поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.09.2019 Җәмгыять

Камышлының чишмәләре

Җир куеныннан ургылып чыккан көмеш чишмәләрдән башлана туган як, туган ил. Авыл баласы яшел чирәм арасыннан челтерәп аккан чишмә юлында үсә. Башта әнисе кушуы буенча якын чишмәдән чәй куярга тәмле су алып кайта, төсле ташларын җыеп уйный, үскән саен ераграк чишмәләрне дә үзе өчен «ача», исемнәрен белә, һәр чишмәнең үз йөрәк тибеше, үз моңы, үз догасы булуын аңлый...

Камышлы авылында андый чишмәләр урам саен - «Кара төп», «Варлан», «Тәтем»... Хәтта санап бетерерлек тә түгел. Борын-борыннан алар авылны чиста су белән туендырганнар, шушы җырлы чишмә буйларында егетләр-кызлар танышып, тәүге мәхәб-бәтләрен очратканнар, бәла килсә, кызлар чишмә буена төшеп елаганнар, кайгыларын суга сөйләп агызганнар. Чөнки су - яшәү чыганагы, сусыз тормыш юк. Шуңа күрә ерак бабаларыбыз елга, чишмә күл буйларына нигез салганнар.
 
Быел Камышлы район үзәгендә Х Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрләп узды. Аңа әзерләнү кысаларында безнең авылда берничә чишмәне төзекләндерделәр. Шул чишмәләрнең берсе «Кара төп» дип атала. Эх, аның матурлыгын күрсәгез! Сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел.
 
Хәер, алдагы елларда да халык бу чишмәне кадерләп, тирә-ягын һәрдаим чистартып торды. Камышлы укыту үзәге (элеккеге ПУ-40) коллективы ООО «Газпром трансгаз Самара» үткәргән «Мәрхәмәтлек дәресләре» дип аталган конкурста катнашкан иде. «Кара төп» чишмәсен төзекләндерү буенча экологик проект язып, җиңү яулады һәм, финанс мөмкинлекләрдән чыгып, шул чишмәне чистартуда, төзекләндерүдә берникадәр эшләр башкарып килде. Җирле мәктәп укучылары да, интернат балалары да чишмәне чистартуга үз өлешләрен керттеләр.
 
Шул уңайдан авыл кешеләре Чишмә бәйрәме үткәрергә булдылар әле. Ул көнне чишмә тирәли мул өстәлләр куелды, өч зур самовар гөрләп кайнады, олы казанда пылау пеште. Боларны авылның уңган хуҗабикәләре һәм ир-атлары әзерләделәр. Минсәхи хәзрәт, изге эшкә фатиха биреп, чишмә суы гел шулай шифалы булсын дип, Коръән сүрәләре укыды, халык дога кылды.
 
Камышлы укыту үзәге җитәкчесе Мидхәт Хисмәтов, Камышлы җирлегенең үзидарә башлыгы Заһит Сафин һәм башкалар чишмәләрне саклау, чиста тоту кирәкләге турында сөйләделәр, ә район администрациясенең мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте комитеты җитәкчесе Резеда Төхбәтшина район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов исеменнән шушы чишмәне чистарту, төзекләндерү эшләрендә катнашкан алтын куллы авылдашларыбыз Наилә Госамовага, Гөлсинә һәм Әнгам Сәлаховларга, Әмир Сафиуллинга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
 
Матур җырлар, эчтәлекле шигырьләр, уен-көлке белән үрелеп барган бу бәйрәм халык күңеленә хуш килде. Төбәгебезнең горурлыгы булган артистларыбыз Ленар Абсаттаров, Венера Инсапова, Альберт Мингалимов, Эдуард Сафиннарның чыгышлары ямь өстенә ямь өстәде.
 
Менә Камышлы төбәгендә тагын бер матур традиция барлыкка килде. Чишмәләребезне төзек, чиста тоту өстенә, бәйрәмнәр дә ясыйбыз әле. Бик күркәм күренеш! Шушы гамәлебез яшь буынга үрнәк күрсәтә, табигать байлыкларына карата сакчыл булырга өйрәтә, дип ышанасы килә.
 
 

Фәния КӘРИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 09.09.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»