|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2010 Мәдәният
ЛЕГЕНДАТАССРның халык артисты Усман Гафият улы Әлмиев 1915 елда Яшел Үзән районының Акъегет авылында туган. 1938-1958 елларда Татар опера һәм балет театрында, 1958-1968 елларда Татар дәүләт филармониясендә солист. Хатыны Разия Фәйзуллина татарның беренче флейтачысы булган. Улы Надир Әлмиев – танылган рәссам. Татар опера театрыбыз күптән булмаса да, безнең опера сәхнәсен тота алырдай җырчыларыбыз булган һәм бар, Аллага шөкер, алар исән-сау. Ә алар булганда, димәк, хәтер исән, шушы хәтер үз милли операбызның киләчәгенә ниндидер өметне саклый…
Татар милли операсы легендасы Усман Әлмиевны җомга көннәрендә Актерлар йортында очратырга мөмкин. Бирегә гомерләрен сәнгатькә багышлаган шәхесләр – ветеран актерлар җыела. Усман Әлмиев – Татарстан Актерлар берлегенең сәхнә ветераннары советы рәисе. Әнә, ул язгы гөрләвекләр аша җайлы гына атлап бинага үтә, китапханәгә кереп өс киемен сала. Биредә «егетне» гүзәл ханымнар көтә…
Ә мин Усман ага йөзенә вакыт салган җыерчыкларны күңелемнән генә «тигезлим» дә, күз алдыма сугыш елларында патриотик җырлар җырлаучы япь-яшь егет килеп баса.
«…Миңа да сугышка китәргә диделәр. Китәм дип җыенып җыелу пунктына килгәч, кире кайтардылар, – дип сөйли Усман ага. – Калган артистлар белән яңа спектакльләр әзерләргә, репетицияләр ясарга керештек. Урыс бригадасы белән станциядән-станциягә йөреп, сугышка китүчеләр һәм кайтучылар өчен концертлар куя идек. Госпитальләрдә ятканнарның палаталарына кереп тә җырлый идем. Гамир Насрый Җәүдәт Фәйзи көенә «Канга – кан, үлемгә – үлем» дигән патриотик җыр язды. Мин аны иртәнге алтыда радиога туры эфирга килеп җырлый идем. Бу җырны сугышның буеннан-буена да, сугыштан соң да җырларга туры килде. «Сугышчылар җыры», «Җиңеп кайт», «Шинель» кебек патриотик җырларны бөтен кеше җырлый алмый. Тавышлары туры килми…»
Әңгәмә үзеннән-үзе опера театрына күчә. Биредә Усман Әлмиев 20 ел иҗат иткән. Җырчының театр турында сөйләгәннәрен тыңлагач, баш аска иелә – сугыш елларында да татар опералары чыгара алган, «Башмагым»ны көнгә өчәр тапкыр куйган милли опера театрыбызны саклап кала алмавыбыз өчен оят булып китә. «...1938 елда без Мәскәүдән Опера студиясен тәмамлап, Татар опера театры ачар өчен Казанга кайттык… 1939 елда «Качкын» операсы белән Татар дәүләт опера театры ачылды… 1940 елда Мансур Мозаффаровның «Галиябану» операсы сәхнәгә куелды. Мин Бәдри, шулай ук, Хәлил ролләрен уйнадым. 1941 елда театр ябылганчы «Алтынчәч» операсын халыкка күрсәтеп өлгереп кала алдык. Сугыш башланды. Театрга эвакуацияләнүчеләрне урнаштыргач, безне Академия театры белән куштылар. Мәскәүне алалмыйча фашистлар чигенгәч кенә, 1942 елны театр кабат ачылды. «Башмагым»ны яза башлаган Җәүдәт Фәйзине Чәчкапка (Кайбыч районы) окоп казырга җибәргәннәр иде. Мин төрле органнарга йөреп, аны операны язып бетерергә кайтарта алдым. 1942 елның язында театрда «Башмагым» куела башлады. Ул бик тиз популярлашты… Сугыш бетәр алдыннан без «Шагыйрь» (Н.Җиһанов, Ә. Фәйзи) исемле опера әзерли башладык. Ул 1947 елны чыкты. Миңа анда Муса Җәлилне уйнарга туры килде».
Усман ага хәтеренә тирән уелган мизгелләрне әнә шулай конспект рәвешендә генә сөйли. Әйтерсең лә ул опералар бер мәшәкатьсез куелган да, арияләр җиңел генә бирелгән. Хәер, Усман Әлмиевнең «Еллар һәм җырлар» китабына күз салсаң, һәр замандагы, кебек ул чорның да үз кыенлыклары һәм хәтта үз интригалары булганлыгын аңлыйсың.
– Усман ага, Опера театры үз ветераннарын искә аламы соң?
– Опера театры юк бит ул. Безне Филармония искә ала…
Усман ага әнә шулай чәчәкләми-чукламыйча, бизәмичә генә сөйли. Мин үземне тере легендага якынайтырга теләп, уйлап куям: «Безнең як кешесе бит! Сөйләшүе дә безнеңчә!» Усман аганың сүзләре аша Җәлилләр, Сәйдәшләр «җанлана»: «Сәйдәш исән чакта «Наемщик» операсында Батырҗан ариясен җырладым. Мәскәүдә укыганда Җәлилләргә барып йөри идем», –дип сөйли ул.
Усман Әлмиевне очрашуларга еш чакыралар. Бара ул. Сөйли. Җырлый. Музейларга китабын һәм истәлекле афишаларын бүләк итә. Аның шәхси архивыннан күчкән экспонатлар Муса Җәлилнең музей-фатирында, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музеенда, һәм, әлбәттә, туган авылындагы үз музеенда саклана.
Усман Әлмиев турында матбугатта язылганнарны караштыргалап чыктым. Нигә бөтенесе аның озын гомерле булуына гаҗәпләнә соң әле? Ходай адәм баласын бу якты дөньяга матур итеп озак яшәсен, гомерне әрәм-шәрәм итмәсен өчен яраткан ләбаса. Мең яшә, Усман ага! Мең яшә, легендар җырчыбыз!
Рузилә МӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|