|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2019 Җәмгыять
"Миллионер-кассир" Луиза Хәйруллина турында соңгы яңалыклар билгелеКичә, 3 сентябрьдә, Уфаның Орджоникидзе районы суды Салават шәһәренең “Россельхозбанк” бүлегеннән 23 миллион сум акча алып чыккан Луиза Хәйруллинаның тикшерү изоляторындагы срогын озайтты. Тәүдә ул СИЗОда 3 сентябрьгә кадәр утырырга тиеш иде. Ул анда 4 ноябрьгә кадәр утырачак.
Луиза Хәйруллина белән бәйле вакыйга май ахырында бөтен Русиягә яңгыраган иде. Эш көне тәмамланганнан соң кассир Луиза банктан 23 миллион сум акча алып чыга. Ләкин, кырын эш 40 елдан соң да билгеле була дигәннәре хак – Хәйруллиннар гаиләсен Казанда тоткарладылар.
Уфага алып кайткач, Луизаны кулга алдылар. Ирен иреккә чыгардылар. Балалары әле Луизаның әтисе опекасында.
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: gtrk.tv
Фото: Ачык чыганак.
--- |
Иң күп укылган
|