поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.09.2019 Язмыш

"Бер-ике ел сукыр булып, өйдә генә утырды. Аннан хатынын, курчак кебек кызын мәңгелеккә калдырып китте"

Зәлия үзеннән ун яшь­кә олы кешегә кияүгә чыкты. Дилүс бе­лән танышканда ул югары уку йортына керергә имтиханнар биреп йөри һәм вакытлыча әнисенең сең­лесендә яши иде. Булачак ире җизнәсе бе­лән бер оешмада эшли булып чыкты.

Беркөнне алар кич бе­лән бергә кайтып керде­ләр дә, Мөбарәк җизнәсе турыдан-туры әйтеп салды:
 
— Менә, Зәлия, бу егет синең рәсемеңне күреп, гашыйк булган. Таныштыруымны үтенде. Зин­һар өчен куалап чыгара күрмә. Бик акыллы егет, — диде.
 
Чәйләр эчкәч, яшьләр кичке Казан урамына чы­гып киттеләр. Күбрәк Ди­лүс сөйләде. Имеш, ул нишләп өйләнә алмавының серен әле генә аңлаган. Ул бит Зәлиянең үсеп җит­кәнен көткән икән бит. Имеш, кыз рәсемдәге Зәлиягә караганда мең мәртәбә чибәррәк. Ә Зәлия аның сүзләреннән чырык-чырык көлде. җылы җәйге кич, чибәр егет, гомердә үзе­нә атап мондый сүз­ләрне ишетмәгән яшь кызның күңеле әллә кайларга айкалды. Дилүс Зәлиягә кияүгә чыгарга тәкъ­­дим ясады. «Әгәр дә мин бу кешене бер дә бел­мим дип шикләнсәң, Мөбарәк җизнәңнән сораш. Аның белән ун ел янәшә өстәлләр артында эшлибез. Ул минем холк­ымны да, әниемне дә бик әйбәт белә», — дип өстәде.
 
Зәлия аптырап калды. Аның алдагы тормышында кияүгә чыгу бөтенләй уена да кереп караганы юк иде. Ул башта укып, һөнәрле булырга, аннан соң гына ир, бала табу турында хыяллана иде. әмма апасы да, җизнәсе дә Дилүснең тәкъдимен кире какмаска үгетли башладылар. Хәтта авылда яшәү­че әнисе дә: «Булачак кияүне бик әйбәт кеше дип әйтәләр. Бәхетеңне аяк астына салып таптама, кызым», — дип үгетләде.
 
Менә шулай итеп Зәлия кияүгә чыгып куйды. Ике катлы бик зур йортка килен булып төште. Дөрес өйнең яшәү өчен беренче каты гына көйләнгән иде. Ике ел элек Дилүснең әтисе вафат булган икән. Шуңа күрә йортның эче эшләнеп бетмичә калган. Инде шактый вакыт үтсә дә әнисе дә кайгыдан һаман арына алмаган. Кайчан карама еларга гына тора. Зәлиянең каенанасының гел кулъяулык бе­лән яшьләрен сөртеп утыруы кайвакыт ачуын да китерә. Тәрәзә пәрдәлә­рен дә ачмыйча, ярымкараңгы бүлмәдә, ашамыйча-эч­мичә аларның кайтуын көтеп утырырга га­дәт­ләнде Дилүснең әнисе. Аш өстәле артында утырганда да беркем бернәрсә әйтмәскә тырыша. Кызык сөйләп, көлеп җибәрү турында хыялланырга да юк. Тора-бара өй эченең шыксыз икәнен игътибар итте Зәлия. Караңгы төс­тәге обойлар, иске җиһаз. үзләренең йокы бүлмәсендәге кара төстәге пәрдәләрне яңага алыштырырга теләсә дә, каенанасы риза булмады. Бу йортка бернинди үзгәреш кертә алмавыннан Зәлиядә күңел төшенкелеге барлыкка килде. Аның монда бер минут та торасы килми башлады. Ди­лүс моны сизде. Хатынының көннән-көн сүнә баруы аны борчуга салды. Ул фатир арендалап торырга кирәк дигән фикергә килде. Шулай эшләделәр дә. Чыктылар да киттеләр. Атна ахырында авылга кайтырга гадәтләнделәр. әнисе белән дә телефоннан гына аралашты Ди­лүс. Ә бер көнне каенана бик үтенеп үзе янына чакырды аларны. Ул атнаны Зәлиянең әнисе янына кайтмыйча, анда киттеләр ир белән хатын. Ишектән керүгә икенче катка алып менеп китте аларны Ди­лүс­нең әнисе. һәм аларны шаккатырып анда ясалган купшы ремонтны күрсәтте. Хәтта уртак ишектән йө­риселәре килмәсә дип, алар өчен урам яктан аерым ишек тә эшләнгән иде. Иренең саклык кассасында зур күләмдә акчасы калган булган икән. Шуңа бу ремонтны эшләткән. әмма стеналарның, пәрдәләрнең тагын караңгы төстә булуын күреп Зәлиянең төшенкелек хисе чорнап алды. Аның монда бер минутка да каласы килмәде. Күпне күргән ана моны сизде.
 
— Кызым, — диде ул. — Нәрсә ошамый, үзеңә ошаганча үзгәрт. Мине ташлап кына чыгып китмәгез. Сез югында бүлмәгездә җигелгән ат торды. Авышам дип уйладым. Бу йортка дога кирәк, балалар көлүе кирәк.
 
Ике катны да ачык төс­ләргә төрделәр Зәлия бе­лән Дилүс. Ел саен Коръ­ән укыттылар. Инде картаеп баручы ана да җайланды. Намазга басты. Читтән торып югары белем алды Зәлия. Кыз бала тапты. Дилүснең генә гомере кыска булды. Грипп белән авырып, аны аякта үткәрү, күзендә ялкынсыну китереп чыгарган. Башта ул бер-ике ел сукыр булып, өйдә генә утырды. Аннан сөекле хатынын, курчак кебек кызын мәңгелеккә калдырып китте.
 
Зәлия сөйләве буенча нигәдер кызына да, аның үзенә дә бер үк төш керә икән. Дилүс җигүле атка утырып, аларның йортлары янына килеп туктый һәм төшеп: «Бик сагынам сезне», — ди.
 
Алмазия ГАТИНА. Казан. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 04.09.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»