поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
11.09.2019 Шоу-бизнес

Нурзадә: Табиблар «Бөтенләй тавышсыз каласың килмәсә, эшеңне алмаштыр», диде

Тукай якташы булып дөньяга килгән кыз балачакта биюче булырга хыялланган. Шуңа күрә ул тәпи китү белән сәхнәгә менгән. Әнисе клубта эшләү сәбәпче булгандыр инде моңа. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Башта күбәләк кебек очып биегән, аннары инде бер менгән сәхнәдән төшәсе килмичә, сакау теле белән шигырьләр сөйләгән, үсә төшкәч, төрле спектакльләрдә дә уйнаган.

Арча районы Яңа Кенәр авылында бер генә бәйрәм дә аның катнашыннан башка гына узмаган.«Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара, дигәндәй, ул да остарган, хәтта Мәскәүгә барып ансамбльләре белән Бөтенроссия конкурсыннан лауреат исеме дә алып кайтканнар. Ләкин атаклы биючеләр, ансамбль солистлары, театр артистлары арасыннан эзләмәгез сез аны. Бездә бүген кунакта – халык күңеленә бормалы моңнары белән үтеп кергән, җырчы Нурзадә.
 
– Сәхнәгә шулай озак еллар «пропискада» булгач, тамашачы алдына чыгудан курыкмыйсыңдыр да, оялмыйсыңдыр да инде син.
– Сәхнә – тылсымлы җир. Анда бер менсәң, тиз генә төшерми инде ул сине. Оялам димим, ә менә дулкынлануым бар. «Тамашчының ышанычын аклый алырмынмы?» – дип борчылам.
 
– Сәхнә кешесе булгач, һөнәр сайлау да җайлы булгандыр?
– Алай димәс идем. Җырчы булуга мин урау юллар аша килдем. Мәктәпне уңышлы тәмамлагач та педагогия институтының чит телләр факультетына укырга кердем. Француз, инглиз телләрен өйрәндем. Студент елларында да сәхнәдән төшмәдем. «Каз канаты» ансамбленә йөрдем. Аеруча һинд биюләрен башкарырга ярата идем. Шулай җырлап-биеп кенә дипломлы булгач, мәктәптә укытучы булып та эшләдем. Башкаланың 71нче мәктәбендә укыткан чагымны бүген дә сагынып искә алам. Балалар, аларның әти-әниләре белән дә уртак тел тапкан идем. Ләкин укытучылыкның бер һөнәри чире мине дә урап үтмәде: көненә алтышар дәрес бирү тамагамны өзлектерде. Табиблар: «Бөтенләй тавышсыз каласың килмәсә, эшеңне алмаштыр», – диде. Балачактан китаплар уырга ярата идем. Әни ачуланса да, качып-качып укый идем. Бервакытны хәтерлим шулай, Сабантуе көнне мәйданга барасым бар, әниләр көтеп тора, ә мин хәзер бетә дип китап укып утырам. Төне буе укыган китабымның азагы ничек тәмамланасын бик беләсем килгән иде. Шуңа да «Кая барыйм?» – дип аптырап тормадым, Татарстан милли китапханәсендә эшли башладым.

– Шундый моңлы тавышыңны ничек кайтара алдың соң?
– Китаплар дәвалады дияр идем. Бәлки, минем тавышның укытучы булып сөйлисе түгел, җырчы буласы килгәндер, шуңа кәефсезләнгәндер. Акрынлап җайланды ул. Искәндәр Биктаһировка рәхмәт, күреп ишетеп, үзенең бригадасына алды. Анда ике ел җырладым. 2006 елда УНИКСта беренче концерт белән тамашачы каршына чыктым. Аннары исемсез генә беренче альбомым дөнья күрде.
 
– Сине тамашачы Нурзадә дип кенә белә, фамилияң юкмыни?
– Бар инде. Фамилиясез кеше була димени?! Озынрак ул, шуңадыр бер концертта олы яшьтәге алып баручы ханым минем фамилияне берничә тапкыр дөрес әйтмәгәч, тагын бер чыкканда бөтенләй онытты да: «Әй, Нурзадә инде!» – дип игълан итеп кереп китте. Шул вакыттан миңа тагылып калды бу исем. Үземә дә ошады, матур бит. «Нурлы кыз бала» мәгънәсе.
 
– Дистә елларны артка чигереп ул беренче концертны искә төшерик әле. Ничек соң, хыяллар белән чынбарлык тәңгәл килдеме?
– Килгәндер инде. Килмәсә, китерергә тырыштык. Күңелле ич, син җырлыйсың, халык тыңлый, кул чаба, чәчәкләр бирә. Машинам да юк иде әле ул чакта. Концертымда Чаллының музыкант егетләре дә катнашкач, анда барып репетеция ясап кайтам. Сценарийларны әни яза. Бер генә концерт та бер-берсенә охшамаган бит ул. Көтелмәгән хәлләр була да тора.
 
– Аларны да искә алыйк инде...
– Авыл клубларында сәхнәләрдә идән ярыклары була. Җитмәсә, алар сәхнәнең нәкъ уртасында, артист басып торган җирдә. Бервакытны шулай түфлиемнең озын үкчәсе шул ярыкка төшеп китеп кысылды бит. Селкенә дә алмыйм. Үзем җырлыйм, үзем нишлим инде хәзер, дип уйлыйм. Акрын гына селкетекәләгән булам. Катырык селкетсәм бөтенләй үкчәсе сынудан куркам. Тамашчыга да сиздерәсе килми бит әле. Ярый, күлмәгем озын. Күренми. Тырыша торгач, чыктым тагын тозактан. Бу очрак тормыш сабагы да бирде. Тырышсаң була. Әгәр тыныч кына басып торсам, пәрдәне ябарга туры килер иде. Татар сәнгатенең кабатланмас йолдызлары Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова белән дә шактый бергә эшләргә туры килде. Тәҗрибә туплашырга алар да ярдәм итте. Шуңадыр күңелемдә җылы хатирәләр саклана. Рәхәт кешеләр иде. Хәзер кемне сөйләсәң, шул юк. Урыннары җәннәттә булсын инде.
 
– Синең белән быел «Анталия татарлары» Сабан туенда якыннан таныштык. Төркиягә нинди җилләр китереп җиткерде?
– Фейсбук, интернет давылларыдыр инде. «Анталия татарлары» дигән төркемгә кушылдым. Мине Төркиягә Сабан туена узган ел ук чакырганнар иде. Ләкин аннан алда гына барып кайткан идем Урта диңгезгә. Арча гына түгел бит. Төркияне яратам үзе. Быел да майда бардым. Ураза ае иде ул, ифтар уздырдык бергәләп. Урамда булды, ризык бик күп кешегә әзерләнгән иде. Мөнәҗәтләр, халкыбызның борынгы көйләрен җырладым. Туган җирне сагынып яшәп яткан милләттәшләребез күңеленә хуш килде бугай. Сабан туена быел да чакырдылар. Ифтарга баргач, Анталия татарларының «Туган тел» җәмгыяте җитәкчесе Оксана Назарова, якташым Фәнис Зыялы белән якыннан танышып кайтттым. Мин Фәниснең әтисен дә беләм. Ул Тукай шигырьләрен яттан сөйли. Районда абруйлы кеше. Чакырганда бар, куганда кит дигәндәй, Сабантуйга да барырга булдым. Юллар газапсыз гына булмады. Барганда самолетка чак өлгердем.
 
– Артистлар арасында хөсетлек, көнчелек чәчәк ата дип сөйли сарафан радиосы...
– Белмим, мин аны бик сизмим. Элек ничектер бар кебек иде бу ямьсез гадәт. Соңгы елларда без, киресенчә, берләшеп бер-беребезгә ярдәм итешеп яшибез, Хәйрия концертларында күп катнашабыз. Яхшылыкның үзеңә кире кайтасын һәрдаим тоеп яшим. Тамашачыларга да шуны аңлатырга теләп, сәхнәгә чыгам.

 


Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 11.09.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»