|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2019 Мәгариф
Мәктәптә компьютер уеннары файда китерәме?1 сентябрь. Белем көне. Яңа уку елы башлана... Ата-аналар һәм балалар ниндидер яңалык көтә: яңа белемнәр һәм осталык, ачышлар һәм казанышлар, эмоцияләр, яңа кызыклы танышулар. Укытучылар исә инновацион педагогик технологияләр, балаларның укуга карата кызыксынуын арттыру, мәгълүмат киңлегендә ирекле ориентлашу, укый һәм өйрәнә белү, заман белән бергә атлау, трендта булу чараларын эзлиләр. Haier корпорациясенә нигез салучы һәм компаниянең директорлар рәисе Чжан Жуймин фикеренчә, заман белән бергә атлау – цифрлаштыру шартларында бүгенге көн җәмгыяте белән аерылгысыз. Шундый чараларның берсе – компьютер уеннары куллану. Компьютер уеннары XXI гасырда мәгълүмати аудиовизуаль технологияләр үстерү үрнәге булып тора. Алар фән өлкәсенә карата кызыксыну уята, гомумиләштерү, аргументлау, нәтиҗә ясау кебек сәләтләрне үстерергә булыша.
Татарстанда инде берничә ел белем бирү учреждениеләрендә, шул исәптән өстәмә белем бирү системасында да, заманча мәгълүмати технологияләр ярдәмендә уку-укыту эшләре алып барыла. Укытуны компьютерлаштыруда психологик-педагогик проблемаларны чишү мәсьәләсе туды. Компьютер уеннарын укытуда куллануның оптималь ысулларын эзләү, нигезләү һәм гамәлгә кертү аеруча мөһим булып тора.
Казан шәһәренең кайбер гомуми белем бирү мәктәпләрендә, шулай ук Арча, Балтач, Кукмара, Саба һ.б. кебек кайбер районнарда укытучылар арасында үткәрелгән сораштыру шуны күрсәтә: аларның күбесе компьютер уеннарын дәресләрдә бөтенләй кулланмый яки сирәк куллана. Төп сәбәпләр: компьютер уеннарына тискәре караш, уку процессында мондый программаларны куллануга вакыт җитмәү, күпчелек фәннәр буенча уен компоненты булган компьютер программалары булмау, методик материалның җитәрлек булмавы һ.б.
Казан федераль университетының берничә укытучысыннан торган авторлар коллективы Казанда RoboLand робототехника лабораториясен эксперименталь мәйданчык итеп сайлаган. Тәҗрибә эшенең төп бурычы – компьютер белән шөгыльләнүче уеннарны, аерым алганда, Scratch программалаштыруның визуаль тел чаралары белән математик эчтәлекле уеннар һәм Python программалаштыруның текстлы телен эшләү процессына балаларны җәлеп итү.
Scratch һәм Python программалаштыруның яңа телләрен өйрәнүче балалар төп игътибарны синтаксиска юнәлтми (билгеле булганча, синтаксик хаталар еш кына төшеп калган ике ноктаны яки җибәрелгән ялгышларны эзләүгә, җәяләрне санауга һ.б. китерә). Scratch һәм Python телләрендә зур булмаган компьютер уеннары булдыру нигезләрен үзләштерү аша башка телләрне үзләштерү күпкә җиңелрәк бара.
Шунысы да кызыклы, укучылар белән алдагы әңгәмә барышында аларның күбесе дәресләрдә компьютер уеннарын куллануны кулай дип саный, чөнки бу материалны кызыклы формада истә калдырырга мөмкинлек бирә. Әмма кайберәүләр мондый ярдәмнең урта һәм кече яшьтәге укучылар өчен кайвакыт урынлы булмавы турында да фикер әйтә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, компьютер уен программаларын булдыру – ул иҗади процесс һәм төгәл фән белемен генә түгел, ә инженерлык интуициясенең дә таләп итә. Компьютер уеннарын эшләү нигезләрен өйрәнгән балалар, табигать белеме укытучысы, инженер-конструктор булсынмы, яисә киң профильле дизайнер булсынмы, хәзерге заман шартларында кирәкле барлык компетенцияләр белән беррәттән фән-специфик белемнәр буенча күнекмәләр алалар.
Ольга РАЗУМОВА, Елена САДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|