поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.08.2019 Язмыш

Җибәрелмәгән хат (ЯЗМЫШ)

Әле бик яшь, самими чагымда үзем өчен дөньяда иң-иң дип санаган егеткә гашыйк булдым. Аның туганнары белән дә якын дуслашып китеп, хатлар алыша идек. Ләкин кавыша алмадык без беренче мә­хәббәтем белән. Таныш укытучым санаторийга баргач, шул егетнең апасы белән сөйләшкән.

Минем үзенең энесе белән бергә була алмау сә­бә­бен Х. апа бөтенләй дөрес аң­ламаган икән. Минем турыда: “Егетеннән алданганга күрә кияүгә чыгарга мәҗбүр булгандыр”, — дип уйлаган. Шуны ишеткәч, 1981 елның июлендә, аңа түбәндәге хатны язарга ниятләдем. Ләкин җибәрмәдем. Менә хәзер, еллар узгач, мин аны “Сердәш” почтасы” рубрикасына юлларга булдым.
 
Исәнме, Х. апа! Хат язарсыңмы-юкмы, белмим, мин языйм әле. Сүзләремнең эзлеклелеге булмас инде. Көн саен ал­ты сәгать лекция тың­лыйбыз. Аннан экскурсия, концерт, очрашулар... Бүген шимбә. Лекцияләрдән соң буш булырбыз, мөгаен. Якшәмбе — ял.
 
Х. апа, син белгән элек­­­ке кызның эзе дә юк инде хәзер. Син белгәне артык саф, артык яхшы күңелле, ышанучан иде. Күңелендәгесен әйтергә җөрьәт итми иде. Тормыш үзе якалый-якалый үзгәртә икән...
 
Сүз белән әйтү түгел, изге дип исәпләгән хисләремне дәфтәр битенә дә ышанмый идем мин. Яза алмый идем. әрәм булыр төсле иде.
 
Кеше бергә тормыш корырга теләгән кешесен иң элек үз хыялында булдыра. Ул — иң яхшы, һәр яктан килгән: киң күңелле, ярдәмчел, үзе җырлый, үзе уйный... “Ул” нәкъ менә минем хыялыма туры килә дип уйлый идем.
 
Чын күңелемнән үз итсәм дә, “аның” авылында калмаска тырыштым, чөнки сәбәпләрем акларлык иде: әле бик яшь (17 ге­нә), укуны да бетермәгән, үземне дә, әти-әниләремне дә карамаган, кияүгә чыкмаган апам бар...
 
Безгә, клубта эшлисе кызларга, инде берничә ел эшләп караганнар акыл бирәләр иде. Янәсе, эшлисе авылга баргач та бер егет белән дуслашу кирәк. Шулай булмаганда, көн дә берәү озата кайтып борчый.
 
Түбән Чыршылыга эшкә килдем. Бер егет иң азакка калып, клуб ишеген бикләшеп, мин торган йортка кадәр китереп куя торган булды. өлкәнрәк коллегалар өйрәткән га­дәт буенча мин башта сүз әйтмәдем. үзен тәртипле тота, бераз сөйләшеп тора башлады. Берәр атнадан мин аңа вакытын әрәм итмәвен, авылга бераз ияләнгәнче генә аңа каршы килмәвемне, үземнең егетем барлыгын әйттем. Арабыз беркайчан да ике-өч метрдан якынаймады (кеше ышанмаслык, ләкин чыны шулай).
 
Ә ул: “Их, шул егет урынында булсаң иде, һичьюгы аның белән хат язышсаң иде”, — диде. Бу егет авылның иң культуралы, иң акыллысы дип атал­­ганы. Тәртипсез булса, ике сүз дә сөйләшмәс идең. Мин шул сүзенә җавап итеп, юләр булгач: “Языш”, — дидем. “Юләр булганымны” мин күп еллар узгач кына аңладым. Ул вакытта егетем белән арабыз нык, бернинди хат белән дә какшый торган түгел дип уйлый идем. “Тик ни язганыңны миңа укытасың, минем күз алдында саласың”, — дидем.
 
Клубта эшләгәч, миңа бит һәрвакыт кеше белән аралашырга, шулар белән тату гына концерт, спектакльләр куярга, бүтән эш­ләр оештырырга туры килде. Шуңа күрә иркен сөйләштемме икән. Ул вакытта мин үземне һич ке­нә дә гаепле санамадым, чөнки күңелемдә әз генә дә шик тә, кер дә юк иде. үзебезгә ышанычым зур иде.
 
Шулай итеп, хат минем күз алдымда конвертланып, адресы язылып (ад­рес минем кулда), китте.
 
Егетемнән хат алгач, аптырадым: миңа бик хәтере калган икән. Аның хәтере калганга минем дә нык хәтерем калды, чөнки ул хат сүзләрен гел кире мәгънәдә аңлаган иде. Хатларны чын күңелдән яза алмый башладым. Ничек шулай шикләнә алды икән дип ихлас йөрәктән гаҗәпләндем. Күреп сөйләшсәк, шик-шөбһә­ләр таралыр иде дә, туры килмәде бит.
 
Бик тырышып эшләдем. Иртәнге алтыдан төнге унике-бергә кадәр. Сәгать алтыдан өйдән чыгып китәргә тырыша идем. “Рәхәт тә соң моңа, уйнап-биеп кенә йөрисе”, — дип әйтмәсеннәр өчен. Кичен клубта күңел ачу, спектакль, концертлар әзерләү, яңа җырлар өйрәнү. Клуб мөдиренең дә эш сәгате бардыр дип ул вакытта башыма да килми иде. Ике авылның — урамнарын лозунглар белән тутырдым, агитатор, ферма өен өр-яңадан бизәдем, бригада газетасы чыккан, клуб стенасына эленгән, клуб эчен танырлык түгел... Үзем хромкада берничә көй өйрәнеп, концертларда уйныйм. Гомумән, эш кайнап торган чак.
 
Мин барган Ворошилов районын Сарман бе­лән куштылар. Сарманнан район партия комитеты җитәкчеләре безгә килеп танышып киттеләр. Парторг та мине бик мактаган. ә парткомитет башлыгы Сарманга кайткач, Культуры йортындагыларны ачуланган. “Сез фәлән чаклы кеше фәлән эш тә эшләмисез, менә фәләнова үзе директор, үзе гармунчы, үзе рәссам, үзе массовик, үзе худрук!” — дигән (арт­тырыбрак җибәргән инде). Шуннан мине агитбригадага алдылар. Ике ай вакыт үтте аңа. ә кайтуыма, Х.апа, барыгыздан да хат килгән — дүрт хат. Мин инде рәтләп хат яза алмый башлаган идем: ныгып та җитмәгән хисләр арасына шик кергәч, бушлыкка язган кебек иде. “Ул” инде шикләнгәч, үзгәргәндер, икенчесе бардыр дигән фикерләр дә килә иде. Бик күрәсе ки­лә, кәгазьгә ни ышаныч?
 
Ә миңа кайткач та, әйберләреңне тапшыр да, районга Культура йортына эшкә кил диделәр. Инвентаризация үткәреп, күчендем. Бер хатка да җавап яза алмадым. Аннан соң китте инде берән-сә­рән хатлар сезнең яктан. Мин берсенә дә язмыйм, чөнки ышаныч какшады. Күрешергә туры килсә иде, кайтса иде дигән хыял белән генә яшәдем. Язарга оялдым. Шактый еллар үткәч кенә, чынлап та мәгънәсезлек эшләвемне, аның урынында булсам минем дә хәтерем калган булыр иде дигән хакыйкатьне аңладым. Хат язсам да, исәнлекне белгертеп берничә җөмлә генә язам. Ә үзем озаткан бер егеткә: “Армиядә егетем бар”, — дим. Сөйләшеп тә тормыйм, кайсына авылда егетем бар дим — килмәсеннәр генә.
 
Берсе, кире какканнан соң, бер ай килмәде дә, тагын озата башлады. “Алдадыгыз бит сез, хат та алмыйсыз, авылдан да килүче юк”, — ди. Агитбригада өчен килгән чактан ук күзәтеп йөри икән. Мин күпме генә кире каксам да, зур түземлелек белән озатып йөри баш­лады. үзе бик шук, шаян (со­ңыннан белдем) булса да, минем янда бик җитди бу. Тора-бара әзрәк ияләнә башладым. Шулай да аның вакытын кызганам, аңа инде өйләнергә вакыт, ә минем кияүгә чыгарга исәбем юк. Берәр уку йортын тәмамларга кирәк, гомер буе клубта эшләп булмас дим. Мине озатып йөрүдән туктарга киңәш итәм, ә ул өйләнергә үк җыенып йөри икән.
 
Мин укырга киттем. “Син өйлән, мин укыйм”, — дидем. Ул да Чистайга техникумга читтән торып уку бүлегенә барып кергән. Бер курсны бетереп кайткач та, өйләнешергә риза булмагач, көндезге бүлеккә күчеп кайткан.
 
Икенче курста укыйбыз. Яңа ел төне. Иптәш кызым белән хатлар, открыткалар актарабыз. Ал­ган хат-открыткаларны “хәрефенә кадәр” җыеп бара идем. “аның” хатларын укыйм, шулкадәрле рәхәт, якында утырып сөйләшкән кебек. Күңелемдә өермә купты, хисләремнең асты өскә килде. “Беркемгә дә чык­масам чыкмыйм, бүтән кешенеке була алмыйм”, — дидем. Артымнан йөрүче теге егеткә яңадан бер хат та язмаска, җәйге каникулга чыккач та очрашмаска әйтеп, бик нык төшендереп, мин барыбер сине бәхетле итә алмам дип хат яздым. Ә ул миңа бик ышана иде. Алабугага килгәләп йөрде, кирәк чакта алып бара, алып кайта иде.
 
Мин кушканны шактый вакыт тыңлады. җәйнең күпмедер вакыты үткәч, тагын очраштык. Көн саен унике чакрым килә баш­лады. Ат белән дә, җәяү дә, трактор белән дә. Ул чакта машиналар да, асфальт түгел таш юллар да юк иде әле. Шулай итеп, яңадан татуланып киттек.
 
Барыбер кемгә булса да чыгасы булыр инде, ә бу ышанычлы егет дип уйладым. Мин дүртенче курсны бетергәндә ул техникумын тәмамлады. “Синнән калышмыйм дип әйттем”, — ди. Ул инде биш елдан артык көтте булып чыга. Кызлар да болай көтми, моннан ары көттереп булмас дип, туй үткәрдек. Минем әле бер ел укыйсы бар иде. Ул ел Сарманда практика булып узды. Сессияләргә барып, имтихан биреп йөрдем.
 
Җиде айлык авырым белән имтиханга баргач, “аның” белән очрашырга туры килде. Очрашу дип тә атап булмый инде аны. Мин аның белән күрешү­дән курыктым. Берни белмәсәм дә, аскы каттан мен­гәндә үк, күрмәсәм дә, тойдым. үземнең йом­шап китүемнән дә шүрләдем. Хәзер сөйләшүнең мәгъ­нәсе юк инде, буласы эш булган дип уйладым да, әйткәнмендер дә. үземне дә, аны да алгысытмыйм дидем. Сөйләшергә теләмичә, имтиханга әзерләнә торган бүлмәгә кереп киттем. Моның өчен үкенмим дә, чөнки соң иде бит инде, очрашмаганга 6 ел.
 
Булачак ирем белән без хәтта туйга кадәр бер ел алдан язылышып куйган идек. Ике шәһәрдә яшисе булгач, ул аралар өзелмәсме дип борчылды. Мин үземә ышанычым нык булгач, аны тынычландырыр өчен, язылы­шырга да риза дидем. Кайттык, әнкәйдән рөхсәт алып, язылыштык.
 
Бик ышана иде ул ми­ңа, югалтасы да килми иде. Ул мине үзенең ышанычы белән яулады. Танышлык та озак булды бит.
 
Менә шул, Х. апа. Кайчандыр син миннән: “Ни булды соң сезгә?” — дип сораган идең. Ул вакытта язарга тел дә, кул да, кыюлык та юк иде. Синнән сәлам алгач, минем турыда икенчерәк фикердә калганыгызны аңлагач, сөйләшәсем килгән иде. “Алар” турында берни белмим. Бик яхшы торсыннар берүк дип телим. Сәлам әйт димим, хатыны ишетеп борчылмасын.
 
Мәллә-Тамакта “аңа” охшаган бер укучы, Алабугада үзебезнең районнан нәкъ “аның” кебек бер студент бар иде. Шуларны да үз итә, якын күрә идем (ерактан күреп кенә, әлбәттә). Бу хатым — яшьлекне бер искә төшерү була инде. Йорттан читтә. Уйларга вакыт бар. Синең инде вакытың тар чак булса, ачуланырсың миңа, карт юләр дип. Сүзем юк.
 
М.Х. Сарман. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 27.08.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»