поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
08.08.2019 Шоу-бизнес

"Үземне көч-хәл белән тыйдым": Данир Сабиров укытучы белән ни турында бәхәсләшкән?

"Аллага шөкер. 21 яшемдә өйләнгәнемне сизми дә калдым. Күрәсең, Ходай Тәгалә шулай кушкан. Бер дә зарланмыйм. Артист кешегә сирәк очракта гына аны аңлый торган тормыш иптәше эләгә. Миләүшәм эшемә, уратып алган гүзәл затларга бер дә көнләшеп карамый, киресенчә, һәрвакыт ярдәм кулын сузып тора. Сәхнәгә чыкканчы концерт номерлары аның аша үтә", дип сөйли Данир сабиров.

– Гадәттә, балалар белән бәйле кызыклы вакыйгалар күп була...
 
– Килешәм. Бервакыт кызым белән кибетләрдә йөрибез. Елый-елый миннән “са-са-са” дигән әйберне таптыра. Нәрсә икәнен аңламыйм гына бит. Әнисенә дә шалтыратып карыйм, трубкасын алмый. Әллә инде суыра торган әйбер сорый микән дип, кәнфит тә биреп карыйм. Юк, тынычланмый. Бер сәгать тирәсе вакыт үткәч, хатын шалтырата: “Колбаса сорый ул”, – ди. Шулай итеп, колбаса ашаганнан соң кызым елавыннан туктады.
 
– Ә үзеңнең балачагыңнан нинди кызык хәлне сөйли аласың?
 
– Көрәш белән нык шөгыльләнгәч, яхшылап укырга вакыт та калмый иде. Әдәбият дәресендә өй эше итеп Һади Такташның нинди дә булса шигырен ятлап килергә кушканнар иде. Дәрес башланды, бар сыйныфташларым “бурыч”ыннан котыла, күбесе “Мокамай”ны сөйли. Ул елларда Фәрит Таишевның “Уйладым” җыры бик популяр иде. Мин такта янына чыгып, шул җырны шигырь итеп сөйләргә булдым. Укытучы “Сабиров!” дигәч үк, бастым да: “Уйладым” дип шигырьнең исемен әйттем, укытучы: “Син уйлама, ә сөйлә!” ди. Һади Такташның шигыре шулай атала дигәч, ул шаккатып: “Юк аның иҗатында андый шигырь!” – ди. Бәхәсләшә-бәхәсләшә мин аны ничек тә булса алдадым, “Яшь чагында язылган шигырьләренең берсе”, – дидем. Көч-хәл белән сөйләдем, җыр булгач, көйләп җибәрүдән курыктым. Кушымта вакытында үземне көч-хәл белән тыйдым. Ахырда укытучы: “Афәрин, утыр! Үткән дәрестә Салават Фәтхетдиновның “Уфтанма”сын да бик әйбәт сөйләгән идең”, – дип көлеп, миңа “5”ле куеп чыгарды.
 "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 25 июль 2013 ел, № 30

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.08.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»