|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2010 Мәдәният
“АЙГӨЛ ИЛЕ” ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШЫЙККичә Кәрим Тинчурин театрында озакка сузылган реконструкциядән соң беренче тапкыр спектакль куелды. Тамашачыларга Мостай Кәрим әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Айгөл иле” премьера спектакле тәкъдим ителде. Әсәрне сәхнәгә театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин куйды. Биредә сүз сугыш афәтеннән соң булган фаҗига тасфирлана. Төп герой – ятим Айгөлнең (ул әти-әнисен сугышта югалта) эчке кичерешләре, түзә алмаслык сынаулар каршысында да югалып калмаган кыз бала хакында яңа спектакль. Айгөл ролен театрның яшь артисткасы Лия Вилданова башкара.
Спектакль рәссамы – Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Роман Моров, композиторы – Чыңгыз Абызов, костюмнар буенча рәссамы – Наилә Кумысникова. Спектакльдә Татарстанның халык артистлары Тимер Зиннуров, Илгизәр Хәсәнов, Җәмилә Әсфәндиярова, атказанган артистлары – Илсөяр Сәфиуллина, Гүзәл Гарәпшина, Лилия Мәхмүтова, Ринат Шәмсетдинов, яшь актерлар - Илфак Хафизов, Артем Пискуновлар катнаша.
“Айгөл иле” романтик драмасы тамашачыларыбызда нинди тәэсирләр калдырды икән? Сезнең фикерләрегез безнең өчен бик мөһим.
Спектакльне карый алмаган тамашачыларыбызны бүген кичке сәгать җиденче яртыда театрда көтеп калабыз.
|
Иң күп укылган
|