поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
29.08.2019 Җәмгыять

«Карусель» телеканалы “Главные герои - 2019” милли балалар премиясен тәкъдим итә

2019 елның 30 августында Казанда “Главные герои - 2019” премиясен тапшыру тантанасы үткәрелә. Чараны Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Казан шәһәре администрациясе карамагындагы «Карусель» Гомумроссия балалар һәм үсмерләр телеканалы оештыра.

“Главные герои” премиясе беренче тапкыр 2017 елда тапшырылды. Ул ел саен балалар яратып карый торган телевизион каналларны, балалар өчен иң яхшы проектларны бүләкләү тантанасы. Ул шулай ук Россия һәм чит ил җитештергән сыйфатлы контентны таныту чарасы. Төп геройлар өчен ел саен бөтен ил буйлап меңләгән бала тавыш бирә, ә бүләкләү тантанасын миллионлаган нәни тамашачы күзәтә.
 
Әлеге абруйлы бүләк, быел да, балалар биргән тавыш нигезендә үз геройларын табачак. Бүгенге телевидение, кино һәм анимация тармагында балалар өчен тәкъдим ителгән иң яхшы Россия һәм чит ил проектлары 13 номинация буенча бүләкләнәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәсендә премиянең өч финалисты мәгълүм булды:

Төп Россия анимациясе фильмнары: «Принцесса и дракон», «Смешарики. Дежавю», «Три богатыря и Наследница престола»;

Төп чит ил анимациясе фильмнары: «Монстры на каникулах 3: Море зовёт», «Суперсемейка 2», «Ральф против интернета»;
 
Төп Россия анимациясе сериалларының премьералары: «Катя и Эф. Куда-Угодно-Дверь», «Простоквашино», «Царевны»;

Төп Россия анимациясе сериаллары: «Барбоскины», «Сказочный патруль», «Три кота»;
 
Төп чит ил анимациясе сериаллары: «Дружба — это чудо», «Подружки-супергерои», «Щенячий патруль»;
 
Төп балалар җыры: «Фиксики» анимация сериалы: «Кто такие фиксики», «Царевны» анимация сериалы: «Приглашают Царевны», группа «Сказочный патруль»: «Сказочный патруль»;
 
Төп танып белү телевизион проекты: «Давайте рисовать!», «Мастерская УМЕЛЫЕ РУЧКИ», «Микроистория»;
 
Төп күңел ачу телевизион проекты: «Завтрак на ура!», «Король караоке», «Спокойной ночи, малыши!»;
 
Төп телевизион программа алып баручы ир-ат: Антон Зорькин («С добрым утром, малыши!»), Диско-луч, актёр Сергей Смолин («Король караоке»), Каляка-Маляка, актёр Сергей Друзьяк («Давайте рисовать!»);
 
Төп телевизион программа алып баручы хатын-кыз: Оксана Фёдорова («Спокойной ночи, малыши!»), Ольга Шелест («Лучшие друзья»), Тутта Ларсен («Завтрак на ура!»);
 
Төп яшь алып баручы: Марфа Колоскова («Завтрак на ура!»), Николь Плиева («Доктор Малышкина»), Саша Новиков («Дети герои»);
 
Төп Россия анимациясе герое: Алёнка («Сказочный патруль»), Роза («Барбоскины»), Юлий («Три богатыря и Наследница престола»);
 
Төп чит ил анимациясе герое: Маршал («Щенячий патруль»), Нелла («Нелла, отважная принцесса»), Флаттершай («Дружба — это чудо»).
 
Тантанада балалар яраткан барлык төп геройлар катнашачак. Алар арасында яраткан алып баручылар, яшь йолдызлар, анимация геройлары, танылган артистлар булачак.
 
«Главные герои» премиясеннән тыш, Казанда 30 август көнне кызыклы программага бай күңелле балалар бәйрәме үткәреләчәк. «Карусель» телеканалының күңел ачу чаралары Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркындагы “Ак чәчәкләр” паркында узачак. Кунакларны соңгы берничә айда тавыш биргән төп геройлар парады, интерактив мәйданчыклар; җырлар; биюләр һәм башкалар көтә. Балалар бәйрәме җәйнең соңгы көне алдыннан Татарстан Республикасы Һәм Казан шәһәре көне уңаеннан үткәрелгән чараларның берсе.
 
Казандагы «Главные Герои-2019» бәйрәмен «Карусель» телеканалы эфиры аша шул ук көнне, ягъни 30 августта, карап булачак, бу көнне зур бәйрәмгә багышланган берничә репортаж эфирга чыгачак.
 
«Главные Герои-2019» премиясен тапшыру тантанасын тамашачылар 2019 елның 1 сентябрендә 19:00 сәгатьтә карый алачак.
 
Казан шәһәренең Горький паркында иртәнге 10 да “ШАЯН ТВ” каналы сезне кунакка көтә. “ШАЯН ТВ”ның төп геройлары Шаян, Биби, Мырау, Маэмай белән көн буена бергә рәхәтләнеп күңел ачырга чакырабыз!
 
«ШАЯН ТВ»ның чатырында сезне фото мәйданчыгы, хардпостерлар, курчаклар – Песи, Эт һәм Шаян.
 
Башлана 10:00:
 
1) «Шаян экспериментлар» үткәрүче «Проф_И»дан мастер класс.
 
2) «ШАЯН ТВ» түштамгаларын буяу буенча мастер класс.
 
3) «ШАЯН ТВ»дан буяу әсбаплары.
 
4) Дәү әни һәм”Күчтәнәч” тапшыруының персонажлары белән очрашу, фотосессия.
 
Сәгать 10:00дән 15:00 кадәр
 
5) Балалар өчен кызыклы уеннар, фокуслар, викторина, аниматорлар төркеме белән.
 
6) «Креон» шоу
 
7) Фокусчы белән уеннар
 
13:30 Парк аллеясы буйлап буйлы мультфильм персонажлары парады
 
14.30 – 14.45 «ШАЯН ТВ» каналыннан концерт
 
«Главные герои»- “Төп геройлар” премиясе лауреатларына котлау.
 
Циркның фойесында сезне «ШАЯН ТВ» фото мәйданчыгы, хардпостерлар, курчаклар – Песи, Эт һәм Шаян көтә.
 
80 кешелек җанатарлар төркеме тамашачылар залында. Сәхнәдә «ШАЯН ТВ» каналының алып баручылары һәм персонажлары. Шулай ук, Таткультфест фестиваленә балаларны да алып килегез, чөнки быел нәни кунакларыбыз өчен берничә мәйданчык эшлиячәк.
 
Шуларның берсен «ШАЯН ТВ» — тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган балалар каналы оештырачак. Биредә төрле интерактивлар, остаханәләр, флешмоблар, иҗади чыгышлар булачак. Слаймнар ясарбыз, алып баручы һөнәрен үзләштерербез, Дәү Әни һәм Мырау белән очрашырбыз һәм башкалар.
 
Фестивальдә очрашу урыны — «Кол-Шәриф» мәчете янында.
 
30 август Казан Кирмәнендә TAT CULT FEST фестивалендә балалар өчен зур программа булачак. Керү ирекле, кайбер остаханәләрдә материал чыгымнары түләнә.
 
«ШАЯН ТВ» ПРОГРАММАСЫ
 
12.00 — Балалар өчен күңелле уен «Гулливер һәм лилипут», «Бию паровозигы»
 
12.40 — Интерактив уен «ШАЯН ТВ»ны яхшы беләсеңме?»
 
13.00 — Балалар белән тренинг «Ничек алып баручы булырга?»
 
13.20 — Слайм ясау остаханәсе
 
14.00 — Рәсемнәрне һәм тъштамгаларны буяу
 
14.30 — Һава шарлары белән уен «Минем фантазия»
 
15.00 — Кунаклар белән бию флешмобы «Артымнан кабатла»
 
15.15 — Нәни йолдызларның иҗади чыгышы
 
16.00 — Балалар өчен күңелле уен «Гулливер һәм лилипут», «Бию паровозигы»
 
16.40 — Дәү әни һәм Мырау белән очрашу «Кичке әкиятләр»
 
17.00 — Интерактив уен «ШАЯН ТВ»ны яхшы беләсеңме?»
 
17.30 — Алып баручылар һәм аниматорлар белән фотога төшү
 
18.00 — Рәсемнәрне һәм значокларны буяу
 
18.30 — Һава шарлары белән уен «Минем фантазия»
 
19.00 — Кунаклар белән бию флешмобы «Артымнан кабатла»
 
19.15 — Нәни йолдызларның иҗади чыгышы

---
Шаян
№ --- | 29.08.2019
Шаян печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»