
10. Киләсе тукталыш – Урмай. Чувашиядәге татарларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов авылы (фотода – уртада). Сүз уңаеннан, Фәрит әфәнде юл чатында гармуннар белән безне каршы алганнан алып, кул болгап озатып куюга хәтле безнең белән булды. “Көнегез узды инде бүген безнең белән, Фәрит абый” дигәч “Көне түгел, гомере узды инде аның безнең белән” дип өстәде Гөлназ Шәйхи. 1 ноябрь көнне Фәрит Гыйбатдиновка 60 яшь тулачак. Бәйрәм уңаеннан ул Казанның Филармония залында концерт та “оештырма кели”.
 
11. Урмайдагы очрашу җыр-моңга бай булды. Татарларның фольклоры, тарих турында да сөйләштек. “Татарда барабан булмаган диләр миңа, - дип аптырый Фәрит әфәнде, - Ничек булмасын инде! Дәүләте булган татарның ничек барабаны булмасын?!” Баксаң, әлеге җирләрдә күпер салу белән шөгыльләнгәннәр элек. Һәм субай сукканда ритм биреп торыр өчен барабан кулланганнар.
 
12. Таныш булыгыз – Фәрит Гыйбатдиновның “тёщасы”. Туку станогы артында. “Теща турында никадәр мәгънәсез шаярулар бар, берсе дә тормышка туры килми”, - ди кияү.
 
13. Фәрит әфәнде әйтүенчә, балалар бу якларда татарча сөйләшә. Әмма киләчәккә өметләр бик якты түгел ди. Чөнки, сизә, интернет-гаджетлар аша балалар бу якларда да рус теленә авыша бара.
 
14. Урмайда 3200дән артык кеше яши. Мең хуҗалык. Өч мәчет бар.
 
15. Авыл клубында кечкенә генә музей да бар.
 
16. Фәрит Гыйбатдинов журналистларны үзе пешергән плау белән сыйлады. Һәр якта аш-су белән бәйле ниндидер йола-тәртип бар. Чувашия якларында шунысына игътибар иттек: мәҗлестә һәрвакыт башта чәй чыга. Аннары гына салатлар, ашлар.
 
17. Киләсе авыл – Озын Куак. Русчасы – Долгий Остров. Монда яшәүче 900 кешенең 90ны эшмәкәр. Авыл Чебоксар һәм Ульянны тоташтыручы олы юл буенда урнашкан. Беренче йорт – танылган эшмәкәр Рәшит Сәнҗәповныкы.
 
18. Монда безне мәктәпкә алып килделәр.
 
19. Директор каршы алды.
 
20. Мәктәптә укучылар гына түгел, укытучылар да бердәм формадан. Уку йортына килеп керешкә алар миңа стюардессаларны хәтерләтте. Бик күркәм.
 
21. Татар теле дәресе бара.
 
22. Кул күтәрүче балалар – чуаш милләтеннән. Әмма алар да татарча өйрәнә. Монда 5 тел өйрәнәбез диде укытучы апа: рус, татар, чуаш, инглиз һәм француз телләре. “Алтынчысы – мишәрцә татар теле” дип өстәде Фәрит Гыйбатдинов.
 
23. Бу фотога карагыз да, әйтегез, без кайсы авылда?
 
24. Әйе, Шыгырдан. Монда безне чәк-чәк белән каршы алдылар.
 
25. Мәктәп балалары биеп тә күрсәтте.
 
26. Кайсы мәктәптә булмыйк, төп проблема – татар әсбаплары булмау.
 
27. Мәктәп музее белән танышу.
 
28. Исәнмесез.
 
29. Казан журналистлары белән очрашуга Батыр районы башлыгы Селиванов Рудольф Васильевич та килгән иде (фотода – уңнан өченче). Ул чуаш, мордва һәм татарларның районда дус булып яшәүләре турында сөйләде.
 
30. Шыгырдан иң зур татар авылларының берсе. Авыл җирлегендә 6250 кеше яши. 2102 хуҗалык. Шушы авыл кергән Батыр районында меңнән артык эшмәкәр исәпләнә. Шыгырданда гына да 8 мәчет бар. Ике мәктәптә 640 бала укый. Демографик күрсәткечләр артуга бара. Ягъни, ел саен туучылар саны үлүчеләр саныннан зуррак. Ел саен авылда 100гә якын бала туа. Яшьләр авылдан китми. Яңа йортлар салу өчен шушы арада 500гә якын яңа җир мәйданчыклары бүлеп бирелгән.
 
31. Бурадан салынган мәчет белән танышу.
 
32. Һәм шул мәчет янәшәсендәге кунак йорты.
 
33. Миндания исемендәге кунак йорты.
 
34. Казаннан килгән журналистларны Чувашиядәге татар авыллары белән таныштыруда зур ярдәмен шулай ук Чувашия Диния нәзарәте җитәкчесе Мансур хәзрәт Хәйбуллов күрсәтте. Мансур хәзрәт әйтүенчә, бу төбәктә дин әһелләре дин өлкәсе белән генә чикләнеп калмыйча, иҗтимагый тормышта актив катнаша. Мөфтияткә быел 25 ел икән.
 
35. Урмай, Тукай, Озын Куак, Шыгырдан, гомумән Чуашиядәге татар авыллары үзләренең мәһабәт йортлары белән аерылып тора. Күршеләр бер-берсе белән ярышып яши кебек. “Йорт төзисең икән, ул күршеңнекеннән бер кирпечкә биегрәк булырга тиеш”, диде бер кеше. Әлеге фототезмәдә Шыгырдан белән саубуллашканда автобус тәрәзәсеннән төшереп өлгергән кайбер йортлар.
 
 

 


Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 19.09.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»