|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.08.2019 Криминал
Түбән Камада ир-ат сөяркәсенә кайнар су сипкәнТүбән Камада яшәүче 36 яшьлек ир-атны хөкем итәчәкләр. Ул көнләшеп, бергә яшәгән хатын-кыз өстенә кайнар су сипкән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. «Тикшерү фаразлары буенча, 22 февральдә 36 яшьлек ир-ат көнләшеп, бергә яши торган хатыны белән җәнҗал чыгарган. Шуннан соң ир-ат хатын-кызга кайнар су сипкән», - диде Галиев.
Әлеге хәлдән соң хатын-кыз сәламәтлегенә җиңелчә зыян килә.
Көнче ир-атны тоткарлыйлар. Аңа «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә җиңелчә зыян салу» маддәсе буенча гаеп белдерелгән. Ир үз гаебен танымаган.
Җинаять эше карау өчен судка тапшырылган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|