поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.05.2010 Спорт

РАНИЛ КӨРӘШТӘН КИТӘ?

Балтач районының Яңгул авылында туып үскән татар көрәшенең данлыклы батыры Ранил Габдрахманов көрәштән китә дигәч, ышанмадым, чөнки узган ел ахырында гына ул башта Татарстан, аннан Россия чемпионы булып танылды. Шундый чакта көрәштән китәләр диме инде?!

...Ранил көрәш белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә. 1994 елда балалар арасында «Сабантуй» газетасы призына оештырылган ярышта икенче урынны яулый ул. 1998 елда, Татарстан һәм Россия беренчелегенә уздырылган ярышларда чемпион калып, спорт остасы исеменә лаек була. Шул еллар аралыгында район сабантуйларында бил алыша. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярышларында да сынатмый Ранил, беренчелекне бирми. Акрынлап әлеге министрлык башлыгы, республиканың Татар милли спорт көрәше федерациясе җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтовның яраткан көрәшчесенә әверелә ул. «Ватаным Татарстан» газетасы тарафыннан М. Җәлил призларына үткәрелә торган бәйгеләрне җиде тапкыр ота. Татарча көрәш белән беррәттән билбау көрәше белән дә даими шөгыльләнә. 2004 елда Пермь, 2006 елда Липецк, 2008 елда Саранск шәһәрләрендә билбау көрәше буенча үткәрелгән Россия чемпионатларында беренче урыннарны яулап, Африкага кадәр барып җитә.

 

Узган ел ахырында булып узган Та-тарстан беренчелеге ярышларында да өметләрне аклады Габдрахманов. Россия беренчелегендә шулай ук алтын медаль иясе булып танылды. Бирегә килгән кунаклар, Ранилнең көрәш алымнарын күреп тел шартлатырга мәҗбүр булдылар. Беренче карашка гади генә алымнар куллана кебек ул. Тик шушы гап-гади алымнарны тиешле урында куллана белергә, югалып калмаска да кирәк бит әле. Чамадан да узарга ярамый. Вакытны озак сузып тормады, көндәшләрен чистага салып барды. Бүген көрәш илендә Ранил кебекләр бармак белән генә санарлык. Шушы турнирны яулап, ул татар көрәше буенча тәүге тапкыр уздырылачак дөнья чемпионатына үтте кебек. Үтүен үтте дә, көрәшер микән ул анда?

 

Күпләр зур өметләр баглаган Ранил, Россия чемпионы титулы белән генә чикләнеп, келәмнән китәргә булган. Халык арасында төрле имеш-мимешләр йөри. Берәүләр, Ранил артыннан яшьләр үсә, димәк, аңа каршы торырлык көчле көндәш бар икән, дисәләр, икенчеләре бөтенләй башка нәрсә сукалый: имеш, Шамил Садриевның үлемен авыр кичергән, сәламәтлеге какшап киткән. Бу очракта, әлбәттә, төпле һәм дөрес җавапны Ранилнең үзеннән генә ишетергә мөмкин.

 

– Ранил, келәмнән китәсең дип ишеттем, дөресме?

 

– Әйе, дөрес.

 

– Дөнья беренчелегендә катнашмыйсың, димәк?

 

– Юк, катнашмыйм. Зур көрәштән бөтенләй китәргә карар кылдым.

 

– Китүеңнең сәбәбе нидә соң?

 

– Сәбәбе бик кызыклы. Күпләрегезгә таныш булган көрәшче Айдар Хәйретдинов белән без бик якын дуслар. Хәзер төгәл генә әйтә алмыйм инде, әмма ниндидер ярышта очрашкач, бәхәсләшеп китеп, икебезгә дә 30 яшь тулгач, көрәштән китәргә сүз куешкан идек. Ул сүзендә торды, инде ике ел аның келәмдә күренгәне юк. Хәзер чират миңа җитте. Декабрьдә 30 яшь тулды. Россия беренчелеге дә нәкъ менә декабрь аенда узды һәм ул минем өчен соңгы ярыш булды. Аны отуым – көрәш еллары китергән иң зур бүләгем.

 

– Ниндидер очраклы бәхәс аркасында җитди адым ясыйсыңмы?

 

– Бәлки. Китәргә дә вакыт җиткәндер дип уйлыйм. Гомер буе көрәшеп кенә йөреп булмый бит. Шөгыльләнергә дә вакыт җитми, яшь тә бара. Әзерлексез генә келәмгә чыга торган заман түгел хәзер. Ярышларга урамнан килгән малай-шалай җыелмый, барысы да зур әзерлекле. Өстәвенә инде менә биш ел балалар белән көрәш түгәрәкләрен алып барам. Ярышларга әзерләнгәндә, балаларга игътибар кими. Ике эшне берьюлы алып бару бик кыен. Алай да бөтенләй үк китеп тә бетеп булмас. Барыбер күңел тартачагын аңлыйм. Шуңа күрә тагын бер кат ассызыклыйм: мин зур көрәштән китәм!

 

– Көрәштә куйган максатларың-ның барысына да ирештем дип уйлыйсыңмы?

 

– Минемчә, артыгы белән дә әле. Көрәшкә килеп кергән елларда моның кадәр зур уңышларга ирешермен дип күз алдына да китерә алмаган идем. Татарстан беренчелеген отып, Россия чемпионы исемен яулау минем өчен ул чын мәгънәсендә зур җиңү.

 

– Эх, менә бу ярышны гына отасы иде дигән уфтанулар калмадымы?

 

– Юк, калмады. «Аз өмет итсәң, күп килә» дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Мин, гомумән, ярышларга азга өметләнеп бара идем. Андый уфтанулы мизгелләр булса да, әле соң түгел. Үзем эшләмәгәнне, һичшиксез, укучыларым башкарып чыгачак дип уйлыйм. Аларның уңышы – минем уңыш.

 

...Бер карасаң, биш ел алай ук күп вакыт та түгел. Шушы кыска биш ел эчендә Ранилнең берничә укучысы Балтач районы җыелма командасына кергән. Кирәкле җирдә тиешле алымнарны кул-ланырга өйрәтеп, үзе генә белгән серләрне чишеп, зур көрәшкә әзерли ул бүген алмашчыларын. Киләчәктә укучыларының, остазлары кебек үк яхшы көрәшчеләр булып, дөньяда танылачакларына ышанасы килә.


Юлия БИЛАЛОВА
Безнең спорт
№ 9 |
Безнең спорт печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»