поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
13.09.2019 Җәмгыять

"Берничә чуваш, мари да татарча сөйләшкәнгә ләббәйкә әйтеп кенә телне саклап калып булмый"

Телевизордан Разил Вәлиевнең туган телебезгә кагылышлы чыгышын тыңлаганда күзләрем яшьләнде. Әйе, Мәскәү бозы бик каты һәм нык, аны эретүләре, ай-һай...

Шулай да өметне өзәргә ярамый, тормыш ак һәм кара полосалардан тора инде ул, Китап караңгы көннәр килсә төшенкелеккә бирелмәскә, ак полосага кергәч, тәкәбберләнмәскә куша.
 
Мәктәп белән бәйле тормышымны мин завхоз буларак башладым. Беренче курстан соң шул мәктәпкә укытучы итеп алдылар. Программадан кала бернинди әсбап, материал, дәреслек юк иде. Кем ничек булдыра, шулай яза, әзерли. Аяз Гыйләҗевнең хатыны, татар теле укытучы Нәкыя апа бервакыт типографиядә эшләүче берәүгә зарлангач, ул: “И-и, Нәкыя апа, сез бит татар телен идән астында гына укытасыз, шулай гына дәвам итегез инде”, – дигән.
 
Мин үзем “дәреслек” таптым: һәр класска берәр “Ялкын” журналы белән “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”) газетасы яздырып ала башладым. “Ялкын”га язылу 2 сум 40 тиен иде, “Яшь ленинчы”га – 1 сум 8 тиен. Икесе бергә 3 сум 48 тиен, класстагы балалар санына бүлгәч, тиеннәр генә чыга. Ата-аналар моңа акчаны бик теләп бирәләр, журналларны, газеталарны каникулларда балаларга өләшә идем. Басмаларны башта укудан, аннан грамматиканы өйрәнү өчен файдаландым. Өлкәнрәк класс укучыларына өйләренә яздыртырга куша идем.
 
Берничә чуваш, мари да татарча сөйләшкәнгә ләббәйкә әйтеп кенә телне саклап калып булмый. Моның өчен милли әдәбият, мәдәният, көндәлек матбугат, радио, гореф-гадәтләр саклану-үтәлү кирәк. Бу исемлеккә телевидениене кертмәдем, алар бу юнәлештә эшне башлап җибәрделәр дип саныйм (“Шаян-шоу” тапшыруын күз алдында тотуым).
 
Руслар татарны алфавитлы иттек, дияргә яраталар, ә без турсайган булабыз. Чит телнең алфавитын тулысынча алып, койрыгына кайбер хәрефләрен генә таккан тагын берәр халык бар микән? Безнең әлифбада “къ”, “гъ” хәрефләренә урын юк, аларны өстәсәң, хәрефләр күбәя, имеш. Казахларда 43 хәреф, ничек сөйләшәләр, әлифбаларына барлык хәрефне керткәннәр.
 
Эшли башлаган елларында Фәрит Мөхәммәтшин: “Безгә яңаны төзергә түгел, искене ремонтларга, юлларны төзәтергә кирәк”, – дигән иде. Безгә дә әлифбаны төзәтүдән башларга кирәктер. Мәсәлән мин “в” хәрефен артык дип саныйм, бүтән халык “аул” дисә, бездә – “авыл”, ә без “аул”, “Әнүәр”, “сауыт” дип әйтә алмыйбызмы?
 
Каюм Насыйри: “Татар теле төзек кагыйдәле камил тел ул”, – дигән. Безнең сингорманизм законыбыз бар, шуңа гына таянасы, “ъ”, “ь” билгеләренең кирәге дә юк. Алынма сүзләр дә шушы законга яраклашырга, буйсынырга тиешле.
 
Сибгать, Тәлгать, сәгать сүзләренә нечкәлек билгесе куябыз, математик ысул белән болай да “а” хәрефе “ә”гә әйләнә бит инде, аны тагын нигә йомшартырга? Сибгат Хәким, Тәлгат Галиуллин үз исемнәрен нечкәлексез генә яздылар. Укучыларга: “Алар олы шәхесләр, белеп эшлиләр, ә сәгать сүзен кагыйдә буенча языгыз”, – дип өйрәтә идек. Сүзне кем әйтүе дә зур роль уйный. Мин: “Безнең татар язучылары, шагыйрьләре сугыштан кайта алмаган, әдәбиятыбыз язучыларсыз калган”, – дигәч, мәктәп директоры: “Кем әйтте?” – дип, көлеп кенә куйды. Ә инде мин алга таба укый, очрашуларга йөри башлагач, аңа Сибгат аганың: “Татар әдәбияты 95 процент язучысын югалтты, сугыштан соңгы әдәбият бары 5 процент кеше белән күтәрелде”, – дигән сүзләрен әйтеп бирдем. Шуннан директорбыз Лидия Исаева: “Ул әйтсә дөрес инде, шулайдыр, Хәким – олы шәхес”, – диде.
 
Татар телендә кушма сүзләр бар. “Ал” һәм “япкыч” сүзен кушып – “алъяпкыч”, “көн” белән “як” сүзләрен кушып “көньяк” ясалган. Монда “ъ”, “ь” билгеләре кирәкме соң? Бу бит сөтне суга куш, суны сөттән аерып ал кебек. Урысның “е”, “я” хәрефләре алдыннан шушы билгеләр куела дигән кагыйдәсе. “Көнчыгыш”, “көнбатыш”лар бик матур кушылып куйганнар бит.
 
Татар мәктәпләрендә рус теле укытучылар 15 процент өстәмә түләү алалар икән. Без дә рус балаларын татарча укыта башлагач, үзебезнең Фән һәм мәгариф министрлыгы, зур авырлыклар, күп каршылыклар үтеп, безне дә алар белән тигезләде. Моны Мәскәү түләде дип уйламыйм. Ике сәгатьне “идән өстендә”, икесен “идән астында” укытырлыгыбыз бар. Әлеге дә баягы авырлыгы укытучыларга төшә инде. Икесе расписаниедән тыш була. Без үткән юл инде, тәҗрибәбез бар.
 
11 классларда соңгы дәресләрне мин әңгәмә рәвешендә үткәрә идем. “Без татар теле дәресенә мәктәптән кайтып, ашап, уйнап, ял иткәннән соң гына килә идек, ник алай булды икән ул? – ди Гөлназ исемле элекке укучым. – Әни эштән кайтканда каршысына йөгереп барам, ул сумкасыннан тәмле әйбер алып бирә. Татар теле дәресенә бардыңмы дип сорый, бармаганымны белсә, тәмнүшкә бирми иде”. Бу укучылар башлангычта чакта татар теле йә дәресләргә кадәр яки алтынчы-җиденче дәрестән соң үткәрелә иде шул.
 
Христианнарның изге суга чумдырылганнары, чумдырылмаганнары бар. Ләкин чумдырылганнары үзләрен аерым милләт санамый бит. Милләт дингә карап түгел, телгә карап билгеләнә. 2020 елда халык санын исәпкә алачаклар. Керәшен кардәшләребез дә үзләренең татар икәнлекләрен онытмасыннар иде. Үзләрен болгар диючеләр Дунай буена барсын – болгарлар шунда. Идел Болгары ул данлы, шанлы тарихыбыз, ә дөньяда безне татар буларак беләләр, хөрмәт итәләр. Безнең бай мирасыбыз бар. Бердәм булу, ярдәмләшү, бүлгәләнмәү генә кирәк.
 
Гөлфирә ХӨСНЕТДИНОВА. Казан.
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.09.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»