|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.08.2019 Язмыш
Аллаһым мине ишетмәдеСарманнан Мәсгудә Шириязданованың “Ихлас кылган догалар гына кабул була” дигән язмасына карата озак кына уйланып йөреп, фикеремне белдерәсе иттем әле. Аның язмасы гаҗәпләндерә дә, уйландыра да, шул ук вакытта шикләндерә дә. Бик тә уңышлы һәм җиңел котылган ул чирләреннән. Чирләре көчле һәм чын ук булмагандыр, күрәсең. Ихлас доганы бик күпләр куллана да бит, тик терелүчеләр генә күренми.
Бер мисалны язып үтим әле. Минем апам бар иде. Яшьлегендә Зөһрә яратуы белән бер “Таһир”ны яратты. Ләкин “Таһир”ы чын Таһир булмады шул, башлады да ташлады принцибы белән яшәүче иде. Апам, кызганычка, бүтән беркемгә дә күз салмады, ягъни берәүне дә ярата алмады. һәм ул авыруга сабышты. ә минем бик тә җизниле буласым килә иде. Бу минем мәктәп еллары иде, күрше авыл мәктәбенә йөреп укыйбыз. Менә мин ничә ел мәктәпкә барганда да, кайтканда да гел белгән догаларымны укып, Ходайга ялварып, апам терелүен теләдем. Ләкин булмады шул, Аллаһы тәгалә минем догаларымны, ялваруларымны ишетмәде — апам терелмәде, мин җизниле була алмадым.
Мәсгудәнең фикерләре нигезсез түгелдер, шулай да алай тиз савыгуы ничектер гаҗәпләндерә. Аңа бик тәфсилләп язганы өчен рәхмәт, Ходай барыбызга да теләкләребезнең үтәлүен бирсен. Ярый әле Аллаһы тәгалә бар, авыр минутларда ул бер таяныч, барлык үтенеч-теләкләр тормышка ашмаса да. Күп нәрсә барыбер үзебездән тора инде.
Кәүсәрия МОСТАФИНА. Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы.
--- |
Иң күп укылган
|