|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2019 Фаҗига
Әтисенең саксызлыгы аркасында күпбалалы гаиләдә сабый һәлак булаМәскәүдә күпбалалы гаиләдә әтисенең саксызлыгы аркасында бала ваннада батып үлә. Фаҗига балаларның әниләре табибка киткән арада була. Өенә кайтышлый кибеткә кергән хатын-кызга ире төпчек улларнының ваннада тончыгып үлүе хакында шалтыратып әйтә. Әти кеше сөйләвенчә, ул баланы буш ваннага утыртып, бер үзен генә калдыра. Су агызган арада ул икенче бүләмәгә чыга. Бала янына әйләнеп килгәндә сабый инде батып үлгән була.
Беренче медицина ярдәме күрсәтүгә карамастан, ашыгыч ярдәм килгәнче сабыйның гомере өзелә. Малайга бер яшь тә тулмаган була.
Гаиләдә барлыгы алты бала тәрбияләнә. Күршеләре бу гаиләне бары тик уңай яктан гына телгә алалар, дип яза РенТВ.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|