поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
18.05.2010 Җәмгыять

КЫЙММӘТЛЕ ТЕАТР

9 Майда шаулап-гөрләп Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үттек. Гадәттәгечә, зурлап, бөтен халык бәйрәме итеп уздырдык. Мәскәү урамнарыннан, Кызыл Мәйданнан санаулы гына калган ветераннар, алар артыннан хәзерге хәрбиләр һәм, әлбәттә, һушны алырлык кораллы техника узды. “Тополь-М”, “Искәндәр” кебек стратегик ракеталар гына ни тора?! Берсе-берсе “эһ” дигәнче, тулы бер шәһәрне җир йөзеннән юк итеп ташларга сәләтле. Авыр, күп тонналы бу машиналар, аркаларына үлем йөген салып, кечкенә кешеләр идарәсенә буйсынып, Кызыл Мәйдан ташларын изеп, кире “куышларына”, үз вакытын көтәргә китеп югалды. Алла сакласын, андый коралны парад экспонаты итеп кенә күрергә насыйп итсен иде…

Руста “бряцанье оружием” дигән гыйбарә бар. Хәрби парадның бүгенге рәвешен әнә шул сүзтезмә бик шәп итеп шәрехләп күрсәтә. “Уенчыкларыбызны” янәдән бөтен дөньяга алып чыгып күрсәттек, кемнедер кисәттек, кемнедер өркеттек. Башка бер генә илдә дә тынычлык бәйрәмендә, гомумән, теләсә нинди чарада алай мылтык асып йөргән солдатларны күргән юк. Бездә исә бу – Совет чорыннан калган тирән тарихлы гадәт. Мондый парад – хәзерге җитәкчелекнең шул вакытларны сагынуы, ул еллардагы “тигезлек”, кодрәтне кайтару теләге төсле тоела миңа. Белмим, бәлки, ялгышамдыр. Ләкин тормыш өчен көрәшкән бәйрәм символы – корал булуны, ничектер, аңлап бетермим. Безнең республиканың һәрбер район үзәгендә Җиңү көненә багышланган парк-мәйданнарда, корсагын киереп, танк яисә БТР тора. Алары да фашистларны кырган “Т-34”ләр түгел, Варшава урамнарында полякларны таптаган хәзерге чор техникасының “бертуганы”. Теләчелеләр гафу итсен инде, аннан еш узам. Олы юл өстендәге танкны күргәч, әлегә кадәр гаҗәпләнәм. Теләчедә танк заводы булмагандыр бит? Җиңү символлары, Җиңү һәйкәлләре куркыныч түгел, сагышлы, моңлы булырга тиештер. Чөнки безнең ил 1945 елның 9 Мае өчен артык зур югалтулар кичергән. Тәгаен күпме кеше Ватанны саклап һәлак булуын әлегә кадәр беркем дә әйтеп бирә алмый. 65 ел узса да, канкоешлы сугышлар барган урыннарда билгесез солдатлар каберлекләре ята. Әле җирләнмәгән кеше сөякләре аунаган урыннар бар... Фашизмның кешелеккә карата җинаятен Нюрнберг процессы фаш итте. Советлар Союзының үз иленә карата җинаятьләрен кем ачыклар икән? Сугыш башланыр алдыннан Сталин һәм Гитлер имзалаган пакт нигезендә Германиягә нефть, азык-төлек җибәреп ятуны ничек аңлатырлар? Гитлерның иң шәп хәрби стратегларының берсе, “Танклар, алга!” дигән сүзләре белән тарихка кереп калган Гейнц Гудерианның 1932 елда Казанга килүен күпләр белми дә әле. Ул бездә инспекция үткәрә. Ягъни Советлар Союзында хәрбиләрнең ничек итеп, нинди шартларда белем алуын энәсеннән җебенә кадәр өйрәнеп китә. Соңыннан Гудериан уйлап тапкан стратегия нигезендә нацистлар, СССРга бәреп кереп, тиз арада илебезнең зур өлешен яулап ала, Кызыл армиянең Көнбатыш фронтын тар-мар итеп, юкка чыгара… Саный китсәң… Быелның 9 Маенда җирле телеканалларның берсендә элеккеге НКВД ветераны авызыннан чыккан сүзләр хәтергә уелып калды. “НКВД гаскәрләреннән бөтен чит ил армияләре куркып тора иде”, - диде ул. “Чит илләргә караганда, үзебезнең хәрбиләр күбрәк курыккан шул сездән”, - дип өстисе килде…

 

Үзеңдәге хәлләр күршеләр күзлегеннән әйбәтрәк күренә. Шуңа күрә, тантаналар узу белән, чит ил матбугатын актарып чыктым. Күп кенә басмалар, беравыздан, бу көннәрдә Русия өстендә Сталин өрәге яшәде, дип шәрехли. Юрий Лужковның Мәскәүдә “халыклар атасының” рәсемнәрен урнаштырырга теләгәнлеген дә әйтеп киткән. Дөрес, шунда ук Президент Дмитрий Медведевның Сталин җинаятьләрен фаш итәргә чакыруын өстәгәннәр. Бездә “илбашчыны” сагыну зур шул. Әйтик, Казанда бер төркем яшьләр бушлай Сталин төшерелгән футболкалар таратып йөргән. Аларда “Сталина на вас нет”, - дип, ә астарак “А на нас есть” дип язылган. Ничек телисең, шулай аңла. Әллә киемеңдә Сталин юк, әллә сезне терәп атарга ул җитми дияргә теләгәннәр…

 

Швейцариянең “Ле Темпс” басмасы Җиңү көнен культка әйләндерәләр дип яза. Совет чорында әлеге бәйрәм көчле пропаганда чарасы булган, бүген дә шулай дәвам иткәнлеген ассызыклый чит ил журналисты. Шул ук дәүләттә нәшер ителүче “Тагес Анцайгер” “Бер көнлек геройлар” дигән мәкалә бастырган. Автор фикеренчә, болай да аз калган ветераннар хәзерге хакимияткә бары тик тамаша өчен тере декорация буларак кына кирәк, аларның проблемалары турында бер көнне генә искә алалар да аннан тагын бер елга онытып торалар.

 

Италиянең “Ла Репаблика” газетасы исә янәдән Сталинга әйләнеп кайткан. Анда басылган язма авторы фикеренчә, быелгы парад “халыклар атасын” бик нык гаҗәпләндерер иде, чөнки 65 ел элек илбашының кәефен бозган яңгыр да булмады. Журналист болытларны самолетлар белән куып таратуны искә төшергән. Берничә басма исә Җиңү Парадына Кушма Штатлар һәм Бөекбритания вәкилләре килмәүне ассызыклый. Англиянең “Де Гардиан” газетасы ышандыруынча, әлеге дәүләтләрдән кунаклар булуга премьер-министр Владимир Путин каршы төшкән. Барак Обама, үзе килә алмагач, вице-президент Джо Байденны җибәрергә теләгән, ләкин Мәскәү моңа килешмәгән. Бөекбританиядән премьер-министр Гордон Брун урынына принц Чарльз була дигәч, Русиядә ул кандидатураны шулай ук кире какканнар. Лондондагы журналистлар мондый адымны Англия канаты астында яшеренеп ятучы Борис Березовскийны Русиягә бирмәү белән бәйләп күрсәткән. Җиңү көнендә дә сәясәт эзләгәннәр…

 

Быел кичен Казандагы Җиңү паркына чыгып кердем. Халык күп түгел иде, күбесенчә яшьләр, чираттагы бәйрәм, чираттагы ял, сыра эчү, күңел ачу мөмкинлеге. Ветераннар күренмәде диярлек. Яшьләр исә әлеге датага әллә ни мөкиббән түгел кебек тоелды. Ялгышсам ярар иде. Ләкин бәйрәмнең чын мәгънәсе онытылып бара төсле тоелды миңа. Яңа буын тарихны бик белеп бетерми. Бер танышым сөйли: “Ике яшь журналистыбыз, берсеннән-берсе ябык гәүдәле. Боларга карап тордым-тордым да, сез Бухенвальд тоткыннарына охшап калгансыз, дидем. Тегеләр көлде. Бухенвальдның нәрсә икәнен беләсезме соң дип сорыйм. Берсе, кыюрагы, акрын гына: “бухать” дигән сүздән чыккандыр инде диде…” Артыгын өстәп тору мәгънәсез. Җиңү көнен кемдер сәяси чарага, үзенең көчен күрсәтүгә әйләндерә, ләкин бу дөрес нәрсә түгелдер. Ул яу кырында, тылда, лагерьларда өзелгән миллионнарча кешене искә алу, матәм көне булырга тиештер. Чөнки, инде моңарчы да әйткәнемчә, безнең ата-бабалар бу 9 Майның кояшлы иртәсе өчен артык зур бәя түләгәннәр…

 

P.S. Бүгенге 9 май өчен дә әйбәт түләнә анысы. Әнә узган ел Кызыл мәйдандагы парадны үткәрергә ярты миллиард сум акча сарыф ителде дип яздылар. Ә быел купшырак бәйрәм иттек. Болытларны гына куарга 158 млн сум кирәк булачак дигәннәр иде... “Независимая газета” Мәскәүдәге парадның ил казнасына 1,2 млд сумга төшәчәген хәбәр итте. Бу бәйрәм мәшәкатьләрен хәстәрләгән чактагы фараз гына. Билгеле булганча, гадәт буенча акча һәрчак планлаштырылганнан күбрәк тотыла бездә. Соңгы хакны әйтүче юк әлегә. Хәер, хәрбиләр арасында да ризасызлык белдерүчеләр бар. Алар фикеренчә, ватаныбызны саклаучы 3 ай үз вазыйфаларыннан читләшеп Кызыл мәйданнан төз атларга өйрәнә, югыйсә чынлыкта аның максаты төз ату, хәрби күнегүләрне төгәл башкару. Ул белгән техника тигез мәйдандагы ташларны, асфальтны җимергәнче, тауларда, юлсыз урыннарда хәрәкәт итәргә тиеш.

 

Эш Мәскәүдәге парад белән генә бетсә иде. Мондый йөрешләр, парадлар, салютлар һәр шәһәрдә, һәр район үзәгендә булды дип санасак... Ни генә әйтсәгез дә кыйммәтле театр бу. Кирәк микән, дигән уй туа. Бәлкем ул акчаларны бүген үпкә белдерүче сугыш ятимнәренә, ветераннарга бүлеп бирергәдер...


Сәйдулла КУТУШЕВ
Безнең гәҗит
№ 18 | 12.05.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»