поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
31.08.2019 Мәгариф

«Мәктәбебез бетә, ярдәм итегез» (КУКМАРАДАГЫ ХӘЛЛӘР)

Бер аягыбыз белән сентябрьгә атлап маташканда, редакция телефонына «Мәктәбебез бетә, ярдәм итегез» дигән хәбәр килеп иреште. Иртәгә укырга барасы дигән көнне генә мәктәпне ябып кую мөмкин микән?..

Кукмара районы Шепшеңәр авылында яшәүче Хәсәнша Дәүләтшин өлкән яшьтә булуына карамастан, авылын ярата һәм һәр үзгәреш өчен янып-көеп яши. Әлеге хәбәрне дә безгә җиткерүче – ул.
 
– Шепшеңәр авылы мәктәбе минем йорт каршында гына урнашкан. Ялгышмасам, анда быел 7 бала укырга керергә тиеш иде. Ләкин менә мәктәбебезне ябалар, – дип сөйләп китте Хәсәнша абый.
 
Шепшеңәр – Кукмара районының бик зур булмаган авылы. 2018нче елгы мәгълүматларга караганда, авылның 63 хуҗалыгында 134 кеше яши. Авыл зур булмаганлыктан, анда башлангыч мәктәп кенә бар. Аның каравы, яңартылган һәм ремонтланган ул.
 
– Хәзер балалар күрше Нырты авылы мәктәбенә йөреп укыячаклар ди, – дип сүзен дәвам итте Хәсәнша абый. – Менә Шепшеңәр урта мәктәбенең ишегалды минем йорт тәрәзәсеннән күренеп тора. Балалар уйнарга чыккач, физкультура дәресенә чыккач та, аларны күреп, «Мәктәп яши, димәк, авыл да яши әле» дия торган идем, хәзер нишләмәк кирәк?
 
Нырты белән Шепшеңәр авылы арасы 10 чакрым. Балаларны укырга автобус йөртә. Алай да әле белем алуның нәрсә икәненә төшенә генә башлаган балаларны чит авылга укырга җибәрәсе килми шул. Шуңа да, Хәсәнша абый сүзләренчә, ата-аналар да үзләренең каршы булуларын белгертеп шикаятьләр язганнар. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Шепшеңәр авылы караган Ятмас Дусай авыл җирлеге башлыгы Гарифуллина Фирая Харисовнага шалтыраттык.
 
– Шепшеңәр авылы мәктәбенең ябылачагы узган елны ук билгеле булды. Бу турыда кыш айларында ук сөйләштеләр. Ятмас Дусай авылында бу темага җыелыш та булды. Район башлыгы да чыгыш ясады, барысын да аңлатты. Кыскасы, Шепшеңәрдә бала саны аз. Анда барлыгы 6 бала укый иде, быел укырга тагын 2 бала керәчәк. Мәктәп җимерек хәлдә түгел, ремонт та ясалган, ләкин без генә хәл итә торган әйбер түгел бит. Өстәгеләр куша, – дип аңлатты ул.
 
Шепшеңәр авылыннан Нырты урта мәктәбенә йөреп укучылар болай да булган. Ә хәзер балалар Ятмас Дусай урта мәктәбенә йөреп укыячаклар. Бу турыда ата-аналар белән киңәшмәләр дә үткәрелгән икән.
 
– Ел башында ук балаларның ата-аналары белән сөйләштек. Бер кеше дә каршы булмады. Киресенчә, урта мәктәптә белем бирү дәрәҗәсе зуррак булыр, диделәр. Аннары, Ятмас Дусай авылы белән Шепшеңәр арасы 2,5 чакрым. Ерак булмаса да, автобуслар йөри. Узган елны бу ике авыл арасына өр-яңа асфальт та салынды. Автобусларда балалар күп. Моны бер җайга салырга кирәк булыр. Башта урта сыйныфларда укучыларны илтер, аннары 9нчы яртыда укулар башлана торган итеп, башлангыч сыйныфларны алып килә торган булыр инде.
 
Нинди генә уңайлыклар булмасын, балаңны чит авылга укырга йөртү кыен. Бигрәк тә авыл уртасында төзек мәктәп булганда. Бүтән мәктәпкә күчүче баланың үзенә дә кыен: яңа дуслар, яңа укытучы, яңа мохит. Ләкин күңелендә мондый курку булган бала һәм ата-аналар өчен Кукмара районының мәгариф идарәсендә бүтән төрле җавап бирделәр:
 
– Шепшеңәр мәктәбе ябылмый. Ул бары тик вакытлыча эшләмәячәк. Анда укучы балалар саны аз булганга гына, алар Ятмас Дусай урта мәктәбенә йөреп укыячаклар.
 
– Димәк, балалар саны арту белән мәктәп яңадан эшләячәк?
 
– Әлбәттә. Бу вакытлыча гына. 6 бала өчен генә мәктәп эшләтеп булмый.
 
Билгеле ки, мәктәпне сафта тоту, укытучылар өчен хезмәт хакы түләү – барысы да акча таләп итә. Ләкин кайбер авылларда 2-3 кенә бала укыса да, башлангыч мәктәпләр бүгенгәчә эшләп килә. Ни кызганыч, бу сорауга берәү дә җавап бирә алмый. Бәлки, халык бик тиз ризалашканга аларның өстеннән идарә итәргә җиңелдер? Редакциягә дә баласы шул мәктәптә укыган ата-ана түгел, ә пенсия яшендәге Хәсәнша абый шалтыратты бит… Аннан соң, ничәшәр километрга йөртү өчен автобуслар тоту чыгымнары да арзан микән?!
 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, Безнең гәҗит
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 31.08.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»