|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2019 Әдәбият
Фатыйх Кәрим истәлегенәКүренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышында Кенигсберг (хәзерге Калининград) өлкәсендәге Багратио-новск шәһәреннән ерак түгел җирләрне немец фашистларыннан азат иткәндә 1945 елның 19 февралендә батыр-ларча һәлак булган Фатыйх Кәримнең тууына быел 110 ел тулды. Шуны истә тотып, мин, Калиниградта ял иткәндә, Багратионовск шәһәренә барып, шагыйрьнең кабере өстендә дога кылып, чәчәкләр утыртып, бер уч кабер туфрагын алып кайтып, Башкортостан Республикасы, Бишбүләк районы, Ает авылындагы музеена тапшырган идем. Фатыйх Кәрим исемендәге урта мәктәптә авыл халкы белән бергә матур гына кичә дә уздырдык.
Багратионовск мемориал комплексында Фатыйх Кәримнең гүзәл һәйкәле дә бар. Шагыйрьнең Казанда яшәүче кызы Ләйлә Фатыйх кызы, ел саен шунда барып, җирле “Карендәшләр” татар җәмгыяте әгъзалары белән бергә әтисенең шигырьләрен укыйлар, шагыйрьне искә алалар. Багратионовскның матур бер урамы Фатыйх Кәрим исемен йөртә. Истәлекле такта да бар, анда болай дип язылган: “Улица названа в честь татарского поэта Фатиха Карима, погибшего 19 февраля 1945 года в боях за освобождение нашей Родины”.
Киләсе елда без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Ул канлы-фаҗигале еллар ерагайса да, татар халкының каһарман уллары даны мәңге сүнмәячәк, исемнәре онытылмаячак!
Шул сәяхәттә күңелемә килгән шигъри юлларымны газета укучыларына да тәкъдим итәсем килде.
Тыныч йокла, Фатыйх абый
“Дим буена тиздән кайтам”, - диеп,
Хыялландың сугыш кырында.
Ватан өчен бирдең гомереңне,
Калды исемең халык җырында.
Багратион исемен йөрткән шәһәр өчен
Язмыш язган сиңа үләргә.
“Тыныч йокла, Фатыйх абый”, - диеп,
Дога кылдык, килеп кабереңә.
Татар исемең йөрткән урамдагы
Яшь кешеләр әйтте, сине белүче:
“Татар шагыйре ул, дошманнардан
Безнең илне азат итүче”.
Фатыйх абый, насыйп булды
Һәйкәлеңне барып күрергә.
Дога кылып, кабер туфрагыңны
Кайтарырга туган илеңә.
Музееңда синең рухың яши,
Авыл мәктәбе дә синең исемдә.
Халык сөя сине, Фатыйх Кәрим,
Дан һәм мактау сиңа илеңдә!
Идеал ГАЛӘВЕТДИНОВ.
--- |
Иң күп укылган
|