поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.09.2019 Милләт

"Удмурт яна... Татарга да тия ялкыны" - Роберт Миңнуллин көн кадагына суккан шигырь язган

Татарстанның халык шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин Удмуртиядә булган тетәндергеч вакыйгага карата битараф кала алмаган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, әдип Туган теле хакына үзен-үзе яндырган удмурт галиме Альберт Разин рухына багышлап мондый юллар язган:

Удмурт яна мәйдан уртасында,
Дөрләп яна туган тел диеп...
Кайсы халыкка да тел газиз шул,
Кайсы халыкка да тел – бөек!

Яна Удмут, яна ялкынланып,
Удмурт Телен ялкын ялмаган.
Туйган, димәк, Удмут ялганнардан,
Башка чара, димәк, калмаган...

Удмурт Теле хәзер – ялкын теле,
Удмурт Теле хәзер – ут теле,
Ялкынланса гына яна шул ут,
Ялкынланса гына ут – тере...

Янып бетсә, ялкынланып бетсә,
Көлгә калса әгәр, тел – үле...
Бер милләт тә үз теләге белән,
Юк, теләми теле үлүне...

Удмурт яна! Удмурт Теле яна!
Ничек аңларга бу Януны?
Удмуртның бу әллә үлемеме?
Әллә инде бу – уянумы?

Бу - Удмуртның чарасызлыгыдыр.
Бу – Удмутның соңгы таләбе!
Уятырмы мәрткә киткәннәрне
Удмуртның бу соңгы гамәле?

Газиз теле өчен, халкы өчен
Утта янган Удмурт хаклымы?
Ә хакимнәр безне яклыймы соң?
Ә хакимнәр безнең яклымы?

Ник үләргә тиеш безнең телләр?
Ник бетәргә тиеш әле без?
Яшәү белән үлем арасында
Безнең телләр, безнең хәлебез!

Удмурт яна! Удмурт Теле яна...
Татарга да тия ялкыны...
Бу ялкын бит Россиядәге
Үлеп барган телләр салкыны...
 
Исегезгә төшерәбез, 10 сентябрьдә Ижауда Удмуртия парламенты каршында галим, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разин үз-үзенә ут төртте. Тәне 90 процентка янган галим соңрак алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә вафат булды.
Фото: соцчелтәрләрдән
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.09.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»