поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.05.2010 Мәдәният

ГӘҮҺӘР ЙӨРӘКЛӘР СЫНАЛГАНДА

Минзәлә театры артистларының шактый өлеше сугыш башлануның икенче көнендә үк диярлек фронтка китәләр. Алар арасында Сабир Өметбаев, Габдулла Максутов, Нур Яһудин, Сәет Шәкүров, Гомәр Бикмуллин, Мөхәррәм Зәйнуллин, Фәридун Юнысов, Сәхип Мәүлиев, Әдиятулла Газизуллин, Камал Халәпов, Заһид Шакиров, Мидхәт Рафиков, Исмәгыйль Максутов, Юныс Фарсин, Газиз Мөхәммәдиев, Тайфур Кичүбаев, Мөхит Кичүбаев, Габдулла Шәрифҗанов, Кави Фәхретдинов, Хәмит Үтәгәнов, Рәүф Халиков, Әнвәр Фәсхетдинов кебек артистлар бар.

Театрның иң өметле, аны тергезү, булдырү, яшәтү өчен җанын фида кылырга әзер, киләчәктә режиссер булырга хыялланучы артисты Фәридүн Юнысов үзенең көндәлек дәфтәрендә шушы мәхшәрле авыр сугыш елларының ике көне турында болай дип язган:

 

«26.XII.41. Без бүген 62 нче постановканы базага (Минзәләгә) кайтып куячакбыз һәм аннан сон, [...] ял итәчәкбез. 930 километр жир йөреп кайттык, көзге яңгыр, пычрак һәм суыкларны күрдек. Безнең әсәрләрне бик яраталар, сорап калдылар. Театрда костюм-декорацияләрне тикшереп өйгә кайттым... Өйдә кеше юк, ишек бикле. Күршеләрдән ачкыч алып чыгып, өйгә кереп, галанка каршында тәмәке тартам. Өйгә кемдер кереп, мине сорады. Мин аның янына чыксам, миңа милиционер повестка тоттырды. «27.XII.41 дә иртәнге 8 гә бөтенесен хәзерләп килергә» диелгән иде...

 

Спектакль алдыннан кайберәүләребезнең армиягә китәчәге турында әйтеп киттем. Бу «Гөлзадә» әсәрендә мин соңгы мәртәбә катнашам. Сәхнәдә соңгы адымнар, Минзәлә тамашачысы алдында соңгы сүзләр...

 

Спектакльдән соң Нурмөхәммәтов Гали абый чакырып сыра эчерде. Аннан соң алдан сөйләшү буенча Фәһим абыйларда Шәриф, Зәйни, Фәһим абый, Муса Җәлил (шагыйрь) һәм мин иртәнге 7 гә кадәр утырдык. Бик күңелле булды.

 

28.ХП.41.

 

* * *

 

...Берничә мәртәбә военкоматка төшеп мендем. «Кичке 5 кә» диделәр. Миңа килүче-китүче юк... Эшләгәндә дуслар күп иде. Озатырга дигәндә берсе дә юк... Кичке 5... Белешергә барганда Капитаныч каршы очрады. Ул мине озатырга килгән икән. Ул карт инде, ә йөрәге – гәүһәр. Мин аның белән аз таныш. Ә ул мине озата... Атларга утыра һәм китә башладык... Галия жылый, ә минем исемдә көлеп, мине үбеп-үбеп калган балалар һаман мине борчыйлар. Галия шуларның авырлыгын күз алдына китереп җылый кебек. Ул балалар ничек үсәрләр дә, аларны кем тәрбияләр?..» (Сүз уңаеннан шуны да әйтик, кече лейтенант Фәридун Юнысов Ленинград фронтында күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Ленинград оборонасы өчен» медале һәм күпсанлы башка медальләр белән бүләкләнә, сугыштан соң исән-сау театрга әйләнеп кайта. Ред.)

 

Бу юллар режиссер Ф.Хәбибуллинның Минзәлә театрына багышлан-ган альбом-китабыннан алынды. Анда тагын мондый юллар бар:

 

«Ирләр составы тулысынча диярлек сугышка китеп баргач, театр коллективы бик авыр хәл кичерә. Театрда нибары 10-12 кеше кала, алар да хатын-кызлар гына. Ижат итү өчен башка мөмкинлекләр күренми дип, республиканың Сәнгать эшләре идарәсендә театрны таратырга дигән фикергә дә киләләр. Шул хәбәрне ишетү белән театрда җыелыш үткәрелә һәм бертавыштан «ирләр сугыштан кайтканчы театрны саклап калырга» дигән карар кабул ителә. Шулай итеп, театрның хатын-кызлары, бөтен авырлыкларны Җиңү көненә кадәр үз җилкәләрендә күтәреп, театрны саклап калалар».

 

Алар, хатын-кыз рольләре белән беррәттән ирләр рольләрен дә оста итеп уйнап, үзләренең талант ияләре икәнлекләрен тагын бер тапкыр раслыйлар. Ирләр ролен алар шулкадәр оста башкаралар ки, хәтта кайбер ир-егетсез калган авылларда спектакльләр уйнаган вакытта аларга: «Ни өчен бу сылу егетләр театр куеп йөриләр? Ни өчен алар безнең ирләр шикелле сугышта түгел?» – дигән усал сүзләрне ишетергә туры килә. Артисткалар исә моңа шатланалар гына, чөнки бү сүзләр алар уенына бик зур бәя булып кабул ителә. Бу нәүбәттән Хәдичә Сәлимова, Нурия Гыйззәтуллина, Нәзифә Гайнетдинова уеннары тамашачы күңеленә аерата хуш килә.

 

Халыкта немец-илбасарларына карата тирән нәфрәт, Кызыл Армиягә мәхәббәт тәрбияләүдә, тыл белән фронт элемтәсен ныгытуда театр хатын-кызларының кылган эшләре бәяләп бетергесез зур була. Алар гастрольләрдә үзләре сәхнә эшчеләре дә, артистлар да, администратор да иделәр, аның өстәвенә алар бит әле йорт хуҗалары да, өйләрендә балалары да калган. Шул артисткаларның берсе Нәзифә Гайнетдинова бу авыр сугыш елларын үзенең истәлекләрендә болай дип иска тешерә:

 

«Ватан сугышы чоры. Театрдагы ирләр барысы да сугышка алындылар. Театрда хәрби хезмәткә яраксыз Шоңкар абый белән күзе бөтенләй күрми торган баянчы Гали генә калды. Спектакльдә ирләр рольләрен артисткаларга башкарырга туры килә иде. Шушы авыр елларда мин администратор итеп билгеләндем. Апрель иде. Авылларда спектакль уйнап йөрибез. Минзәлә районының Кәкре Елга авылыннан Пучыга бер үгез, бер ат белән коллективны озатып җибәрдем. Үзем баянчы Гали белән, декорацияләр һәм костюмнарны төяп, бик начар ат белән юлга чыктык. Татар Мөшегесенә килеп җиткәч, атыбыз егылып үлде. Безнең янга малайлар җыелды. Һәм чананы клуб янына тартып китереп куйдылар.

 

Караңгы төшеп килә. Спектакль башланганчы Пучыга бригада янына барып җитү кайда инде ул! Авыл халкы бездән концерт куюны сорый башлады. Баянчы Гали белән концертка әзерләнергә тотындык. Бер пәрдәлек «Штабта» дигән скетч уйнадык. Мин – кызылармеец, ә Гали – немец офицеры. Моннан соң мин җырладым, биедем, Гали баянда уйнады. Кешеләрнең күңелләре күтәрелде, дәррәү кул чаптылар. Азактан Ф.Кәримнең «Партизан хатыны» дигән поэмасын укыдым. Мин укып бетерүгә, Ф.Кәримнең шигырен залдан бер хатын-кыз дәвам итте.

 

Зал бу хатынның да сүзен хуплап көчле кул чапты. Концерт бетте. Кешеләр, безнең янга килеп: «Бик зур рәхмәт, концертыгыз янган йөрәкне басты, якты, зәңгәр күгебезгә кара болыт алып килгән фашистларга нәфрәтебезне тагы да көчәйтте, илебезне саклап калу өчен тагы да ныграк эшләргә рухландырды. Тагы да килегез», – диделәр.

 

Колхозлар уникешәр җигүле үгез яки ат бирә иделәр; декорацияләрне, сандыкларны төяп, үзебез дә шунда төялеп йөри идек. Авылга килеп төшү белән тагын атлар йә үгезләр белешеп куеп, иртәнге нарядтан соң, төянеп, 15-20 чакрым ераклыктагы авылга чыгып китә идек. Юлда үгезләр алҗып туктый иделәр, йөгәннәреннән тотып, үзебез алдан барган чаклар, юлда кунган чаклар да була иде», – ди Нәзифә Гайнетдинова. Шундый ук көрсенү хисе белән аның сүзен икенче бер актриса Нурия Гыйззәтуллина да куәтли: «Бигрәк тә сугыш еллары авыр булды. Ирләребез сугышта, үзебез ирләр булып уйныйбыз, ирләр эшен эшлибез. Баштарак авылларда театрның нәрсә икәнен дә, спектакльне дә аңламыйлар иде, безнең репликага кушылып, сораулы җөмләләргә җавап биреп, сөйләшеп, гөрләшеп утыра иделәр, алда колхоз рәисе, озын таяк тотып, тәртип саклый, спектакль барышында комачаулаган, сөйләшеп, безгә кушылып утырганнарның, башына шул озын таягы белән суккалап ала, ә үзе залга карап утыра иде», – дип хатирәләрен яңарта.

 

Шушы авыр елларда театрга нык бирелеп Хәдичә Сәлимова, Нурия Гыйззәтуллина, Галия Юнысова, Рәбига Шакирова, Нәзифә Гайнетдинова, Гөлсем Миргасимова, Гөлҗиһан Сәетова, Слухана Досаева, Җиһан Сәлимова һәм башкалар эшлиләр, коллективта бердәмлек булдыру, театрны саклап калу өчен көрәшәләр.

 

Зур булмаган театр бригадасы төзеп, әйтелгәнчә, хатын-кызлар авылдан авылга йөриләр, репертуарда – күпчелеге патриотик темага багышланган бер пәрдәлек пьесалар, скетч-интермедияләр, концерт номерлары. Бөтен рольләрдә дә хатын-кызлар үзләре чыгыш ясыйлар. Дөрес, репертуарлары ыбыр-чыбыррак булса да, алар барыбер бу эшкә бик җаваплы карыйлар һәм юлдан кайтып кермиләр. 1943 елның башында театрга, берән-сәрән булса да, ирләр дә кайта башлый. Әйтик, Смоленск юнәлешендә Савино авылы өчен барган каты сугышларда яраланып, артист Мөхит Кичүбаев кайта һәм театрны аякка бастыру ниятеннән яңа программалар әзерләүне үз өстенә ала. Күп пәрдәле зур спектакльләр кую турында ул чакта уйларга да мөмкин түгел. Бераздан аның янына ирләрдән Юныс Фарсин килеп кушыла һәм аларга бу чорда артист, язучы, музыкант һәм администраторлык вазыйфалары да йөкләнә. Аннан соң бер аягын югалткан Камал Халәпов кайтып төшә, театрга директор һәм режиссер итеп Госман Галиев җибәрелә, ул да монда берничә спектакль куя. Ул куйган әсәрләр арасында бигрәк тә фронтовик язучы, драматург Р.Ишморатның «Кайту» драмасы аерым популярлык казана.

 

Акрынлап, бик көттереп Җиңү көне дә килеп җитә. Канлы сугыш кы-рында коллективның 18 кешесе башын сала. Алар арасында: Г.Бикмуллин, Г.Мөхәммәдиев, Т.Ибраһимов, И.Максудов, М.Рафиков, К.Фәхретдинов, рәссам Р.Халиков, баянчы К.Газизуллин һәм башкалар бар. Җиңү көненнән соң, күкрәкләренә орденнар тагып, Сабир Өметбаев, Мөхәррәм Зәйнуллин, Габдулла Шәрифҗанов, Фәридун Юнысов, Тайфур Кичүбаев, Нур Яһудиннар үзләренең туган театрларына исән-сау әйләнеп кайталар.

 

 «Минзәлә татар дәүләт драма театры» (2007 ел) китаптан


Дания ГЫЙМРАНОВА
Сәхнә
№ 5 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»