поиск новостей
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Айгөл Шәвәлиева - pr-белгеч
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
04.09.2019 Шоу-бизнес

Рафинә Ганиуллинаның туган көне: "Үз-үземне кат-кат тикшереп утырдым"

4 сентябрьдә татар эстрадасы җырчысы Рафинә Ганиуллинаның гомер бәйрәме. "Туган көнең белəн кадерле, сөекле хатыным! Таза-саулыктан Ходай аермасын, ике бөркет кебек улыбызны тигезлектә, исән-сау үстерергә язсын! Иҗади зурдан зур уңышларга ирешеп торырга язсын. Халык мәхәббәтен арттырырга, яңа җырлар, яңа проектлар белән сөендерергә язсын. Шулай кулга кул тормыш дилбегәсен тотып, бары тик алга атларга!" дип котлый аны сөекле тормыш иптәше, баянчы Рәзил Камалов.

Инде үзе дә ике бала анасы булган, курчак кебек кечкенә генә бу кызны дүрт сеңелнең апасы димәссең дә. Киресенчә, тышкы кыяфәте белән ул иркә, төпчек кызны хәтерләтә, дип яза Безнең гәҗит.
 
- Рафинә, исемең бик үзенчәлекле. Нәрсә аңлата?
 
– Үземнең дә күп эзләгәнем булды аның мәгънәсен. Китаплардан тапмадым. Рәзинә, Рәдинә дигән исемнең бер варианты дип кенә язылган. Интернетта эзләнә торгач, Грециядә Рафина дигән шәһәрне таптым. Бәлки, шуннан килеп чыккандыр. Минем белән авырлы вакытта, әнием Нәбирә Гыйматдинованың «Су» дигән повестен укыган булган. Шунда баш героиняның исеме дә Рафинә була. Миңа да әни Рафинә дип кушкан.
 
– Сез гаиләдә биш кыз. Әниегезнең: «Ник берегез булса да малай булмады икән?», – дигәне булмадымы?
 
– Юк. Киресенчә, әни безнең барыбыз да кыз булганга сөенеп туя алмый. Ә шуның кадәр күп булуыбызның сәбәбе – әтинең малай теләвендә (көлә).
 
– Син гаиләдә өлкән бала. Сеңелләрегез белән бер-берегезгә охшаганмы, әллә инде һәркайсыгыз төрле-төрлеме?
 
– Безне белгән-күргән кешеләр: «Сез бишегез дә бер төрле инде», – диләр. Тик без аерылабыз. Аллага шөкер, бишебез дә Казанда яшибез һәм бик еш күрешеп-очрашып торабыз. Характерларыбыз, тормышка карашларыбыз, тышкы кыяфәтләребез бишебезнең биш төрле булса да, без бик тату.
 
– Син үзеңне нинди бала дип саныйсың?
 
– Өлкән булгач, миңа җаваплырак булырга туры килә. Әни дә мине төпле дип уйлыйдыр, дип ышанасы килә. Ул һәрвакыт минем белән киңәшләшә, минем фикергә таянып эшли. Төпчек балалар һәр гаиләдә дә иркә буладыр инде. Бездә дә кечкенә кызыбыз, башкаларга караганда, иркәрәк. Ә менә мин үземне иркә кыз дип әйтмәс идем.
 
– Һәр сәнгать кешесе, гади кешеләрдән нинди дә булса сәер ягы белән аерылып тора. Синең сәер гадәтләрең бармы?
 
– (Көлә.) Дөресен генә әйткәндә, мин бу хакта бик күп уйланганым булды. «Минем бу гадәтем башкаларга сәер тоеладыр инде», –дип үз-үземне кат-кат өйрәнеп, тикшереп утырдым. Ни гаҗәп, бер генә дә сәер ягымны да тапмадым (көлә).
 
Рафинә Ганиуллина һәм аның сеңелләре, әнисе Зөлфия ханым Мансурның тормыш юлы турында тулырак "Матбугат.ру"да укып белергә мөмкин.
 

---
RAFINA/D
№ --- | 04.09.2019
RAFINA/D печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»