|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2019 Фаҗига
Татарстан юлында ике кешенең гомере өзелгән һәлакәт видеосы чыктыТатарстан юлында ике кешенең гомере өзелгән һәлакәт видеосы чыкты. Бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр ителә. Видеода юл кырыена төшеп киткән автомобильнең януы күренә. Бераз читтәрәк тагын бер җимерелгән җиңел машина тора. Һәлакәт шаһитлары юл кырыена туктый һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә тырыша.
«Татар-информ» агентлыгы Чистай янында Казан – Оренбург юлында ике «Лада» бәрелешүе турында хәбәр иткән иде. Юл-транспорт һәлакәте аркасында ике йөртүче дә һәлак булган. Җиңел машиналардагы ике пассажирны күпсанлы имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар.
--- |
Иң күп укылган
|