|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2019 Хәвеф-хәтәр
Питрәчтә балалар бакчасында ике сабый өстенә футбол капкасы ауганПитрәч районында ике кечкенә кыз өстенә футбол капкасы ауган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганаклары хәбәр итте. Чыганак мәгълүматлары буенча, берничә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр спорт чарасына җыелган. Гадәттән тыш хәл шунда булган. Дүрт һәм биш яшьлек кызларны Питрәч районы Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр, аннары Казанның Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.
Клиника матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бәхеткә, балалар җитди җәрәхәтләр алмаган. Дүшәмбе табиблар кызларны өйләренә чыгарырга планлаштыра.
Фото: Пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|