поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
20.08.2019 Могҗиза

Ак бабаймы, әллә Газраилме? (БУЛГАН ХӘЛ)

Сәер очрашу кыз баланың фаҗигале үлеме белән тәмамлана

Бу фаҗигале хәл Бүздәк районының Чәрмәсән авылында була. Кояшлы иртә белән Дания исемле яшь хатын кер юарга тотына, ә кызы Эльвера кечкенә чиләкләре белән әнисенә су ташып тора. Эшләп арыгач, биш яшьлек Эльвера, кояштан качып, бакчадагы агачлар арасына кереп утыра да әнисенең кер юганын, элгәнен күзәтә.
 
Шулай тыныч кына утырганда аның каршына ап-актан киенгән, ак чәчле һәм ак сакаллы бер бабай килеп баса һәм үзе янына чакыра. Кыз куркуыннан әнисе янына йөгереп бара һәм:
– Әнием, әнием, әнә тегендә бер Ак бабай мине үзе янына чакыра! – ди.
– Кайда, кайда? – дип сорый әнисе.
– Юк, башкача мин ул якка карамыйм! – дип җавап кайтара биш яшьлек кыз.
 
Даниянең кызы күрсәткән урынга бер-ике адым атлавы була, кинәт Ак бабай аның каршысына ук килеп чыга һәм:
– Әй, балам, сине бер афәт көтә, – ди дә югала.
Дания, “Афәт нәрсә була икән ул”, дип, ире Әмирҗан кайтканчы уйланып йөри. Ире кайткач, сорый:
– Әмирҗан, афәт нәрсә ул?
– Кайгы, – дип җавап бирә ире.
 
Кичке аш алдыннан хатыны һәм биш яшьлек кызы йорт хуҗасына күргәннәрен сөйләп бирәләр. Ир игътибар белән тыңлап тора да болай ди:
– Мин армиядән кайтканда, поездга чегән хатыны кереп, киләчәгемне сөйләп бирде. Бу дөньядан 35 яшеңдә китәсең, диде, бәлки, дөрес әйткәндер? Алай дисәң, әле 35 яшькә кадәр байтак вакыт бар...
 
...Шулай итеп, көн арты көн үтә. Ак бабай да онытыла. Җәй көзгә авыша. Эльвера әнисе янында, һәрвакыттагыча, уйнап йөри, ярдәм итә. Һәм көннәрдән бер көнне Даниянең күз алдыннан кызы югала. “Нәнәләренә киткәндер”, – дип уйлый әнисе.
Бераз вакыт үткәннән соң Эльвераның суга батып үлеме турында килеп әйтәләр. Афәт – иренең үлүе булмый. Биш яшьлек кызы артыннан килгән булган Ак бабай. Бәлки, ул бабай кыяфәтенә кергән Газраил булгандыр...
Светлана СӘХӘБЕТДИНОВА.
Октябрьский шәһәре. Кызыл таң

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.08.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»