|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2019 Криминал
“Газиз балам үлсә дә, табибларга бирмим!”Баласын дәваханәгә җибәрүдән баш тарткан ана җавап тотачак. Мәскәү өлкәсеннән Сочига ялга килгән гаиләнең 6 яшьлек уллары кинәт авырып китә. Малайның каты итеп эче авырта башлый, температурасы күтәрелә, күзгә күренеп хәлсезләнә. Әнисе улын үзе дәваламакчы була. Бала кунакханә бүлмәсендә дүрт көн бәргәләнеп ята, бары тик дүртенче көнгә ашыгыч ярдәм чакырталар.
Табиблар белдерүенчә, баланы ашыгыч рәвештә дәваханәгә тикшерү үткәрергә алып китәргә кирәк була. Тик малайның әнисе моңа каршы төшә, хәлне аңлатырга тырышкан медицина хезмәткәрләрен бүлмәдән куып ук чыгара. Алар бу хакта полициягә хәбәр итә. Хәзер тикшерү эше башланган.
Соңыннан ачыклануынча, бу хатын һөнәре буенча үзе дә табиб булып чыга. Алай гына да түгел, Мәскәү өлкәсендә билгеле лор табибы була. Бәлки, шуңадыр да, таныш булмаган коллегаларына ышанып бетмәгәндер ул. Баласын дәваханәгә җибәрмәүнең сәбәбе дә әллә шул микән, дип яза Кызыл таң.
--- |
Иң күп укылган
|