поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.08.2019 Җәмгыять

“Яктылык” һәм “Ак калфак” бергә эшлиячәк

Шушы көннәрдә генә ТНВ-планета каналындагы «Татарлар» программасы Самара шәһәренең “Яктылык” татар мәктәбен уңышлы тәмамлаган укучылар турында Рәмис Сафинның репортажын күрсәттеләр. Ул Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе исемлегенә керә бит. Гомумән, “Яктылык” турында сүз чыкса, соклануымны яшермим. Ул безнең горурлыгыбыз. Чөнки нинди генә зур шәһәрләр бар, анда никадәр күп татарлар яши, ә безнеке кебек татар мәктәпләре юк.

Бөтендөнья татар-хатын кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының II съезды барышында чыгыш ясаган оешма рәисе Кадрия ханым Идрисованың сүзләре күңелгә кереп калды: “Баланы өйдә дә, балалар бакчасында да, мәктәп эскәмиясендә татар итеп тәрбияләргә кирәк”. Мин бу турыда күп уйландым. Әйе, әлегә Самарада татар балалары бакчасы юк. Ә мәктәбебез бар бит!

Килдем мәктәпкә. Аны чын татар егете Радик Рифкать улы Газизов җитәкли. Ул бер төркем укытучыларны чакырып, түгәрәк өстәл оештырды. Алар мәктәптә балаларга яхшы тәрбия, белем, әхләк дәресләре бирелүе турында сөйләделәр. Безнең “Ак калфак” оешмасы да тәрбия эшенә үз өлешен кертә ала, дип, мин дә үз тәкъдимнәремне керттем. Әйтик, мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр өчен якшәмбе мәктәбендә шул ук тегү-чигү буенча остаханәләр оештырылса, туган телдә милли уеннар, җыр-бию түгәрәкләре алып барылса, алар мәктәпкә яхшырак әзерлек белән килерләр иде. Аларның әниләре, әбиләре белән дә төрле чаралар үткәрергә мөмкин булыр иде. Мәктәптән башка андый клублар оештыру бик читен дип, әңгәмә корып утырдык. Директор моңа каршы түгел. Шулай итеп, беренче октябрьдән, якшәмбе мәктәбе кысаларында, нәни балалар клубы оештырып җибәрергә сүз куештык. Аларны ана теле белгечләре татарча сөйләшергә өйрәтәчәкләр, җыр-бию түгәрәкләрен хореография укытучылары алып барачаклар, дип өметләнәбез. Ә кайчан нинди дәресләр булачагын газета аша белдереп торачакбыз.

Разия АЮПОВА,

Самараның “Ак калфак” оешмасы рәисе


---
Бердәмлек
№ --- | 23.08.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»