|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2019 Сәясәт
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова хезмәт хакы алып эшләмәячәкЛенария Мөслимова күпчелек тавыш белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп сайланды. Иннополис университетында IX чираттан тыш Бөтендөнья татар яшьләре форумы утырышы узды. Татар-информ язуынча, Тәбрис Яруллин үз теләге белән Форум рәисе вазифасыннан киткәннән соң, Форум Советы тарафыннан Ленария Мөслимова августта узачак Форум утырышына кадәр вакытка Рәис итеп сайланган иде.
Утырышта Бөтендөнья татар яшьләре форумының Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре укуларына килгән яшьләр һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.
Форум утырышының модераторы булган Айрат Фәйзрахманов рәиснең Казанда булуының эш өчен уңайлы булуын ассызыклады. Рәиснең хезмәт хакы алып эшләмәвен искәртте.
Ленария Мөслимова кандидатурасын Тәбрис Яруллин тәкъдим итте. Башка кандидатлар тәкъдим ителмәде. Ленария Мөслимова кандидатурасына бер каршы тавыш булды, битараф булучы да берәү иде.
Ленария Мөслимова үз чыгышында Бөтендөнья татар яшьләре форумын республика статусыннан регионара оешма статусына күтәрү буенча эш башкарылачагын әйтте. Форум кысаларында юридик яктан теркәлгән 26 оешма барлыгын һәм алар белән актив эшчәнлек алып барылуын билгеләп үтте.
--- |
Иң күп укылган
|